"Укытучының максаты – "икеле" кую түгел, ә укуга мәхәббәт уяту" - Фәнис Җиһанша

29 октябрь көнне Россиянең 10 шәһәрендә яшәүчеләр үзләренең татар телен ни дәрәҗәдә белүен сынады  – Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" әсәре буенча диктант язды. Intertat.ru хәбәрчесе дә катнашучыларга кушылды. Исегезгә төшерәбез: акция Казанда гына түгел, тагын тугыз шәһәрдә узды. Татарстан башкаласыннан кала,  Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Ижау, Екатеринбург шәһәрләрендә яшәүчеләр дә катнашты. Андагы татарлар белән Татарстан оештыручылары скайп аша элемтәгә керде. Катнашучыларның күплеге ягыннан Төмән шаккаттыргандыр, мөгаен. Анда диктант язарга килүчеләр казанлылардан беразга гына ким иде.

–  Без яшьләрнең дә, олыларның да татар телендә, туган телендә грамоталы язуына игътибарны җәлеп итәргә телибез. Киләсе елларда Россиянең башка шәһәрләре дә кушылыр. Акция якынлашкан көннәрдә, быел әлеге чарада катнашмаган калалар да теләкләрен белдереп, элемтәгә керде. Бүген татар теленә кызыксыну арта бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында "Ана теле" онлайн мәктәбе эшләп килә. Шулай ук теләүчеләр татар теле курсларында үз белемнәрен ныгыта ала, – дип сөйләде безгә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Быелгы чарага, Россия төбәкләре белән беррәттән, Казахстан һәм Кыргызстанда яшәүче татарлар да кушылды. Бу тикмәгә генә түгел, чөнки биредә Каюм Насыйри институты үзәкләре эшләп килә. Быел  исә бу үзәкләрнең тагын да артуы көтелә. Мисал өчен, тиздән мондый оешмалар Уфа һәм Әзербайҗанның Баку шәһәрләрендә ачылачак. Артык җиңел булдымы әллә? Казанда үткәрелгән диктантны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша укыды. Яшь чагында аңа укытучы булып эшләргә дә туры килгән әле! "Укытучының максаты – "икеле" кую түгел, ә укуга мәхәббәт уяту. Шуңа күрә татар теленә мәхәббәтләрен арттырып, онытылган сүзләрен, кагыйдәләрен хәтердә яңартырбыз. Минем бөтен максатым – катнашучыларны хатасыз яздырту. Өтерләрне дә, кызыл юлларны да әйтәм, әлбәттә, мине кичерерләр дип уйлыйм, – ди актер. Аның фикеренчә, мондый акцияләрне Финляндия, Австралия татарлары өчен дә оештырырга кирәк.

Тактага текстта очраган катлаулы сүзләр язылып куелган. Алар арасында "Түреш" (елга исеме), "гаҗәпләнеп", "әрле-бирле", "төклетураларда", "өзлексез" сүзләре бар иде. Чыннан да, диктант вакытында Фәнис Җиһанша текстны салмак, аңлаешлы итеп укыды. Кайвакыт артыграк та тырышып җибәрде кебек, чөнки авыррак сүзләрне ул иҗекләп әйтте, авыр язылышлы сүзләргә кайсы җиренә игътибар бирергә кирәклеген искәртте. Бер уйласаң, татарча авыррак белгән кешеләргә бу уңайлы булгандыр. Актер янәшә килгән тартыклар, "э" яки "е", "х" яки "һ" хәрефләре, парлы сүзләр булганда бераз булышып җибәрде. Микрофон аша, салмак кына укыгач, артта калучылар булмады. Дөресен әйтик, диктант язучылар арасында күпчелекне 17-30 яшьлекләр тәшкил итте. Тик дүртенче рәттә утырган орчык кадәр генә малайга игътибар итмичә калу мөмкин түгел иде. Ул – Казанның 4нче гимназиясендә укучы 2 сыйныф сабые икән ләбаса! "Минем татар телен күбрәк беләсем килә, шуңа монда килдем дә. Әлбәттә, миңа диктант язу авыр булмады. Ләкин диктантны тиз укулары сәбәпле, кайбер сүзләрне язарга җитешә алмадым. Безнең мәктәптәге укытучылар белән чагыштырганда, бүген диктант яздыручы абыйның уку тизлеге 50 процентка артыграк иде", – ди олыларча фикер йөртеп Айдар Биканов.

Парта артында  – 70 яшьлек әбиләр! Ә 75 яшьлек Нурия апа Мөхәммәтова исә, Бөгелмә тикле Бөгелмәдән кызларына кунакка килеп, диктант язуда катнашырга булган. "Бирегә татар телен белүемне сынарга килдем. Без өйдә бары тик татарча сөйләшәбез, балаларым, оныкларым белән дә туган телдә аңлашабыз. Минем иптәшем гомер-гомергә читтә яшәүче балалар туган телне онытмасын иде, дип янып йөри. Телефонда смсларны да татарча язышабыз. Оныкларым да һәр кичне "Тыныч йокы, әби", – дип телиләр", – дигән  сүзләр белән шатлыгын җиткерде "Татнефть" системасында озак еллар эшләп чыккан Нурия апа.

Аның улы Казахстанда яши, бер оныгы Катарда, икенчесе Техас университетында укый икән. Ул диктант текстын яхшы укуы өчен Фәнис Җиһаншага рәхмәтле. Катнашучының бары тик "хәрәкәт" сүзендә генә шиге булган. Шунысын да әйтик: диктант язучы һәрбер кеше катнашучы сертификатын интернет аша ала алачак. Акциядә катнашучылар, бер атнадан соң, tatdictant.ru сайтына кереп, үз билгеләрен белергә мөмкин. Моның өчен бары тик диктант язган кәгазь битендәге номерны гына истә калдырырга кирәк. "Кем дә кем диктантны төгәл, бер өтерне дә онытмыйча яза, аңа «бишле»гә язучы сертификаты җибәреләчәк", – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Әйтергә кирәк, диктантны язучылар арасында Татар дәүләт академия театры артисты Раушания Юкачева, яшь композитор Эльмир Низамов та бар иде. "Минем инде күптән диктантлар язганым юк. Кызганыч, мин татар мәктәбен тәмамламадым. Ләкин дүрт ел мәдрәсәдә укырга насыйп булды. Шул еллар исемә төште. Соңгы тапкыр диктантны шунда яздым. Бүген хәтта мине ностальгия хисләре биләп алды", – ди Эльмир Низамов. Композитор үз билгесенең "4"ледән дә түбән булмаячагына ышанып кала.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: