Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Укытучылар хакында бөтен мәгълүматны тупларга прокуратураның нинди хакы бар"

"Укытучылар хакында бөтен мәгълүматны тупларга прокуратураның нинди хакы бар", - дип чаң суга татар теле укытучысы Рәмзия Муллахмәтова. Бу хакта борчуын ул "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалындагы "7 дней" тапшыруының соңгы чыгарылышында белдерде. "Төрмә тулы халык, бөтен җирдә җинаятьчелек. Прокуратураның эше беткәнме мәктәпне тикшереп торырга? Ник тикшерәләр алар мәктәпне? Мәскәүнең монда ни эше бар. Син күршеңә кереп тәртип урнаштырып йөрергә тиешме", - диде укытучы үз фикерен белдереп. Икенче бер укытучы билгеләп үткәнчә, укучылардан татар теле һәм татар әдәбияты дәреслекләре җыеп алынган. Моның өстенә, электрон журнал да куллану өчен ябылган. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре урынына хәзер укучылар белән укытучылар ирекле темага әңгәмәләр үткәрергә тиеш, дигән нәтиҗәгә киленгән. Мәгълүм булганча, Татарстанда татар теле дәресләрен укыту хакында соңгы арада бәхәсләр туды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та бу уңайдан үз фикерләрен җиткерде. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту мәсьәләсе Дәүләт Советы утырышында да каралды. Рөстәм Миңнеханов бу сорауны сәясиләштермәскә өндәде.    
Лилия Локманова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев