Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновск өлкәсенең Зирекле Куак авылында Татар теле һәм мәдәнияте көннәре узды

Ульяновск өлкәсенең татарлар гомер итүче Зирекле Куак авылы шушы көннәрдә кунаклар каршы алды. Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте, Татар мәдәният үзәге һәм мохтариятнең җирле бүлекчәләре тырышлыгы нәтиҗәсендә, татар авылларында, район үзәкләрендә һәм шәһәр мәдәният учакларында Татар теле һәм мәдәнияте көннәре уздыру традициягә әверелде. Аның чираттагысы Ульяновск һәм Самара өлкәләре чигендә урнашкан саф татар җирлегендә - Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында узды, дип яза өлкәнең “Өмет” татар газетасы. Авыл Мәдәният йортында кунакларны милли көйләр һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Фойеда күргәзмә әзерләнгән иде. Милли аш-суга аеруча зур игътибар биргәннәр. Хуҗабикәләр нинди генә ризыклар пешермәгәннәр: чәкчәк, бавырсак, бәлешләр, пәрәмәчләр, өчпочмаклар. Ә кул эшләре күргәзмәсендә әби-бабаларыбыздан олы мирас булып күчкән чигүле алъяпкычлар, кулъяулыклар, тастымаллар, калфаклар урын алган иде. Яңа Малыклы районында милләттәшләребез гомер бакыеннан үзара дус-тату, аралашып, ярдәмләшеп яши. Эштә дә бердәм алар, бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрә. Менә бу чарада да Урта Исәнтимер, Иске Исәнтимер һәм Иске Төгәлбуга авылларыннан кунаклар килде. Залда җыелган халыкны беренче булып Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Сандрюков һәм Высокий Колок авыл җирлеге җитәкчесе Александр Игнатьев сәламләде. “Районыбызда көн күрүче татарларның уңышларына сокланабыз. Сез һәр эшне җиренә җиткереп башкарасыз, күңелле ял да итә беләсез. Ә сайлаулар вакытында бердәмлек күрсәтүегез күпләргә үрнәк булырлык. Рәхмәт сезгә!” - диде Сергей Сандрюков. Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелегенең кайнар сәламен Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге директоры Рамилә Сафина ирештерде. “Яңа Малыклы районы вәкилләре өлкә күләмендә оештырылган бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калганнары юк әле. Бу - җирле мохтарият рәисе Ринат Сәйфетдинов белән мәдәният хезмәткәрләре Рәйсә, Гакыйль Шәкүровларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, аларга чын ихластан рәхмәт”, - дип белдерде Рамилә Сафина. Рамилә Сафина Александр Игнатьевны, Иске Исәнтимер авылының “Ак әбиләр” фольклор төркемен, “Чирмешән йолдызлары” балалар ансамблен, Рафаэль һәм Наилә Валиуллиннарны өлкә мохтариятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. “Өмет” газетасы редакциясе хезмәткәре Рузия Хәлимова өлкәдә чыгып килүче бердәнбер татар басмасын озак еллар буе күп санда яздырып алулары һәм редакция белән тыгыз элемтәдә торулары өчен авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Сезнең авылдан бик күп котлау хатлары, бәетләр, шигырьләр, сугыш чоры балалары турында гыйбрәтле язмалар килеп тора. Болар барысы да газеианы якын күрүегез һәм яратып укуыгыз хакында сөйли”,- диде ул. Татар мохтариятенең район советы рәисе Ринат Сәйфетдинов үзенең чыгышында башкарган эшләргә тукталып үтте. Ә авыл башлыгы Наил Мифтахетдинов Зирекле Куакның бүгенгесе һәм киләчәге турында ачынып сөйләде. “Авылыбызның иртәгәсе көнен күзаллавы авыр түгел. Бүген Зирекле Куакта 410 кеше гомер кичерә. Шуларның 47се - 18 яшькә кадәр булган балалар, 205е -пенсионерлар, 158е - хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр. Соңгы алты елда 90 авылдашыбыз фани дөньядан бакыйлыкка күчте, ә туучылар бармак белән генә санарлык. Яшьләребез авылда калмый, туй үткәрәләр дә, читкә чыгып китәләр. Моның сәбәбе барыбызга да мәгълүм - яшьләргә эш урыннары юк. Югарыда утыручы җитәкчеләр безгә дә инвесторлар китертү чарасын күрсеннәр иде. Югыйсә, тагын 40-50 елдан авылыбызның бөтенләй юкка чыгуы мөмкин”, - диде ул. Иске Исәнтимер авылының символына әверелгән “Ак әбиләр” фольклор ансамбле сәхнәгә яңа милли костюмнардан чыкты. Элеккеге ак яулыклары, ак киемнәре һәм ап-ак оекбашлары, исемен җисеменә тәңгәл китереп, әбиләрне күркәмрәк итә иде сыман. Рафаэль һәм Наилә Валиуллиннар, Зөһрә Халиуллова, Зөлфия Сәфәргалиева чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде. Зирекле Куак авылының биючесе Алмаз Курманаев сәхнәгә чыккач, залда утыручылар да түзмәде, сикереп торып бии башлады. Урта Исәнтимер авылыннан “Язгы моңнар” ансамбле моңлы җырлары һәм зәвыклы киемнәре белән бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде. Концерт программасын Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәйсә һәм Гакыйль Шәкүровлар алып барды, дип яза өлкә газетасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев