Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновск шагыйре Шәфикъ Иматдинов "Йөрәк сәгате" дип аталган өченче җыентыгын тәкъдим итте

Ульяновск өлкәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, милли хәрәкәт активисты Шәфикъ Иматдиновның күптән түгел “Йөрәк сәгате” дип исемләнгән өченче җыентыгы дөнья күрде. Әлеге вакыйга уңаеннан Ульяновскиның 17 нче санлы милли китапханәсендә яңа китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе үткәрелде, дип хәбәр итә өлкәнең “Өмет” татар газетасы.

Әдәби-музыкаль кичәдә җирле татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре, каләм осталары һәм шигърият сөюче милләттәшләребез катнашты.

Мохтариятнең рәисе Рамис Сафин сүзләренчә: “Шәфикъ абыйның күпкырлы иҗаты соклану тудыра, ул - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булырга лаеклы шагыйрь”. Мохтарият җитәкчесе җыентыкның исеменә тәңгәл китереп, авторга сәгать бүләк итте. Ә китапның редакторы, “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов авторның милләт, дин, тел темасын беренче урынга куюы, шигырьләренең искиткеч тормышчан булуы турында сөйләде.

Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Равил Шәфигуллин һәм Иделбикә, Димитровград шәһәре каләм осталары Ринат Илькин һәм Гөлсинә Ханәфи, Чынлы төбәге шагыйрәсе Наҗия Шагаева, Ишеевка бистәсеннән танылган журналист Сәгыйть Бәдретдинов, Ульяновскиның күренекле каләм ияләре Флорис Галимьянов үзләренең каләмдәшләре Шәфикъ Иматдиновка яңа иҗат уңышлары теләп чыгыш ясады. Сенгилей районы Красный Гуляй мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Эльмира Сабитова авторның шигырьләрен укыды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфәрия Латыйпова, Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Җәмилә Мифтахова һәм Зөлфия Мусеева җырлар башкарды.

Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе әгъзалары 2017 елга эш планын раслап, “Сембер язлары” әдәби альманахының алтынчы чыгарылышын нәшер итү кирәклеген дә ассызыклады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев