Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ул – чын мәгънәсендә, халыкчан талант, халык таланты"

Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант, татарның данлыклы баянчысы Рамил Курамшинга быел 70 яшь тулды.
Рамил Курамшин – татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт итүче баянчыларның берсе. Аның иҗат юлы алтмышынчы елларның икенче яртысында башланып китә. Баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үзләштерә барып, бу яңалыкларны ул кыю рәвештә үз иҗатында да куллана. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесаларын музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә уйныйлар.

Биш яшендә кулына гармун алган

Рамил Курамшин 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кучкай Пожары авылында туган. Әтисендә олуг пәйгамбәр исеме – Сөләйман. Бабасын Хөррамшаһ (Курамша) дип йөрткәннәр. “Рамил” исеме гарәпчәдән “тылсым иясе” дип тәрҗемә ителә. Әтисе Сөләйман Мәскәүдә эстетик тәрбия буенча курслар тәмамлаган. Берничә уен коралында уйный торган була. Мәктәптә җыр һәм рәсем дәресләре алып барган. Әнисе Фәриха апа башлангыч сыйныфларны укыта. Рамилгә биш, абыйсы Рафаилгә җиде яшь тулганда, әтиләре ике рәтле гармун сатып ала. Абыйсы Рафаил дә баянчы. Ул 1972-1975 елларда Татарстан дәүләт филармониясендә Габдулла Рәхимкулов, Флера Сөләймановалар бригадасында эшләгән. Рамил абыйның сеңлесе Гөлзар ханым да баянда уйный.

Легендар Илһам Шакиров бригадасында 20 ел эшләгән

1968 елда Казан музыка училищесын тәмамлагач, Р. Курамшинны Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрәләр. Ул елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Мәхмүт Нигъмәтҗанов, аның уйнавын ишеткәч, Курамшинга зур өметләр баглый. Музыкант башта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.  Бер елдан аны Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасына чакырып алалар һәм ул шунда егерме елга якын эшли. Төрле концертларда, радио-телевидение тапшыруларында һәм грампластинкалар язганда аңа күп кенә җырчыларга уйнарга туры килә. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рамил Курамшин 1994 елга кадәр көч куя. Аккомпаниаторлык хезмәте генә Рамил  Курамшинны  канәгатьләндерми. Ул укыган елларда ук башлаган эшен дәвам итә – баян өчен пьесалар иҗат итә һәм шуларны  радиога яздыра. Аның “Чәчтем бодай”, “Бишле бию”, “Сирәк-мирәк”, “Җәйге авыл урамында”, “Күңелле гармун”, “Эрбет”, “Баек”, “Авыл яшьләре”, “Бию”, “Гармун-патефон”, “Җаек күгәрчене” һәм башка әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.

Курамшин - бөтенсоюз телевидениесендә татар баянчыларыннан беренче чыгыш ясаган музыкант

1975 елда ул татар музыкасы тарихында беренче булып “Баян һәм оркестр өчен концертино” дигән күләмле әсәр иҗат итә. Баян партиясен үзе башкарып, аны радио һәм телевидение фондына яздыра. Сиксәненче еллар уртасында бу әсәр СССР телевидениесенең үзәк каналларында күрсәтелә. Бөтенсоюз телевидениесендә татар баянчысыларыннан беренче булып чыгыш ясаучы да – Рамил Курамшин. “...Концертино”ның музыкантлар тарафыннан җылы кабул ителүе Р. Курамшинны тагын да зуррак әсәр – “Баян һәм оркестр өчен концерт” язарга илһамландыра.

Беренче аерым концерты

1980 елда Татарстан  телевидениесендә Рамил Курамшин беренчеләрдән булып үзенең аерым (сольный) концерты белән чыгыш ясый. Аның баян өчен язылган оригиналь  әсәрләрен һәм халкыбыз көйләренә югары профессиональ дәрәҗәдә язылган эшкәртмәләрен татар баянчылары гына түгел, башка милләт музыкантлары да яратып башкара.

Баянчының җырлар иҗат итә башлавына Зөһрә Сәхәбиева сәбәпче

Рамил Курамшин - бик күп җырлар авторы.  Баянчының көй яза башлавына җырчы Зөһрә Сәхәбиева сәбәпче була. Гөлшат Зәйнәшеваның “Өй артыгыз - гөлбакча” әсәрен Зөһрә ханым Курамшинның бер бию көенә салып җырлый. “Кичер, болыным”, “Кайтса әгәр яшь чагым”, “Хушлашмый китәм”, “Аерылулар бигрәк авыр”, “Үлмәс моңнар”, “Балачагым чыккан каршыма”, “Җомга азаны” һ.б. җырлары билгеле. Р.Курамшин баянда уен коралының киң диапазонын һәм зур мөмкинлекләрен кулланып, виртуоз характердагы әсәрләр язып уйнаса, җырлары халкыбыз җырлары кебек, тирән моң белән сугарылган.

“Кассовый” җырчы түгел

Маэстро бүгенге эстрада йолдызлары белән чыгыш ясамый. “Ул меңләгән тамашачы җыя торган “кассовый” җырчы түгел, - ди халык шагыйре Роберт Миңнуллин. – Ул инде аңа омтылмый да шикелле. Аның татар сәнгатендәге миссиясе, миңа калса, югарырак, җаваплырак. Сәхнәдә, радио-телевидениедә, хәтта язучылык, журналистлык хезмәтендә (начар мәгънәдә) йолдыз чире хупланганда, яшьләрне аңгыралата торган сорылык, төссезлек хөкем сөргәндә, Рамилнең профессиональлеге, осталыгы, виртоузлыгы аеруча күзгә ташлана. Ул – чын мәгънәсендә, халыкчан талант, халык таланты”.

Каләм тибрәтә

Р.Курамшинның озак еллар буе матбугат битләрендә җыр-музыка өлкәсен яктырткан  үткен телле мәкаләләре басылып килә. 2007 елда “Баян өчен пьесалар” дигән җыентыгы чыкты.  Ә 2014 елда аның күренекле сәнгатькәрләргә багышланган “Чордашларым - моңдашларым” дип исемләнгән истәлекләр китабы басылды. Анда Р. Ваһапов, З. Басыйрова, Ф. Йосыпов, Ә. Яһүдин, И. Шакиров, В. Гыйззәтуллина, Т. Якупов һәм башка талантлы сәхнәдәшләре турында истәлек язмалары тупланган. Шул ук елда Татарстан китап нәшриятында  аның нәниләргә аталган “Балачак бәйрәмнәре” дигән җырлар китабы  дөнья күрде.

Үз исемендәге конкурсның хуҗасы

2007 елда Арча педагогика көллиятендә  Рамил Курамшин исемендәге республика баянчылар конкурсы уздырыла. Ике елга бер үткәрелеп килүче конкурсның жюри рәисе – Р.Курамшин үзе.  2015 елда конкурсның бишенчесе узды. Быел ноябрь аенда алтынчысы көтелә. Үзе сау-сәламәт чакта үз исемендәге конкурсның гамәлгә куелуы, әлбәттә, сирәк бәхетлеләрнең өлеше. Әле өстәвенә, ул ярыш киңәя, зурая бара, яңа талантлар табыла. Рамил агага килер елларда да шундый сөенечләрнең мул булуын теләп калабыз!

Рамил Курамшин - мәзәкче

Танылган баянчы сәхнәдә гаять тыйнак һәм ипле музыкант. Ә тормышта исә ул җор холыклы, мәзәк сөючән, үткен сүзле артист. Иҗатташ дуслары, сәхнәдәшләре турында кызыклы мәзәкләр сөйләргә дә ярата. Аның авызыннан ишетелгән кайберләрен тәкъдим итәбез:

 Даһилар

1952 ел. Гастрольдә йөрүче филармония артистлары буш вакытларында гәп корып утыра. Сүз даһилар темасына кереп китә. Байтак фикер алышкач, болар өч даһины тәгаенлиләр:Карл Маркс, Ленин һәм Сталин. Сүзгә кушылмыйча гына бер читтә көлемсерәп торган баянчы Фәйзи Садыйков шулчак болай дип куя: - Җәмәгать, әле тагын бер даһи бар бит – ул Мөхәммәд пәйгамбәр. Чөнки дөнья халкының яртысы диярлек мең елдан артык инде аның кануннары белән яшәп ята, ләбаса! Тегеләрнең күзләре шардай була. Ул заман идеологиясе өчен Фәйзи аганың бу сүзләре бомба шартлагандай яңгырый...

Танышу

Мәҗлестә берәү Нәҗип Җиһанов белән таныша: - Фәлән Фәләнов – завод директоры. Телевизорлар, суыткычлар чыгарабыз! - Нәҗип Җиһанов – композитор. Опералар, симфонияләр чыгарам...

Татар “Карузо”сы

Күренекле җырчы Габдулла Рәхимкуловны филармония артистлары үзара “Карузо” дип йөртә иде. Бер яшь җырчы, моның тарихы белән кызыксынып, җырчыдан: - Әйтегез әле, нишләп Сезгә шулай эндәшәләр? – дип сораган. - Энем, гастрольләрдә өчәр ай буена микрофонсыз, акчасыз, салкын авыл клубларында җырлап йөрергә бүтән берәүнең дә гурласы түзми, менә шуңа күрә! – дигән Габдулла абый.

“Тройник”

Гастрольләрдә йөргәндә филармония артистлары төркеме чираттагы авылның мәдәният йортына килеп төшә. Хатын-кызларга концерт күлмәкләрен үтүкләргә, бигуди куярга кирәк, ә бүлмәдә розетка берәү генә икән. Җырчы Вафира Гыйззәтуллина шунда йөргән бер авыл егетенә: - Энем, бер тройник табып китерә алмассыңмы икән,бик кирәк иде!- дип үтенечен әйтә. Егет: - Хәзер була ул, апа! – дия дә йөгереп китеп бара. Күп тә үтми, егет килеп җитә һәм бик зур эш башкарган горур кыяфәт белән Вафирә апасы каршына “Тройной” одеколон чыгарып куя.

Теләк

Мәһабәт гәүдәле Азат Аббасовка мәҗлестә бер ханым сүз ката: - Сиңа мондый буй-сын белән артист буласы калган! - Азат Аббасов ич мин... - Кем генә булсаң да, кабатлап әйтәм, артистлык сиңа килешәрәк төшәр иде!...

Мөһим өстәмә

Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасы Кыргызстанда гастрольләрдә йөри. Бер мәдәният сараена артистлар утырган автобуска тар гына бормалы юлдан керергә туры килә. Концерт тәмамлангач, төп юлга автобус артка чигенеп кенә чыгарга мәҗбүр була. Автобус шоферы, кыргыз егете, юлга чыга алмыйча озак кына газаплана. Бу манзараны күзәтеп торган Илһам Шакиров әкрен генә: “Да, малай, бөтен кыргыз Чыңгыз Айтматов түгел шул”, - ди куя. Шунда Рамил Курамшин: “Һе, анысының да әнисе чеп-чи татар хатыны, ләбаса”, - ди өстәп куя.

Тилчә

Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсын тыңларга килгән Усман Әлмиев урыны бик сөйләшергә яратучы тилчә ханым янына туры килә. Спектакль буена сөйләшүе белән интектергән бу ханым, тамаша тәмамлангач, тәкъдим ясый: - Усман абый, тиздән “Алтынчәч” тә була! Бәлки, аны да бергә карарбыз? - О, бу бик кызык булачак Мин бит сезне “Алтынчәч”тә бер дә ишеткәнем юк әле...

Югары фәһемлелек

Бер яшь җырчы Чүпрәле районына гастрольгә китә, ләкин бик тиз әйләнеп кайта. Кайтуга филармония директоры янына керә: - Халык концертка начар йөри, шуңа кайттым, - дип сәфәренең сәбәбен аңлата. Шунда гына утырып торган Габдулла Рәхимкулов бу сүзләрне ишеткәч:
- Кара син аны?! Якташларымның җыр-моң мәсьәләсендә шулкадәр фәһемле икәнлеген белмәгән идем! – дип, гаҗәпләнеп куя.
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев