Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновск өлкәсенең татар-милли автономиясе оешуына 20 ел тулды

Әлеге датага багышлап, кичә Ульяновскида берничә чара узды, аларда Татарстаннан да делегация катнашты, алар арасында Татарстан хөкүмәте вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары бар иде. "Ульянда милләттәшләребез автономиясе оешуга 20 ел тулды, әмма без бәйрәмгә генә түгел, ә милләттәшләребезгә ярдәм итәргә һәм шушы зур бәйрәм вакытында аларны хупларга килдек", - дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. Татарстан делегациясе, Ульяндагы татарларның бүгенге тормышы белән кызыксынып, өлкәдә татар телендә чыга торган “Өмет” газетасы редакциясенә барган. "Газета 1989 елдан бирле чыга, тиражы 6 мең данә, шуның 90% яздырып алына, 10% киосклар аша тарала. Мин хәйран булып кайттым. Ул татар телендә генә чыга, безнең татарлар арасында аңа зур ихтыяҗ бар" , - дип сөйләде Васил Шәйхразиев. Моннан тыш, Милли Шура рәисе Ульяновск татар автономиясе офисында һәм татар мәдәният йортында булуын әйтте. Васил Шәйхразиев белдерүенчә, Ульян шәһәренең эчке сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче җитәкчелеге татар автономиясенең эшчәнлеген югары бәяли, аның Ульян өлкәсендәге бүтән автономияләргә үрнәк булуын билгели. Ульян өлкәсендә милли матбугат, телевидение, татар мәктәпләре бар. "Губернатор Сергей Морозов та автономияне зурлап хуплый, һәрвакытта да ярдәм кулы суза", - дип сөйләде Милли шура рәисе "Татар-информ" хәбәрчесенә. "Губернатор, үзе командировкада булу сәбәпле, бүгенге юбилейга килә алмады, ләкин аның беренче урынбасары килеп, аның исеменнән җылы сүзләр әйтте, автономиягә һәм андагы актив кешеләргә рәхмәт хатлары өләштек", - диде Шәйхразиев. Юбилей Ульяновск шәһәренең иң зур концерт залларының берсендә үткән. "Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән автономия җитәкчеләренә президент, хөкүмәт бүләкләрен һәм конгресс бүләкләрен тапшырдык. Без мондый үрнәк өлкәләрне күрсәтергә, хупларга, аларга ярдәм итәргә тиеш", - диде ул. Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, Ульян өлкәсендәге татарларның бүгенге көндә күп кеше сыйдырышлы мәдәният йортына ихтыяҗы бар. "Хәзерге Татар мәдәният йорты 200 кешелек кенә, әмма анда территория зур, шуның ике ягына өстәп бина салып булыр иде. Дмитровградта татар мәктәбе бар, әмма аларның спорт заллары юк. Шушы эшләрне башкаруда финанс ярдәм күрсәтергә ниятлибез, - диде Васил Шәйхразиев. - Ульян өлкәсе җитәкчеләре дә ярдәм итә. "Өмет" газетасын чыгару өчен елына бюджеттан миллион сум акча бүлеп бирелә, телевидение эшли, мәктәп эшли - аларга ярдәм итәләр, җитәкчелеккә бик зур рәхмәт".
Алсу Исмәгыйлева, Илзирә Гыйздуллина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев