Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновск өлкәсендә татар, мордва һәм чуаш теле укытучыларының дүртенче өлкә бәйгесе узды

Бәйгенең финалы Ульяновск шәһәрендә 64 нче санлы мәктәптә үткәрелде. Бу мәктәптә ана телләрен һәм милли мәдәниятләрне саклап калу, халыклар арасында дуслыкны ныгыту, яшьләрне халыкның гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү максатында зур эш алып барыла. Татар, чуаш, мордва телләрен өйрәнү түгәрәкләре, факультативлар һәм класстан тыш дәресләр оештырыла. Татар, мордва, чуаш халыкларының милли музейлары уңышлы гына эшләп килә. Мәктәп базасында ана телләре буенча олимпиадалар, көнүзәк темаларны яктырткан семинарлар, фестивальләр уздырыла. һәр елны шәһәр һәм өлкә мәктәпләре укучылары өчен "Идел буе халыкларының мирасын өйрәнү" дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрү традициягә кереп китте. Быел “Иң яхшы ана теле укытучысы-2016” номинациясендә бәйгенең муниципаль этабында җиңеп чыккан 10 укытучы катнашты (шуларның 4се - татар теле укытучылары, өчесе - чуаш теле укытучылары, тагын өчесе мордва теле укытучылары иде). Жюри мөгаллимәләрнең мәгариф өлкәсендәге казанышларына һәм күпьеллык хезмәтләренә, эш тәҗрибәсенә бәя бирде. Жюри белән Ульяновск өлкә мәгариф һәм фән министрлыгының баш белгече-эксперты Галина Юдина җитәкчелек итте. Шулай ук жюрида өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов, өлкә мордва мохтарияте рәисе Владимир Сафонов, шәһәр мәгариф идарәсенең баш белгече Әлфия Абетдинова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина һәм төрле елларда өлкә конкурсында җиңеп чыккан укытучылар эшләде. Мәктәпнең бәйрәмчә бизәлгән актлар залы ул көнне иртәдән кичкә кадәр гөрләп торды. Бәйгедә катнашучы мөгаллимәләр үзләренең укыту-тәрбия өлкәсендә туплаган алдынгы эш тәҗрибәләре буенча күргәзмә дә оештырды. Методик әсбапларның эчтәлеге бай, бизәлеше дә үзенә җәлеп итеп торды. Күргәзмәдә үзләре пешереп килгән төрле халыкларның милли ризыкларына да урын бирелгән иде. Бәйгенең беренче этабында өр-яңа мәгълүмати технологияләр ярдәмендә "Мин һәм минем һөнәрем" темасына иҗади тәкъдим итү, ягъни визитка бәйгесендә һәр укытучы үзенең эш тәҗрибәсе, осталыгы, җыр-моңга сәләте, уңышлары хакында сөйләде. Аннары ана теле укытучылары төрле сыйныфларда ачык дәресләр күрсәтте. Татар теле буенча беренче дәресне 5 сыйныфта Карсун районы Нугай иле мәктәбеннән Равия Юсупова Г.Тукайның "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигыре буенча үткәрде. Ә Иске Кулаткы районы Иске Атлаш мәктәбеннән Руфия Сәйфетдинова 9 сыйныфта "Сүз төркемнәрен кабатлау" темасына дәрес бирде. Иске Кулаткы районы Иске Зеленай мәктәбеннән Зимфира Сәфәрова "Нәрсә ул мәхәббәт" темасына дәрес уздырды. Ульяновск шәһәренең 13 нче санлы гимназиясе укытучысы Ләйсән Гинятуллина "Г.Тукай һәм А.С.Пушкин - сүнмәс йолдызлар" темасына дәресен үткәрде. Алар дәресләрдә укучылар белән уртак тел табып, аңлашып эшләде һәм татар теле буенча белемнәрен күрсәтте. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмагандыр, мөгаен. Чөнки һәр дәрес берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле иде. Кыскасы, һәр укытучы фәнен яратуын, үз эшенең чын остасы булуын күрсәтүгә иреште. Мондый бәйгеләр укытучы һөнәренең абруен арттырып кына калмыйча, инновацион технологияләр белән эшләү алымнарын да пропагандалый. Бәйгедә җиңүчеләрне жюри әгъзалары тәбрикләде. 64 нче мәктәп укучылары һәм килгән кунаклар чараны концерт номерлары белән бизәде. "Иң яхшы ана теле укытучысы-2016" дигән мактаулы исемгә лаек булган мөгаллимәләр: 1 нче урынны Ләйсән Гинятуллина, 2 нче урынны Равия Юсупова, 3 нче урынны Зимфира Сәфәрова, Руфия Сәйфетдинова алды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев