Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Укытучыларны гына түгел, укучыларны да кысрыклыйлар

Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендәге укытучы хатын-кызларга яулык бәйләгән өчен кисәтү ясаганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә укытучыларның хокукларын яклаучы адвокат Марат Ашимов хәбәр итте. 10 гыйнварда авылга ике автомобильдә Казаннан һәм Мәскәүдән журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре делегациясе килде. Бу хакта журналист Ирек Биккинин хәбәр итте. Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (Белозерье) авылында укытучы хатын-кызларның яулык киеп йөрүе белән бәйле чыккан низаг турында язган идек. Декабрь аенда аларга яки яулыкларын салырга, яки эштән китәргә дигән таләп куела. Укытучылар Яңа ел каникулларыннан соң беренче көн эшкә чыккач, Мәгариф министрлыгы, район хакимияте һәм районның мәгариф бүлеге вәкилләреннән торган комиссия белән сөйләшүгә дучар була.

Укытучыларны гына түгел, укучыларны кысрыклыйлар

“Кичә укытучыларга, янәсе, алар мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынмый дип, кисәтү ясаганнар. Бүген ул-бу ишетелми бугай. Декабрь азагында булган киңәшмәдән соң, ике хезмәткәр – бер секретарь һәм бер укытучы эштән китте. Калганнар барысы да эшкә чыкты. Яулыкларын мәктәптә вакытта, элек сөйләшенгәнчә, артка бәйлиләр”, - диде Марат Ашимов. Адвокат вазгыять тынычлану турында сөйләргә иртәрәк, ул, киресенчә, киеренкеләнә бара кебек дип саный. “Хәзер Саранскида яулыклы укучы кызларның ата-аналарын чакыртып, я яулыкларын салдырыгыз, я мәктәптән китегез, диләр. Кайдадыр йомшаграк итеп, кайдадыр дорфа итеп таләп итәләр. Бу башлангыч сыйныф укучыларына да кагыла. Кичә генә 2 нче сыйныф укучысына да шундый шарт куйганнар. Хәзер бу юнәлештә эш алып барыла, мәгълүмат туплыйбыз. Азюркада яулыклы укучы кызларга тимиләр, чөнки алар анда күбәү, 100 дән артык. Ә 1-2 шәр бала укыган мәктәпләрдә шундый кысрыклау башланды”, - дип сөйләде Марат Ашимов.

Яулыкта ничек эшләгәннәр, шулай эшлиләр

Азюрка авылы җирлеге башлыгы Рәсим Салихов әңгәмә барышында: “Бездә бар да тәртиптә, барысы да тынычланды. Аларга җәза бирергә кирәк дип уйламыйм. Ничек яулыкта эшләгәннәр, шулай эшлиләр. Барысы да эшкә чыкты. Укытучылар яулыкларын артка бәйли”, - диде. Кичә ясалган кисәтү турында ул хәбәрдар булмавын әйтте. “Кисәтү турында ишетмәдем. Мәсьәлә хәл ителде кебек”, – ди ул.

Азюркада Мәскәү делегациясе

10 гыйнварда вазгыять белән якыннанрак танышу өчен, Азюркага Мәскәү журналистлары Рәсүл Тавдиряков җитәкчелегендәге делегация барганлыгы билгеле булды. Рәсүл авылга сәяхәттән “Фейсбук” челтәрендәге битләрендә онлайн трансляция дә алып барды. Видеоязмалардан җирле халыкның һәм укытучыларның килеп туган вазгыять аркасында нык борчылуы аңлашыла.

Укучы атасы: "Күп милләтле илдә конфликт беркемгә кирәкми"

Азюркага килгән журналистлар авылдагы укытучылар, ата-аналар белән сөйләшеп, алар белән әңгәмәне социаль челтәрдәге аккаунтларына урнаштырганнар. Укучы кызларның әтиләренең берсе, адвокат сүзен җөпләп, бу проблеманың Азюрка гына хас булмавын, Мордовиянең башка район мәктәпләрендә дә җитәкчелекнең яулыклы кызларга бәйләнә башлаганнарын әйтә. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрнең берсендә 9 нчы сыйныф кызын укырга кертмәгәннәр. “Я мәктәптән китәсез, я яулыкны саласыз”, - дип яный алар. “Өстән фәрман булды”, диләр. Федераль дәрәҗәдәге закон проектын күрсәтегез, без нәрсәгә нигезләнеп, шикаять язарга тиеш дигәч, бер документ та бирә алмыйлар, чөнки төбәк нормалары нигезендә генә тыялар. Без Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстанны йөреп чыктык. Анда балалар тынычлап укый, аларга хокук бирелә. Ник безнең республикада шулайдыр?! Яулыккка караганда кыска итәк, татуировка белән йөрүне кулай күрәләрдер. Бу хәл Путинга барып җитсә, тиз хәл итәр дип уйлыйм. Күп милләтле илдә конфликт беркемгә кирәкми. Без моңарчы тыныч кына укый идек. Директорыбыз да яхшы иде, олимпиадаларда катнаштык. Кемдер шуны җимерергә теләде. Мәктәп директорын, аннан авыл советы башлыгын кудылар. Алар урынына башка кешеләр килде. Менә хәзер укытучылар да борчылып йөри, ничек итеп белем бирсен алар? Үз теләге белән гариза язуларын сорадылар. Язмагач, башка чарасын күрделәр – нәрсәдер нигезендә кисәтү ясадылар. Өч кисәтү булды исә, эштән куылачак. Минем 9 нчы сыйныфта укучы кызым да борчыла”, - дип сөйли ул.

Гаилә башлыгы: "Безне экстремистлар дип атарга кирәкми"

Ата кешенең сүзләрен башкалар да хуплый. “Безне экстремистлар дип атарга кирәкми. Без шундый ук гади, намуслы гражданнар, салымын да түлибез, үз илебезне яратабыз. Бабаларыбыз Ватанны саклаган. Проблеманың асылы да аңлашылмый монда. Укыту системасында берәр проблема булса иде. Яулыкка бәйләнәләр, татар хатын-кызлары гомер-гомергә, 80 нче елларда да гел яулык кигән. Укучыларга “поросята” дип әйткән укытучыны күрмиләр алар, ә яулыкка бәйләнәләр. Бездә аракы һәм башка спиртлы эчемлекләр сатылмый, авылда яшәүчеләр дин тота, шуннан без экстремист булдыкмы инде?! Чечняда Рамзан Кадыровтан да сорарга кирәк алайса – ник аракы сатылмый икән аларда? Юлларны үз акчабызга салдырабыз, мәчетләрне дә үзебез төзибез. Экстремистларны эзләсеннәр, без каршы түгел, әмма безнең гаеп юк бит”, - дип сөйләде алар. Җирле халык укытучылар өчен бик борчыла. “Хәзер алар көн саен эшкә куркып килә инде. “Балаларны укыта алырмынмы, әллә куып чыгарырлармы” дип. Тыныч күңел белән белем бирә дә алмыйлар. Мин үз балама башка укытучы белем бирүен теләмим. Менә хәзер дә укытучылар мәктәптә җылыда интервью бирәсе урынга, сезгә урамда туңып сөйләргә мәҗбүр”, - ди алар.

Укытучылар: "Мәгариф министры белән очрашуга язылдык"

Азюрка мәктәбе укытучыларының да үз исемнәрен күрсәтәселәре килми. "Без уникаль дәүләттә, күп милләтле, күп динле илдә яшибез”, диләр. Безнең динне кысрыклап килгәч, ничек күп динле булсын инде ул? Без башка кию – безнең диннең аерылгысыз өлеше булып тора, дип аңлатырга тырышабыз. Безнең укыту сыйфатына ул берничек тәэсир итми. Ни өчен кыска итәк, тирән декольте, татуировкалар комачауламый, ә яулык комачаулый? Без институттан соң укытучылар җитмәгән авыр чакта эшләдек, ә хәзер безнең кирәгебез юк. Моңа кадәр һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирештек. Безнең мәктәпне тәмамлап, бик күпләр Россиянең лаеклы гражданнары булды. Сайлаулар да бездә гел югары дәрәҗәдә уза. Без нишләргә тиеш? Барыбызның да кечкенә балалары бар. Авылда бүтән эш юк. Җитәкчелек тә безнең тәртип, тотрыклылык яклы булуын аңласын иде. Безгә монда яшисе, балалар, оныклар үстерәсе бар. Бу дәүләт йөкләмәсе түгел дип ышанабыз, бу ниндидер шәхесләрнең фактларны күпертеп, ямьсез яктан күрсәтүе. Без дәүләт тарафыннан яклау сорыйбыз. Дәүләт моңа юл куя алачагына ышанмыйбыз. Мәгариф министры белән очрашуга язылдык. Безне кабул итәргә вәгъдә бирделәр. Без хатын-кызлар, без укытучылар. Без балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнергә тиеш. Сәясәт ул безнең эш түгел”, - ди алар.

"Эш яулыкта мени?!"

Мәктәптә 26 ел эшләгән укытучыларның берсе: “Мин хәзер куркам, мәктәп минем тормышымның бер өлеше булып тора, аны тормышымнан бөтенләй сызып ташлату кешелексезлек булыр иде. Башта балаларга бәйләнделәр, аннары яулыкны үзебез дә җитәкчелек кушканча бәйләдек. Хәзер тагын нәрсәдер ошамый. Безне балаларны дөрес тәрбияләмиләр дип уйлыйлар икән, алайса яулыкны гына салып, мин үзгәрәм мени, ул дөрес булмаган тәрбия бирү минем аңыма сеңгән булып чыга бит инде. Эш яулыкта мени?!” – диде ул.

"Иң мөһиме - дәрестә дисциплина булуы"

Читтән килгән рус укытучысы яулыкларга карашы турындагы сорауга “Минем өчен иң мөһиме – дәрестә дисциплина булуы. Яулык роль уйнамый”, - дип җавап бирде.

Фәһим Шәфиев: "Барысы да Аллаһ кулында"

Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәһим Шәфиев конфликтны тыныч юл белән хәл итүгә өметләнүен әйтә. Ул авылда дини яктан "авышулар" барлыгын әйтә һәм шулар гражданлык җәмгыятендә катнашуга комачаулавын, авылның үз эченә бикләнеп яшәвен белдерә. Ул авылның уникаль булуын әйтә, Азюркадан чыккан кайбер мөселманнарның ялгыш юлга китеп, экстремизм юлына басуын әйтә. Аның фикеренчә, шушы "авышулар" нәтиҗәсендә аерым кешеләр, җитәкчелек, Шәфиев әйтүенчә - "бюрократия" мөселманнарга, шул исәптән аларның киемнәренә куркып карый. Диния нәзарәте җитәкчесе фикеренчә, бу куркы нәтиҗәсендә бюрократия мөселман дини әһелләрен дә аңламый. "Барысы да Аллаһ кулында, сабырлык кирәк, вазгыять үзгәрер", - ди ул. Азюрка авылы халкын ул провокацияләргә бирешмәскә һәм бу вазгыятьтә бары тик законлы ысуллар белән генә эш итәргә чакыра. "Озак еллар хәнәфи мәзһәбендә булган картлар бар, алар бу хәл белән риза түгел. Алар читкә тибәрелгән. Чит илләрдә укыган яшьләр өстенлекле позициядә", - ди ул һәм үзара киңәшләшеп, авылның имиджын үзгәртергә чакыра.

"Укытучыларның хокукларын бозу аермачык күренеп тора"

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Ирек Биккинин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында бу мәсьәләдә Татарстан яки Мәскәүнең актив позициясе җитешмәвен билгеләп узды. “Юк-бар белән шөгыльләнүегезне туктатыгыз дисәләр, нәтиҗәсе булыр иде. Бу дүртенче ел бара һәм хокукый нигезсез. Конституциядә дин тоту иреге турында әйтелә. Динне тотуга чикләүләр булган очракта да, алар федераль закон нигезендә генә кертелә ала. Укытучыларның хокукларын бозу аермачык күренеп тора бит. Болай эшләргә ярамый. Ә алар эшлиләр. Прокуратура да чарасын күрми. Яулыклар киюдән дәүләт иминлегенә куркыныч янаса, тыярга булыр иде. Әмма мәктәпкә, университетка укытырга килгән укытучылар дәүләт иминлегенә ничек янасын?” – дип белдерде Ирек Биккинин. Балаларның мәктәптә күмәк намазга басуына кагылышлы сүзләргә килгәндә, әңгәмәдәш моның начарлыгын күрми. “Анда төрле спорт секцияләре бар. Мәсәлән, көрәшче балалар түгәрәккә килә, намаз вакыты кергәч, тиз генә басып намазын укый да шөгыльләнүен дәвам итә. Шуның өчен укытучыларны гаеплиләр. Укытучылар үзләре “укыгыз” дип күндерсә, үгетләсә, бу хокук бозу булыр иде”, - дип саный Ирек Биккинин. Искәртеп үтик, әлеге проблемага карата үз фикерен Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, “Ак калфак ” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белдергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев