Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Умартачылар чаң суга

Авыл халкы бер кат җәйге эшләрен тәмамлап җиңел сулыш алырга өлгермәде, янәдән хафада: күпләп умарта кортлары кырыла башлаган! Хәер, аларның ояны ташлап чыгып китүе җәй көне дә күзәтелгән, әмма көзгә кергәч үлә баруы умартачыларны пошаманга сала. Бөгелмә районы балчылары ут йота: болай булса, кышын кортлар үлеп бетәчәк. Татар Димскәе авылында яшәүче Фәрит абый Шәфигуллинның 50 баш умартасы бар. Бу шөгыль белән ул гомер буе шөгыльләнә. Күптән түгел Фәрит абыйның 6 баш умартасы һәлак була. Моңа бәлки артык әһәмият тә бирмәс, кортлар үлүдә үзен гаепле санар иде. Әмма шул ук көнне бер авылдашы да 120 ояның 40ы юкка чыгуы турында хәбәр итә. – Җәй көне минем кортлар үлмәде, – ди Фәрит абый. – Менә көзгә кергәч шушы хәл күзәтелә башлады. Кортлар оядан очып чыгып китә. Бүген кортлар нибары ике-өч рамның яртысында гына. Күч көннән-көн кечерәя, бер уч кына калган. Мондый хәлнең булганы юк иде. Варраотоз (ана кортның тәненә урнашучы бет, канатларын ашый) авыруына каршы да көрәшәбез юкса.

Озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Фәрит абый умарталарның күпләп юкка чыгуын авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең дөрес оештырылмавында күрә. - Хәзер бит җирне сөреп тормыйча гына чәчәләр. Аннан соң җәй буе пестицид, гербицидлар белән мәш киләләр. Гербицид агуы җирдә 10 елга кадәр саклана. Бал корты шуны чәчәк аша ала бит. Америкада кортлар хәтта Кызыл китапка кертелгән. Без дә шулар эзеннән барабыз. Көнбагыш, карабодайны серкәләндерүдә бал кортлары – төп көч. Алар үлеп бетсә, ачлык булырга мөмкин, – дип ачына ул. Чыннан да, 2006 елдан башлап Европада һәм Америкада бал кортлары күпләп үлә башлады. Белгечләр исбатлавынча, моның сәбәбе – Израильдә туган һәм башка илләрдә таралган CCD  вирусы. Галимнәр фикеренчә, пестицид һәм башка химик матдәләрнең дә бал кортлары иммунитетына начар йогынты ясавы мәгълүм. Авыл хуҗалыгы кырлары хисабына шәһәрләр үсеп чыгуы аркасында, бал кортлары нектар эзләп, ерак араларга оча. Ә бу исә вирусның таралуына китерә. Белгечләр чаң суга: әгәр бал кортлары шушы рәвештә кими барса, 2035 елга җир йөзеннән алар бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин. АКШта инде 70% кортлар үлгән.

Бал кортының гомере күбәләк гомеренә тиң. Көчле гаиләләрдә алар – 30-35, хәлсез гаиләдә 25 көн яши. Җәен аларның гомер озынлыгы 35-45 көн. Кышны чыккан бал кортлары 25-30 көннән һәлак була.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров та – гомерлек умартачы. Алай гына да түгел, ул шәкертләрен җыеп балчылык серләренә дә өйрәтә. Кышын өйдә теоретик белемнәр бирсә, җәен умарталыкта практик дәресләр белән сыный. – Быел бу рәвешле кортлар үлеме турында ишеткәнем юк. Узган елларда безнең якта да шактый оя кырылды, – ди Рәис абый. – Умарта тотасың икән, бал сатып күпме акча эшләү турында түгел, беренче чиратта, кортларның гомере турында уйларга кирәк. Вакытында дәвалау – мул уңышның нигезе. Элек без кортларны “Бипин” препараты белән дәвалый идек. Ул варраотоз авыруына каршы гына көрәшә.  Җирдә йөрүче кортларны күрәсез икән, димәк аларның канатлары юк. Бу – варраотоз билгесе. Акарапидоз (бет кортларның сулыш органнарына урнаша, нәтиҗәдә бал кортлары буыла) авыруына бу препаратның гына көче җитми. Әлеге авыруга дучар булган икән, кортлар җәй көне дә үрчеми. Бет умартаның бүксәсендәге балы белән туклана һәм аны буып үтерә. Иртән чыгып киткән корт ояга әйләнеп кайтмый. Умарталарны төтен белән дә дәваларга кирәк. Кәгазь битенә вазелин сылап рам астына куйсаң, бет 20 минут эчендә коелып төшә. Ояларны яздан да яхшылап эшкәртергә кирәк. Моның өчен аларны көл суы белән юып кояшта киптерәләр. Газ горелкалары да яхшы дезинфекцияли. Рәис абый агу-химикатлардан бал кортлары көзен үлми дигән фикерне алга сөрә. Бал кортлары җәен иртәнге 4тә эш башлый. Әгәр кырга агуны төнге 3тә сибәргә тотыналар икән, кортлар бу кырга төшми. Аннан соң сибелсә, өерләре белән ияләнгән урынга төшеп, һәлак булалар.

Умартачылар умартаны кышлыкка да иртә әзерләп ялгыша. Ояларны умарта өенә ноябрь ахыры-декабрь башында гына кертергә кирәк. Артык җылы бина да кортлар өчен файдага түгел. Кыш көне кар алып кереп суытырга була. Мартта исә урамга чыгару мөһим. Дәүләт умартачылык идарәсе генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин да бу вакытта бал кортлары үлүнең сәбәбен авыруда күрә. “Җәй көне кырга сибелгән агу кортларга көзен тәэсир итми”, – ди ул. Ә Бөгелмә районында үлгән кортларны исә лабораториядә тикшертергә киңәш итә. Ветеринария академиясенең биология, генетика һәм хайваннар  үрчетү кафедрасы доценты Алексей Муньков көзен бал кортлары үлүнең өч сәбәбен атады. 1. Беренчедән, бу – бет һөҗүме. Беткә чыдаша алмыйча, кортлар ояны ташлап чыгып китә. 2. Икенчедән, тукландыру срогы. Кортларны 5 сентябрьгә кадәр ашатып бетерергә кирәк. Ашатуны сузган вакытта яшь кортлар эшкә керешә, ә ана корт кортлавын дәвам итә. Нәтиҗәдә, эшкә керешкән яшь кортларның кышны чыгу ихтималы бермә-бер кими, соң чыкканнары да үлә. Шулай ук соңга калып ашаткан очракта, бөтенесе берьюлы  эчәкләрен дә чистарта башларга мөмкин. Бу исә бөтен оя өчен куркыныч. Эч китү аркасында тулы бер оя һәлак булырга мөмкин. 3. Өченчедән, караклык. Карак кортлар үзләрен кызыксындырган ояга кереп, ана кортны үтерә. Башлыклары үлгән һәм азыксыз калган оя аларга каршы тора алмый. Ана корт булмаган гаилә үзеннән-үзе һәлак була.

Тәҗрибәле умартачылар кортларга ашарга көнбагыш, рапс балы бирмәскә куша. Иң яхшысы – ширбәт. Профилактика максатыннан язын һәм көзен икешәр тапкыр дәваларга кирәк. Авыл хуҗалыгы белгечләре дә бал кортларына карата хәерхаһлы булса икән. Агу-химикатлар закон буенча халык яшәгән урыннан, умарталыктан биш чакрым ераклыкта гына сибелергә тиеш. Галимнәр фикеренчә, кесә телефоннары да кортлар тормышына афәт булып тора. Белгечләр аларның табыш артыннан билгеле бер һава коридоры буенча гына очуын ачыклаган. Әгәр юлларында югары тизлектәге транспорт килеп чыкса, бөҗәкләр аны читләтеп үтә яки көтеп тора белми. Ә кесә телефоннары тараткан электромагнит дулкыннар исә, һава коридорын сизү сәләтен югалта. Чыннан да, умартачылар кесәдә телефон булган очракта аларның ярсу булуын раслый. Бал кортларының  үлеме хуҗалык җилкәсенә генә төшкән хафа түгел.  Коръәндә дә алар изге санала. Эйнштейн да: “Бал кортлары юк икән, кешелек тә юк дигән сүз” дип әйтеп калдырган. Фәнни белемсез күрәзәлек кылучы Ванганың да: “Иң элек умарта корты юкка чыгачак” диюе мәгълүм.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев