Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновск өлкәсендә нәни балалар катнашында иҗат фестивале узган

Балаларның милли үзаңын уяту, ана телен, мәдәниятне үстерү һәм киңрәк җәелдерү максатында Ульяновск өлкәсендә зур эш башкарыла. Соңгы елларда татар милли-мәдәни мохтарияте өлкә, шәһәр хакимиятләре, Татарстан Хөкүмәте бүлеп биргән грантлар хисабына мәктәп укучылары, яшьләр арасында төрле конкурслар һәм фестивальләр үткәрүне традициягә кертте. Шушы көннәрдә өлкәдә беренче тапкыр нәни балалар катнашында “Дуслык хороводы” дип исемләнгән иҗат фестивале узды, дип яза Ульяновскиның “Өмет” татар газетасы. Әлеге мәдәни чараны өлкә татар мохтарияте һәм Ульяновск шәһәренең 20 нче санлы “Искорка” балалар бакчасы коллективы өлкә Хөкүмәте тарафыннан бүленгән грант акчасына оештырды. Өлкә районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән төрле милләт вәкилләре - татар, рус, чуаш, мордва балалары Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә бер-берсен уздырырга тырышып, күңелле, матур итеп чыгыш ясады. “Ульяновск өлкәсе күпмилләтле төбәк. Безнең җирлектә йөздән артык милләт вәкиле үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп, дус-тату гомер кичерә. Фестивальне балалар бакчасына йөрүче нәниләрне төрле милләтләрнең мәдәнияте һәм сәнгате, биюләре, музыкасы, милли киемнәре, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән якыннан таныштыру максатында оештырдык”, - ди татар мохтарияте рәисе Рамис Сафин. Фестивальнең программасы бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Ульяновск шәһәренең 20 нче, 242 нче (“Садко”) һәм 54 нче санлы, Димитровградның 46 нчы (“Одуванчик”), 56 нчы санлы (“Сказка”) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, Чынлы районы Кәшә авылындагы “Кояшкай”да, Зур Нагаткино бистәсендәге “Сказка”да, Ульяновск районы Ундоры авылындагы “Солнышко”да һәм Иске Кулаткы район үзәгендәге “Гөлчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар татарча җырлады, биеде һәм шигырьләр сөйләде. Тәрбиячеләр татар халкының мәшһүр әдипләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатын өйрәтүгә өстенлек биргән иде. Мәдәни чара фестивальдә катнашучы һәр сабыйга диплом һәм истәлекле бүләк тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Фестивальнең кунагы Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милли сәясәт департаменты җитәкчесе Сергей Миронов шундый зур бәйрәм оештырып, балаларның күңелен күргән өчен өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафинга, Татар мәдәнияте үзәге коллективына, 20 нче санлы балалар бакчасы мөдире Ирина Сәйфетдиновага һәм аның барлык хезмәттәшләренә, тәрбиячеләргә, ата-аналарга рәхмәт сүзләрен ирештерде, дип яза өлкә газетасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев