Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Укытучы һәрвакыт үзе дә гел гыйлем эстәп торырга тиеш"

Укытучының уңышка ирешүенең сере шунда: аның үз-үзе өстендә эшләргә, үсәргә теләге булырга тиеш. Татарстанның "Ел укытучысы-2017" бәйгесе җиңүчесе, Россиянең "Ел укытучысы-2017" бәйгесе җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Казанда Укытучылар көненә багышланган тантанада белдерде. Алмаз Хәмидуллин Казанның Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернатта математика укыта. Сочида узган бөтенроссия бәйгесендә башта иң яхшы 15 укытучы исемлегенә эләккән. Аннары финал сынавы нәтиҗәсендә, иң яхшы бишлеккә керү бәхетенә ирешкән. Алмаз Казанга төп приз булган "Бәллүр пеликан" сынын алып кайткан. Җиңүчеләрне Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин да тәбрикләгән. "Укытучы һәрвакыт үзе дә гел гыйлем эстәп торырга тиеш. Аннары шул бай белемен балалар белән уртаклаша, менә шуннан килеп чыга да инде уңышлы нәтиҗә. Мин 7 ел эшлим, башта 6 ел Түбән Камада эшләдем, монда 1,5 ел. Алдагы елларда да дәгъва кылганым бар, бу җиңүгә озак килдем. Университеттан шушы укытучы һөнәренә мәхәббәт ачылды. Шул вакытта укытучы буласы килгәнемне аңладым. Минем иң беренче остазым – әнием, ул математика укытучысы", – дип белдерде Алмаз Хәмидуллин. "Очрашу шәп узды. Россия Президенты Владимир Путинны якыннан күрүемә, аралашуыма бик шатмын", – дип Президент белән очрашудан хис-кичерешләре белән уртаклашты Алмаз. "Сочида бик авыр булды. Конкурс 8 этаптан торды. Һәр этаптан соң, монысын узгач, җиңелрәк булачак, дип уйладым. Һәр этапны узгач, үземне шулай тынычландырдым. Бу укытучылар өчен зур тәҗрибә. Башкаларга да, һичшиксез, катнашырга тәкъдим итәм. 85 укытучы арасыннан бишлеккә эләгү бик авыр, анда эләгү өчен эссе әзерләргә, дәрес күрсәтергә кирәк иде. Миңа бишлеккә керергә булышкан иң зур ярдәм – минем төркемем, мондый чараларга үзең генә әзерләнеп булмый ",- ди Алмаз Хәмидуллин.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев