Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте "Үз агачыңны утырт!" акциясендә катнашты

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Үзәк мәчетенә йөрүчеләр һәм «Сәдака һәм зәкят» Фонды вәкилләре берләшеп, Ульяновск шәһәре хакимияте игълан иткән “Үз агачыңны утырт һәм үстер” акциясенә кушылганнар. Бу хакта Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Акциядә катнашучылар, яңгыр һәм юеш кар сибәләүгә карамастан, иртәнге намаздан соң Кызыл Гуляйгә юнәлеп (Ульяновск өлкәсе Сингел районы), каен һәм нарат үсентеләрен тиешле күләмдә казып алганнар. Аннан шәһәр урамнарында, балалар бакчалары мәйданнарында, күпфатирлы йортлар һәм мәчет ишегалдында әлеге үсентеләрне утыртканнар.  Акция Ульяновскның бөтен районнарында, шәһәр яны зоналарында да үткән.

Шунысын да билгеләп үтү мөһим, агач утырту акциясендә Ульяновск шәһәр Думасы депутатлары да активлык күрсәткән. Әлеге көзге юеш көнне мөселманнар шәһәрне яшелләндерүгә көчләреннән килгән кадәр ярдәм күрсәткәннәр. "Аллаһның рәхмәте белән утыртылган үсентеләр агач булып үсеп, шәһәр халкына сөенеч өстәп торыр", - дип яза сайт.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев