Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновскның Балалар һәм яшьләр иҗаты йортында Мөселман яшьләре форумы узды

Шушы көннәрдә Ульяновск шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты йортында Мөселман яшьләре форумы узды. Мәртәбәле җыелышта мөхтәрәм кунак - Пәйгамбәр нәселеннән, Иордания дәүләте Амман шәһәренең Халыкара Ислам университеты профессоры шәех Габдеррәззак Габдеррахман Әс-Сәгъди катнашты, дип яза Ульяновск өлкәсенең "Өмет" татар газетасы. Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте җитәкчелеге чакыруы буенча килгән кунак Тарихи мәчеттә өйлә намазын укытырга һәм мәхәллә халкы белән аралашырга, Иҗтимагый совет әгъзалары белән күрешергә, шулай ук күптән түгел генә капиталь ремонттан соң ачылган 2 нче Җәмигъ мәчеттә булып, җәмәгатьчелек белән бергә икенде намазын укырга да өлгерде. Мөселман яшьләре форумын “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллиме, Коръән-хафиз Марат хәзрәт Садуакасов Коръән-Кәримнән аять уку белән башлап җибәрде. Өлкә мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте баш казые, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов исә барча әрвахларның да рухларын шатландырып, ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын теләп дога кылдырды. Аннары форумда катнашучыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең стратегик үсеш идарәсе җитәкчесе Сергей Паховский сәламләде. Ул өлкә башлыгы Сергей Морозовның кайнар сәламен тапшырды һәм форумның уңышлы, нәтиҗәле үтүен теләде. Өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин профессор Габдеррәззак Әс-Сәгъдигә рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. "Сез - шушы залда утыручы мөселманнар, гаҗәеп дәрәҗәдә бәхетле кешеләр. Сөекле Пәйгамбәребез нәселе вәкиле белән очрашу, аның тирән эчтәлекле вәгазен тыңлау, ислам динен тагын да тирәнрәк аңлау өчен аңардан белем алу, аның белән бергә сафка басып намаз уку - бу зур бәхет бит, туганнар!" - диде Илдар хаҗи. Дөньякүләм танылган профессор Габдеррәззак Әс-Сәгъди чыгышын форумда катнашучылар дикъкать белән тыңлады. Ул иң әүвәл шушы очрашуны оештыруда ярдәмнәре өчен өлкә Губернаторы Сергей Морозов белән төбәкнең баш имам-ахуны Илдар хаҗи Сафиуллинга рәхмәт сүзләрен юллады. "Шундый очрашулар, аеруча да мөселман яшьләре форумнары бик тә файдалы дип саныйм, чөнки биредә дини мәсьәләләр белән беррәттән, бүгенге дөнья проблемалары да карала, без аларны ислам дине, Коръән-Кәрим таләпләреннән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) сөннәтеннән чыгып бәялибез. Хәзер бик күпләр дини гыйлемне Интернет челтәреннән ала, ә анда еш кына тикшерелмәгән мәгълүматлар да урнаштырыла, нәкъ шуның аркасында җәмәгатьчелектә хак вә саф динебез хакында ялгыш фикерләр туа. Моның нәтиҗәсе бик тә аяныч дип әйтер идем - бүген мөселман җәмгыятен фетнә, таркалу, радикализм һәм сугышлар проблемасы борчый. Әлеге бәлаләргә юлыкмас өчен мин сезгә дини гыйлемне фәкать билгеле булган галимнәрдән генә алырга, мөмкинлек табып, ягъни гарәп язмасын өйрәнеп, дини китапларны оригиналда укырга киңәш итәм", - диде профессор. Галим форумда катнашучы яшьләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. “Тиздән мин Татарстанның Болгар ислам академиясендә эшли башлыйм, шуңа күрә сезнең якларга ешрак киләчәкмен”, - диде ул. Очрашуның ахырында баш имам-ахун Илдар хаҗи Сафиуллин профессор Габдеррәззак Әс-Сәгъдине өлкә мөселманнары төбәк Диния нәзарәтенең "Әл Ихлас" дип исемләнгән медале белән бүләкләде, дип яза "Өмет" газетасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев