Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Улисьял авылының мари халкы татар телендә газета яздырып укый

Моннан дистә еллар элек районның бердәнбер мари авылы булган Улисьялда ниндидер чара бара. Шунда алар каршында чыгыш ясарга әзерләнгән бер җитәкче, нинди телдә сүз башларга белми аптырап, үзләреннән сораган иде. “Татарча сөйләгез, татарча, без бит татарча чыга торган район газетасын да яздырып укыйбыз”, – дип шаккатырганнар иде. Үзәктән иң ерак авылларның берсе ул, табигатьнең бик матур почмагына урнашкан, авылга кадәр асфальт юл килгән, газы-суы кергән, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, клубы, ике кибете бар. Хуҗалыкның иң көчле, ныклы фермаларының берсе дә шушы авылда. Өстәвенә әлеге социаль-мәдәни биналарның барысы да чагыштырмача яңа. Мәктәп-бакча комплексының түбәсеннән су үтә торган булган, анысын да быел район, “Активист” хуҗалыгы ярдәме белән яңартканнар. Авылда яңа төзелгән, яңарган өйләр гаҗәп күп. Соңгы елларда гына төп урамга параллель өр-яңа урам барлыкка килгән. –Егетләр китми, авылда кала бит бездә, – ди авыл старостасы Валентин Максютов. – Элек үзебезнең авыл егетләре үзебезнең авыл кызларына гына өйләнсә, хәзер андый әйбер бетте. Кызлар китә, киленнәрне читтән алып кайталар, шуңа да яшь гаиләләребез күп, бик перспективалы, күргәнегезчә, бик нык авыл бу безнең. Бер көнне генә күңелем белән авыл урамын әйләнеп, санап чыктым: бездә 26 бала бакчага йөри, 13 бала башлангычта укый, 20 бала Чепьяда белем ала. Халык бик эшчән, хуҗалыкта да эшлиләр, күп итеп мал-туар да асрыйлар, шабашта йөрүчеләр дә, Казанга барып эшләүчеләр дә бар... – әмма барысы да шушында яши, нигезен бетерми, ныгыта, матурлый, яңарта... Монысына үзебез дә шаһит булдык, авылда кеше яшәми торган, яшәмәслек хәлгә килгән бер-ике генә өй очраттык. Авыл халкын борчыган бердәнбер проблема ул – төп урамда юлның начар булуы. Яңа урамга үзара салым акчасына вак таш җәелгән, тик үзәк урамга үзебезнең генә көч җитә торган түгел диләр. Бу хакта район җитәкчелеге дә белә, Улисьял эчендәге юл ремонтының киләсе елга планга кертелүе өметләндерә. Бу авылда гомер-гомергә ике төрле дин тотучылар үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән. Чукындыру сәясәте чорыннан калган бу бүленеш бүгенгәчә дәвам итә. Авылда яшәүчеләрнең бер өлеше христиан дине кануннары буенча яшәсә, бер өлеше мәҗүси йолаларны хөрмәтләп, үтәп яши. Районда мәҗүсилек буенча да бердәнбер авыл бу. –Динебез әле бик зәгыйфь, 2008 елдан гына онытылган йолаларны торгызу буенча эшли башладык бит. Күп әйберне белмибез, безнең әтиләр дә күп йоланы хәтерләми иде, – дип сөйли авылда әлеге эштә башлап йөрүче, районда мари милли-мәдәни автономиясен оештыручы, авыл аксакалы, марича онаең (икенче төрле карт дип тә йөртәләр, бу авылда дин башлыгы дигәнне аңлата), шул ук староста Валентин агай. – Китапларыбыз бар, укыйбыз, өйрәнәбез, башка дин кардәшләребез белән аралашабыз. Мәҗүсилек ул – табыну дине. Безнең әби-бабайлар чын Табигатькә табынган. 9 аллабыз бар, аның берсе төп алла – Ош поро кугу юмо (ак, мәрхәмәтле зур алла дигәнне аңлата), аллаларның һәркайсына аерым табыну йоласы үтәлергә тиеш. Без әле аларның берсен табын үткәрү (табыну дигән сүздән алынган) дигәнен генә үтибез. Киров өлкәсендә Чембулат дигән урында үзебезнең мәккәбез бар, элеккедән килгән төп табыну урыны бу. Шунда барабыз. Дөрес, дин бездә генә түгел, башка урыннарда да сүнеп беткән булган. Берничә ел элек Чембулатка картлар җыелышына барганда санаулы гына кеше иде, быел иллегә якын идек. Кызыксынучылар, дингә килүчеләр арта – шунысы сөендерә. Шушы авыллар халкына утыз еллап медицина ярдәме, хезмәте күрсәткән (гомуми стажы 40 елга якын) ФАП мөдире Зинаида Иванова да Улисьялның киләчәге ышанычлы, өметле дип саный. “Яшәр өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, кешеләре бик әйбәт, тырыш. Шуңа күрә тормышлары да мул. Балалары, оныклары белән бергә яшәүчеләр күп, башка чыгып, яңа йорт салган яшьләребез дә заманча йортлары янәшәсенә зур итеп, матур итеп абзар-кура кора. Эштән курыкмыйлар, яшәргә омтылышлары зур. Авылыбызның киләчәге дә ышанычлы кулларда дигәнне аңлата бит бу”, диде ул.
Хезмәт

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев