Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновскида дин белгече, журналист Закир Кадыйри турында китап тәкъдим ителде

Ульяновскида, Идел буе халыкларының 17нче китапханәсендә Закир Кадыйри турында «Возвращение к истокам» китабы презентацияләнде. Чарада китап авторлары, туганнар-журналистлар Рәмзия Вильданова һәм Ирек Сәйфиев, җирле татар җәмгыяте вәкилләре, язучылар һәм педагоглар чыгыш ясады. Кичәне китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина алып барды.

Рәмзия Вильданова китап язу идеясе ничек барлыкка килүе турында сөйләде: "Балачактан аның турында берни белмәдем, чөнки "халык дошманы" турында сөйләшергә ярамый иде. "Тимер пәрдә" җимерелгәч, Ирек белән китап өчен материал җыя башладык. Мин Төркиядә, ул укыткан Истанбул университетында булдым, әмма документлар табылмады. Архив 50 нче елларда янган. Аннары Россия дәүләт китапханәсендә булдым, анда Закир Кадыйриның 1917 елга кадәр нәшер ителгән барлык китаплары табылды. Казанда андый китаплар азрак иде.

Ирек Сәйфиев Закир Кадыйри тормышы турында сөйләде.

Закир Кадыйри (Закир Хәлим улы Кадыйри, 1878-1954 еллар) — дин белгече, иҗтимагый һәм сәясәт эшлеклесе, журналист. Бейрутта һәм Каһирәдә белем алган. «Хөсәения» (1907 — 1909 елларда) һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укыта. 1914-1918 елларда - "Тормыш" газетасы баш мөхәррире. Бөтенроссия мөселманнар съездында катнашкан. Милләт мәҗлесе депутаты (1917-1918 еллар). 1919 елда Финляндиягә күчеп киткән, мәдрәсәдә укыткан. Аннары Төркиягә күчкән. Дини һәм фәлсәфи хезмәтләр, уку ярдәмлекләре, көнчыгыш һәм Европа фикер ияләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемәләр авторы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев