Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновск шәһәренең лингвистик гимназиясендә ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәтәләр

Ульяновск шәһәренең 2 нче санлы урта мәктәбе - лингвистик гимназиясендә белем алучы мөселман балалары “Дини мәдәниятләр нигезләре һәм дөньяви этика” фәне кысаларында ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнә башлады, дип яза Ульяновск өлкәсенең “Өмет” татар газетасы.
Актив тормыш позициясенә ия булган ата-аналарның тырышлыгы, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, шәһәрнең Тарихи мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов булышлыгы белән лингвистик гимназиянең 4 нче сыйныфында белем алучы мөселман балалары агымдагы уку елының икенче чирегендә “Дини мәдәниятләр нигезләре һәм дөньяви этика” фәне кысаларында “Ислам мәдәнияте нигезләре” дип исемләнгән уку программасын өйрәнүгә кереште.
Ульяновскида танылган мөгаллимә Глинат ханым Гафарова балалар белән дәресләрне атнага бер тапкыр - мөселманнар өчен изге саналган җомга көннәрендә үткәрә. Ул һәр дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч формада уздырырга тырыша. Дәресләрнең максаты - балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтү, татар халкының рухи мирасы, әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру һәм шул рәвешле исламның тынычлык, игелек дине булуына төшендерү.
Дин дәресләренә йөрүче малайлар һәм кызларның әти-әниләре лингвистик гимназия директоры Марина Мельниковага һәм шәһәрнең “Сәдака һәм зәкят” хәйриячелек фонды җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерә. Әлеге фонд гимназиядә шушы фәнне өйрәнә башлау өчен бөтен шартларны тудырган - мөгаллимәне һәм укучыларны кирәкле дәреслекләр һәм уку-укыту әсбаплары белән тәэмин иткән.
Шунысы игътибарга лаек: балалар мәктәптә үзләштергән белемнәрен өйләренә кайткач, әти-әниләренә, әби-бабайларына, апа-абыйларына, эне-сеңелләренә дә җиткерә икән. Шулай итеп, алар өлкәннәрдә ислам дине белән кызыксыну теләге уята.
Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Тарихи мәчет имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов шушы көннәрдә генә 2 нче мәктәп – лингвистик гимназия директоры Марина Мельниковага “Сәдака һәм зәкят” хәйриячелек фонды исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. “Безне аңлавыгыз, безгә һәрьяклап ярдәм итүегез, барлык диннәргә дә тигез каравыгыз өчен шәһәребез мөселманнары сезгә бик тә рәхмәтле”, - дип белдерде аңа Рәсүл хәзрәт.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев