Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ул бу җирдә үзенчә яши

Җырчы Әлфия Авзалова моңлылыгын күп кайгылар кичерүе белән аңлата иде. Шагыйрә Шәмсия Җиһангиро­ваның җырлап торган шигырьләр язуын, күңеленең нечкә кыллы булуын да нәкъ шулай аңлатырга мөмкиндер. Әтиле ятим булырга, интернатта укырга, тол хатын-кыз язмышын күрергә туры килә аңа... Татарстан Милли китап­ханәсендә узган иҗат ки­чә­сендә ул бер дә гомеренең кыен чакларына тукталмады, булганына һәм барына шөкер итәм, дип белдерде. Асыл шагыйрәне күрергә килгән кешеләр залга сыймады, өстәмә урындыклар алып кереп утыручылар күп иде. Шигърияткә битараф булмаган җаннар арасында ак шәл ябынган әбиләр дә, яшь һәм урта буын хатын-кызлар да кү­ренде. Барысы да Шәмсия Җиһангированың шигырь­ләренә, тавышына сусаган икән! “Татар әле шигырьдән бизмәгән, шигырь кешенең җанын чистарта, пакьли”, – диде шагыйрә үзе дә. Кичәдә шагыйрәнең яңа бер сәләте ачылды: “Җирсү” җырын башкарды ул. Моннан тыш аның сүзләренә язылган җырларны Закир Шаһбан, Нурзадә, Фәрит Низамиев, Азат Хөсәенов җырлады. Очрашу кичәсендә ша­гый­рәнең төп таянычы булган гаиләсе дә катнашты, алар турында шулкадәр горурлык һәм ярату хисләре белән сөйләде Шәмсия Җи­һангирова. Хәер, кызы да, оныклары да өзелеп тора. Кызы Гөлназ әнисе турында болай диде: – Минем әниемне яратмыйча, аңа карап сокланмыйча мөмкин түгел. Аның бер кимчелеге дә юк. Үз го­меремдә әнидән дә яхшырак кеше очратканым булмады. Ул – көчле дә, көч­сез дә хатын-кыз. Әнием безгә: “Балалар, тормышта мин­нән яхшырак булыгыз!” – ди иде. Аннан уздырып булмый! Барыбыз да гаи­ләдә иҗат чире белән “авырыйбыз”. Нәсе­лебездә әни кебек бөек шагыйрә булганга ул! Оныклары да шигъри җан­лы икән. Илһам һәм Ка­милә әбиләренең иҗат җи­мешләрен дә, үзләренекен дә халыкка укыды. Аларның саф татар телендә сөйлә­шүләре Шәмсия Җиһанги­ро­ваның үз балаларын тәр­бияләгәндә кулланган алым­­нардан килә икән. “Кы­зым­ны кечкенә чакта авылга кайтарып куйгач, аның белән татар телендә хатлар алыша идек. Хаталанган урыннар булса, төзәтәбез. Бу алымның файдасы – күз алдыбызда”, – дип уртаклашты шагыйрә. Залга, җырлый-җырлый, Камал театры артисты Әс­хәт Хисмәтов килеп керде дә, “Күрәсем килгән иде...” дип, Шәмсия Җиһангирова белән моңланып алды. “Телевизордан шигъри тапшыруларда Шәмсия шигырь сөйли дә елата. Аңа шалтыратам да, елаттың, дип гаеп­лим. Шулай аралашып яшибез без”, – дип көлдереп тә алды Әсхәт Хисмәтов. Җылы сүзләрне Шәмсия Җиһангировага галим Фоат Галимуллиннан, китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиевтан, “Болгар радиосы”ның баш мөхәр­рире Илфар Кәримовтан, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Булат Ибра­һимовтан да ишетергә насыйп булды. Шәмсия Җиһангирова, кы­зы әйтмешли, күзләрендә ут яндырып тора әле. Нәкъ җыр­ларындагыча, гомере үт­мәгән, көзе җитмәгән аның.
Чулпан Гарифуллина, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев