Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ул гап-гади татар авылыннан чыккан, халкы өчен гаять зур эшләр башкарган галим иде"

Кичә танылган татар галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Азат Зыятдиновның йөрәге тибүдән туктады. Бүген татар җәмәгатьчелеге үзенең милләтпәрвәр улын соңгы юлга озата. Без Азат Зыятдиновның замандашлары, фикердәшләре белән аралаштык.
“Әле өч көн элек кенә Татарстан Дәүләт Советына килеп, зур проблемалар, аһ-зарлары турында сөйләшеп утырдык. Болар шәхси зарлар түгел иде, ул беркайчан шәхси проблемалар күтәреп йөрмәде. Түбән Кама берләшмәсендәге Фәнни-тикшеренү үзәге проблемалары буенча хат китергән иде. Бу мәсьәләдә аның фикердәшләре күп, без аның бу хатын васыяте кебек кабул итәбез һәм аны хәл итү өчен тырышырбыз”, - диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев. Разил Вәлиев аның ике чакырылыш депутат булганлыгын искә төшереп, республиканың иң авыр чакларында - туксанынчы елларда иң җитди карарларны кабул итүдә катнашканлыгын ассызыклап үтте. - Ул гап-гади татар авылыннан чыккан, халкы өчен гаять зур эшләр башкарган галим һәм җәмәгать эшлеклесе иде. «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсенең фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе буларак башкарган эшләре дә бәяләп бетергесез, - дип дәвам итте үзе дә Түбән Кама ягыннан булган Разил Вәлиев. – Шәһәрдә Тукай һәйкәле ачу, даны республикага таралган китапханә ачылу кебек эшләрнең башында да Азат Зыятдинов белән Рахмай Хисмәтуллин торды. “Җидегән чишмә” әдәби берләшмәсе дә ул башлап йөргән эшләрнең берсе. Шигъри җанлы кеше иде ул. Такташ шигырьләрен яттан белә иде. Казанда Такташ һәйкәле куелуга сөенеп бетә алмады... - Азат Зыятдинов тел проблемалары буенча да бик борчылды, - дип тәмамлады сүзен Разил Вәлиев. – Өч көн элек кенә очрашкач, йөрәген тота-тота: “Нишлиләр болар? Милләтне үлемгә илтә торган юл бит бу”, дип сызланды. Бик хис кешесе иде ул. Йөрәге тотуының бер сәбәбе шул булгандыр дим...

"Түбән Каманы татар шәһәре иткән шәхес"

- Азат Зыятдиновның вафаты татар милләте өчен, чыннан да, зур югалту. Андый кешеләр бармак белән генә санарлык, - диде халык шагыйре Роберт Миңнуллин. - Азат Зыятдинов зыялылыгы белән аерылып тора иде. Без бит татар зыялысы дигәч, иң элек язучы, укытучыны, нигездә гуманитарларны күз алдында тотабыз. Ул техник фәннәр докторы булса да, бик милләтпәрвәр кеше иде. Азат Зыятдинов Түбән Кама шәһәрен татар шәһәре иткән шәхесләрнең берсе. Депутат буларак, туксанынчы елларда декларация, конституция мәсьәләләре буенча иң актив эшләүче иде. Мин аның шигырь сөйләвен бик яратып тыңлый торган идем. Ул Такташны сөйли иде. Бакый Урманче, Фәридә Кудашева, Әмирхан Еники, Наҗар Нәҗми кебек татар зыялылары беләнт аралашып яшәде, - дип дәвам итте Роберт Миңнуллин. - Фәридә Кудашеваны җирләргә дә бергә барган идек, Наҗар Нәҗми юбилеенда катнашкан идек... Азат Зыятдинов зур татарыбыз иде. Урыны җәннәттә булсын!

"Милли җанлы химик"

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина да Азат Зыятдиновның галимнең милли җанлы шәхес булуын, милли мәсьәләләрне һәм милли мәдәниятне яхшы белүен ассызыклады. - Азат Зыятдинов нефтехимия өлкәсендә зур галим иде. «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсенең фәнни-тикшеренү институтында нефтехимия технологияләре, каталитик процесслар һәм катализ буенча җитди тикшеренүләргә алып барды. Каучукның төрле төрләре буенча фәнни эшчәнлеге игътибарга лаек. Азат Зыятдиновның фәнни эшләнмәләре Уфа, Салават, Пермь, Омск шәһәрләренең химия сәнәгатендә кулланыла, - дип, галимнең фәнни эшчәнлегенә дә тукталып үтте.

"Бәйсезлегебезне яклаган шәхес"

- Азат Зыятдинов Түбән Камада милли хәрәкәтнең башында торган, милләткә тугрылыклы шәхес иде - безнең бәйсезлегебезне яклап зур эшләр башкарган шәхес булып татар тарихына кереп калды, - диде академик Индус Таһиров. -Нефть продуктларын эшкәртү өлкәсендә зур эшләр башкарган татар галиме булуы өстенә, ул сәнгать кешеләре турында бик күп белә, бу өлкәдә бик бай архив туплады. Азат Зыятдиновның акылы, тырышлыгы, белеме милләтебезгә бик кирәк иде әле. Аның вафаты бик кызганыч.

"Андый кешелекле кешеләр заманы үтеп бара"

Балтачта яшәүче шагыйрь, озак еллар район администрациясендә эшләгән туган якны өйрәнүче һәвәскәр Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзен Азат Зыятдиновның кешелекле кеше булуыннан башлады. “Хәзер андый кешеләр заманы үтеп бара”, - диде ул, сызланып. - Бер яктан ул, укуы белән генә түгел, тумышы белән үк технарь – инженер-химик булса, икенче яктан, гадәттән тыш зыялы гуманитарий иде. Махсус белем алмаса да, тарихны, сәнгатьне белгән бик мәгълүматлы кеше иде. Такташ туган Сыркыды авылында булып, бу авыл киләчәге турында, борчылып, зур мәкаләләр язып чыкты. Шулай итеп, татар язучыларының кулы җитмәгән эшләрне башкарды. Бик күп танылган җырлар һәм “Балтач энциклопедиясе” авторы Гарифҗан Мөхәммәтшин Азат Зыятдиновның Балтачка мөнәсәбәте искиткеч булуын билгеләп узды. Авылларда мәктәпләрне ябу сәясәте башлангач, Татарстан Дәүләт Советында чыгыш ясап, Татарстан Президентына кереп, туган авылында мәктәпне саклап кала алды. Зур авыл булмаса да, Таузарда хәзер дә башлангыч мәктәп эшли. Аның бертуган абыйсы, мәрхүм Бакый Зыятдинов да данлыклы укытучы, Карадуган мәктәбенең хөрмәтле җитәкчесе иде”, - диде Гарифҗан ага.

"Лирик химик"

- Азат Зыятдинов җир кешесе иде, карьерасында югары уңышларга ирешкән, дәрәҗәле галим булуы белән ул халыктан аерылмады, халыкчан булып кала алды. Ул милләтен кайгыртып яшәде, авылларга ярдәм итте, сәнгать әһелләрен халыкка таныту буенча зур эшләр алып барды. Азат Зыятдинов лирик химик иде, - диде “ТНВ-Яңа гасыр” телеканалының баш мөхәррире Данил Гыйниятов. Мәгълүмат өчен. Техник фәннәр докторы, профессор Азат Зыятдинов 1939 елда Балтач районы Таузар (Таузар Иле) авылында туган. 1997-2009 елларда "Түбән Кама Нефтехим" берләшмәсенең фәнни-тикшеренү институтын җитәкли. Ул - 150дән артык фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Татарстан Республикасының атказанган химигы. Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины. Азат Зыятдинов танылган җәмәгать эшлеклесе дә иде. 1990-1995, 2009-2014 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында декларацияне әзерләүдә актив катнашкан сәясәтчеләрнең берсе иде.
Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев