Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновскиның Тимерьюл районында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Ульяновск шәһәренең  Тимерьюл районында урнашкан “Киндяковка” Мәдәният йортында инде традициягә кергән Татар теле һәм  мәдәнияте көне гөрләп  узды, дип хәбәр итә өлкәнең "Өмет" татар газетасы.

Биредә күп санлы кунакларны җыр һәм милли көйләр белән каршыладылар. Милли бәйрәм Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов җитәкчелегендә эшләп килүче район автономиясе тарафыннан оештырылган иде.

Шәһәрнең төрле почмакларыннан җыелган милләттәшләребез иң әүвәл фойеда милли киемнәр, татар  халык ашлары, татарча китаплар һәм халкыбызның милли-мәдәни тормышын күрсәтүче альбомнар күргәзмәсе белән танышты.

Бөек Идел Болгарстаны дәүләтенә багышланган фильмны караганнан соң, халыкны мөхтәрәм җитәкчеләр – Ульяновск өлкәсе Губернаторының киңәшчесе Александр Букин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Тимерьюл районы хакимияте башлыгы Владимир Трофимов, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Нурия Туркова сәламләде. Алар район автономиясе активистларына Рәхмәт хатлары да тапшырды.

Тимерьюл районының 50 еллыгы уңаеннан уздырылган чараның концерт программасы бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Анда Идел буе халыкларының үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте. Ике йөздән артык тамашачы “Аленка”, “Казачий танец” хореографик студияләре, “Чулпан”, “Болгар”, “Илем”, “Лайме” ансамбльләре, “Нур” татар театры солистлары һәм Марат Фәисхановның, шулай ук мөселман модасын күрсәтүче “MedinaLove” дизайн-студиясе кызлары чыгышын бик тә җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.

“Милләттәшләребезнең күңеленә хуш килгән, йөрәк түрләрендә озак сакланачак истәлекләр калдырган әлеге күркәм бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән өчен Үзәкләштерелгән клуб системасы һәм “Киндяковка” Мәдәният йорты җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә, үзебезнең татар артистларына олы рәхмәт сүзләремне юллыйм”, – диде татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев