Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновскида дөньякүләм танылган галим - Солтан Вәлиевне искә алу кичәсе узды

Ульяновскида дөньякүләм танылган галим, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Россия Табигый фәннәр академиясе әгъзасы Солтан Вәлиевне искә алу кичәсе узды. Күренекле фән эшлеклесе 2012 елда вафат булды, быел аның тууына 75 ел тулган булыр иде.

Казан дәүләт университетын тәмамлаган, бөтен гомерен фәнни ачышлар ясауга, студентларга белем бирүгә багышлаган милләттәшебезне искә алу кичәсендә аның хезмәттәшләре, укучылары, дуслары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм якыннары катнашты. Сәләтле укучылары – Ульяновск техник университеты профессоры, техник фәннәр докторы Владимир Клячкин, шул ук вузның кафедра мөдире, икътисад фәннәре кандидаты Рузалия Кочеткова һ.б. остазлары турында гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, гадел, ярдәмчел, чын фидакарь булуын әйттеләр. Ә өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсенең мактаулы гражданины Рифгать Әхмәдуллов профессор Солтан Вәлиевнең милләт җанлы булуы һәм мохтарият белән хезмәттәшлек итүе хакында сөйләде.

“Солтан Вәлиев мохтариятнең башкарма комитеты әгъзасы булып сайланган иде. Берничә ел рәттән  фәнни бүлегенә җитәкчелек итте. Ул Ульяновск өлкәсендә Татарстан Фәннәр академиясенең бүлекчәсен ачып җибәрү максатында да зур көч һәм тырышлык куйган кеше. Профессор Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар галимнәренең I нче форумында катнашу бәхетенә иреште. Татар мохтарияте аның турындагы мәгълүматларны “Сембер-Ульяновск төбәге татарлары” энциклопедиясенә кертте. Без – татарлар, Солтан Вәлеев белән чиксез горурланабыз һәм аңа бәйле истәлекләрне күңелебез түрендә саклыйбыз. Ул – тарихта тирән эз калдырган, яшь буынга үрнәк булырлык шәхес”, – диде Рифгать әфәнде.

Солтан Вәлиевнең якыннары – хатыны, педагогик хезмәт ветераны Фатыйма ханым һәм улы Альфред галимнең шәхси тормышта искиткеч тыйнак, кайгыртучан кеше булуы турында искә төшерделәр. “Дөресен әйткәндә, аның гаиләсе турында уйларга вакыты калмый иде, чөнки тәүлек буе фәнни эш белән мәшгуль булды. Әмма без әтиебезгә бер дә үпкәләмәдек, киресенчә, мөмкин кадәр ярдәм итәргә, катлаулы хезмәтендә терәк һәм таяныч булырга тырыштык”, – диде Фатыйма Вәлиева.

Профессор Солтан Вәлиевне искә алу кичәсе ул озак еллар хезмәт куйган Ульяновск дәүләт техник университетында да үткәрелде. Шушы вакыйга уңаеннан коллегалары галим турында истәлекләр китабы бастырып чыгарган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев