Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Укытучы эше кәгазьгә карап бәяләнә

“Мәгариф” журналы редакциясе уздырган “Авыл укытучысы-2016” конкурсында  “Мастер-класс”лар буенча икенче урынны яулаган Арча районы Яңа Кырлай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Миләүшә Зарипова "Татар-информ" агентылыгына биргән интервьюсында бүгенге укытучының мал-туар тотарга мәҗбүр булуы, документация эшенең күбәюе, авылга арзанлы йорт эзләп килгән кешеләрнең авыл менталитетын үзгәртүе һәм татар теле дәреслекләренә карата фикерләре турында сөйләде.

“Авыл укытучысы мал-туар тотарга мәҗбүр”

- Миләүшә Рафисовна, хәзер авыл укытучысы ничек яши? Аның нинди көндәлек проблемалары, нинди шатлыклы вакыйгалары, нинди борчулары бар?

- Авыл укытучысы хәзер дә элекке традицияләрне саклап яши диярлек. Авылда тел дә, гореф-гадәтләр дә күбрәк сакланып кала. Ләкин авыл укытучысының яшәешендә берникадәр үзгәрешләр бар.

Без укыган чорларда авыл укытучысы үз тормышына, үз хуҗалыгына бик үк бирелмәгән иде, ә хәзер киресенчә, авыл укытучысы зур хуҗалык та алып барырга, мал-туар тотарга мәҗбүр. Шуның өстенә бакчада яшелчә үстерергә тиеш. Әле бит укытучының бакчасы ялт итеп торырга, башкаларга үрнәк булырга тиеш. Авыл укытучысы үзе дә, киеме дә, үз-үзен тотышы да, гаиләсе дә башкаларга үрнәк булып торырга тиеш.

 Укытучының статусы берникадәр үзгәрде дисәк тә була. Ата-аналарның укытучыларга карашлары төрлечә бит инде. Дөрес, укытучыларны бик хөрмәт иткән гаиләләр бар. Аларның балалары да нәкъ шундый.

“Авылда авыр гаиләләр арта”

Авыл җирлегендә авыр гаиләләр артып бара. Без укыган чорда авыл мәктәбенә 1-2 авыр гаиләдән бала була торган иде. Ул вакытта балалар саны да күп иде. Хәзер инде мәктәптә балалар саны да азрак, ләкин һәр класста диярлек 2-3 авыр гаиләдән бала бар. Менә шушы авыр гаиләләрдән килгән балалар белән эшләү өчен чын психолог та булырга тиеш әле укытучы. Аларны көйләп, җайлап имтиханнарга әзерлисе бар. Аларны бит мәктәптән аттестат белән чыгарып җибәрү дә укытучы өстендә. Эшләребез бик күп.

“Әниләр дә начар гадәтләр белән мавыгалар”

- Авыр гаиләләр ни сәбәпле арта?

- Авыр гаиләләр синсәненче-туксанынчы елларда авылда эшсезлек арту белән килеп чыктылар. Чөнки без укыткан, мин укыткан укучылар, аларның яхшырак укыганнары институтларга китеп барды. Алар аннан кире кайтмадылар, чөнки авылда эш булмады. Авылда калган, начар гадәтләр белән мавыккан кешеләр өстенә арзан гына бәядән йорт сатып алып кайтып урнашучылар да өстәлә. Без аларның балаларын тиешле дәрәҗәдә укытырга, аларга белем бирергә тиеш.

- Бу авылның менталитетын үзгәрттеме?

- Авылның менталитеты әкренләп үзгәрә, ләкин мин бөтенесен дә бер калыпка салырга теләмим. Авылда бик тырыш, бик булган, үзләренең балаларын бик акыллы, бик белемле итәргә теләгән гаиләләр күп. Ләкин барыбер авыр гаиләләр дә арта бара шул. Бүген андыйларның күпчелеге хатын-кызларның да начар гадәтләр белән мавыга башлавыннан килә. Ир-атлар элек тә начар гадәтләр белән мавыгалар иде, ләкин хатын-кыз гаиләне тартып барды. Ул очракта бала кимсенеп яшәмәде, ә хәзер киресенчә, әниләр дә начар гадәтләр белән мавыгалар. Бу очракта бала авыр укучы булмый калмый.

“Хуҗалык алып бару эшкә йогынты ясый”

- Авыл укытучылары да хуҗалык алып барырга мәҗбүр дидегез. Анысы нәрсә белән бәйле?

- Балаларны укытырга, аларны яңа тормышка чыгарып җибәрергә кирәк, шулай бит? Һәрбер нәрсәгә акча кирәк бит. Үзебезнең хуҗалыкта җитештергән продукция белән тукланабыз һәм аны сатабыз да.

- Бу нәрсәгә китерә?

- Бу укытучы эшчәнлегенә бераз йогынты ясамый калмый. Дөрес, без андый зур хуҗалык тотмыйбыз. Күп мал-туар асрамыйбыз. Мәсәлән, мин сәгать өчтә мәктәптән кайтам икән, сәгать биштә-алтыда мин тагын мәктәп эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлыйм, чөнки шул вакытта мин компьютер каршына утырмыйм икән, мин бернәрсәгә дә өлгерә алмыйм. Терлекне бездә минем ирем һәм әтекием карый.

“Кәгазь эше бик күп”

- Документация эшен сез хәзер ничек бәялисез? Элек ничек иде, хәзер нәрсә үзгәрде?

- Кәгазь эше бик күп инде. Менә мин әйткәнчә, районда ничә мәктәп белән эшли торган оешма бар - мәсәлән, военкомат, мәрхәмәтлек үзәге - аларның бөтенесе дә класс җитәкчесе белән эшли диярлек. Аларга бик күп электрон исемлекләр кирәк була. Класс җитәкчесе шуларның барысын да эшли.

Элек компьютер юк иде. Шуңа күрә моның кадәр документация эше дә күп түгел иде.

- Компьтерны кәгазь эшен бетерү өчен керттеләр бит.

- Кәгазь эше бетмәде. Киресенчә, артты. Мәсәлән, ул кәгазьләрне тутырганчы, дәресемә күбрәк әзеләнергә вакытым калса, минем дәресем уңышлырак чыгар иде. Яки минем балалар белән эшләргә күбрәк вакытым калса, балалар тәрбиялерәк, тырышрак булырлар иде. Шуңа күрә бу балалар белән эшләүгә суга.

“Укытучы эше кәгазьгә карап бәяләнә”

- Укытучы эшен хәзер нәрсәгә карап бәялиләр?

- Менә хәзер укытучы эше күбрәк кәгазьгә карап һәм бердәм дәүләт имтиханнарын ничек бирүләренә карап бәяләнә.

- Сезнеңчә укытучының хезмәте ничек бәяләнергә тиеш?

- Укытучының хезмәте аның ничек укытуына, балаларының тәрбиялелегенә карап бәяләнергә тиеш.

Укытучы хезмәтенең билгеле бер бәяләү системасын эшләп булмый, чөнки бала төрлечә ярала. Бертөрле балалар бик сәләтле булалар. Ә бертөрлеләрендә сәләт булса да, аны ачып бетерү мөмкин булмый яки аның үзләштерү дәрәҗәсе бик авыр була. Яки аның өендә тыныч булмаска мөмкин. Ул бала дәрестә бүген өйдә ничек булыр икән дип яисә ашау турында уйлап утырарга мөмкин бит инде.

Шуңа күрә укытучының эшен төгәл генә бәяләп бетереп булмый. Ә хәзер безне конкурсларда катнашу, балаларның конкурсларда катнашуы буенча һәм Бердәм дәүләт имтиханнарында ничә балл җыюлары буенча бәялиләр.

Баланың үзләштерү дәрәҗәсе төрле бит. Укытучыларның эшчәнлеген бердәм дәүләт имтиханына карап кына бәяләү дөрес түгелдер, минемчә.

“БДИ башка фәннәрне кысрыклый”

- Бердәм дәүләт имтиханнары белем бирү ситемасына нинди йогынты ясады?

- Алар башка фәннәрне берникадәр кысрыклыйлар. Менә безнең яңа килгән Мәгариф министры да шул турында әйтә. Башка фәннәр күләгәдәрәк кала шикелле, чөнки бала унынчы класска аяк басып килә икән, ул унынчы класс буе да, унберенче класс буе да шушы имтихан турында гына уйлый. Шушы имтихан өстендә генә эшли. Башка фәннәрдән ул теләр теләмәс кенә әзерләнә. Аңа институтка кергәндә дә төп бердәм дәүләт имтиханының баллы кирәк.

- Татар теленнән Бердәм Дәүләт имтиханы юк бит, бу телне өйрәнүгә ничек йогынты ясый?

- Бердәм республика имтиханы бар. Аны бик аз балалар гына сайлый. Минем укыту дәверемдә Бердәм республика имтиханын ике бала гына сайлады. Ул вакытта КГПУ да бар иде әле. Берсе шунда керде, икенчесе Казан дәүләт университетын тәмамлады. Икесе дә уңышлы гына эшләп йөриләр. Аннан соң татар теленнән имтихан сайлаганнары юк.

Хәзер тугызынчы класста сайлау имтиханы итеп татар теле һәм татар әдәбиятыннан имтихан сайларга мөмкин. Узган ел минем 6 балам тугызынчы класста сайлау имтиханын уңышлы бирделәр, ләкин аның да билге кую системасын уйлап бетерәсе бар.

Мәсәлән, бала югары балл җыйган булырга мөмкин, ләкин хаталы булу сәбәпле, аның билгеләре төшкән биштән дүрткә, дүрттән өчкә төшәргә мөмкин. Минекеләр 4 кә бирделәр.

“Кечкенә балаларның да русча сөйләшүен ишетергә туры килә”

- Хәзер БДИ рус телле булу сәбәпле, татар теленә игътибар кимеде, шул сәбәпле, ата-аналар рус телендә укытуга күчәргә мәҗбүр дигән фикер бар.

- Әйе, күчәргә тырышалар. Ләкин мин бары татар телен белгән бала гына рус телен дә, инглиз телен дә белә дип өйрәтәм, чөнки татар телле бала татарча уйлый. Шуңа күрә башта татар телен өйрәнегез, аннан соң башка телләрне рәхәтләнеп өйрәнәсез дип өйрәтәм.

- Хәзер бит авылларда да балаларның русча сөйләшкәнен ишетергә туры килә.

- Әйе. Кечкенә балаларның да русча сөйләшүен ишетергә туры килә. Татарча сөйләшегез дип кисәтү ясап китәм инде. Әти-әниләргә дә өйдә татарча сөйләшергә тырышыгыз дим. Шәһәрдәге туганнарыбызның кайберсенең балалары бишкә генә укый, ә татар теленнән өчле. Өйдә татарча сөйләшмисез дип мин аларны да ачуланам.

“Татарча мультфильмнар аз”

- Нигә авылда да рус теленә күчәләр икән?

- Бу һич кенә дә тел өйрәнү камиллегенә бәйле түгел. Безнең балаларыбыз көн-төн телевизор карый, телефонда уеннар уйный. Ә телевизорда балаларны җәлеп итә торган тапшыруларның барысы да русча. Татарча мультфильмнар бар. Алар аны бер карады да бетте. Аннан соң алар кабат-кабат әйләндереп, бер мультфильмны карамый бит инде. Ә русчалары күп, тәрҗемә ителгән чит ил фильмнары да бик күп. Аларны яттан беләләр. Шунлыктан рус теленә авыл баласы да бик тиз ияреп китә.

“Татар телен куллану буенча уңай үзгәрешләр бар”

- Татар мөһитен тудыру өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?

- Эшне әти-әниләрдән башларга кирәк. Ата-аналар балаларын русча түгел, ана телендә сөйләшегез дип өйрәтсәләр, бала һичшиксез ана телендә сөйләшәчәк. Чит илдә дә татарлар бар бит. Чит илдә гаиләдә татарча сөйләшәләр. Чит илдә бөтенләй татар мөһите юк.

Ләкин бездә дә татар теленә караш икенче төрле дип уйлыйм. Без укыган чорда Казан урамында трамвай, троллейбусларда вата-җимерә русча сөйләшергә тырыша идек, чөнки татарча сөйләшсәң сиңа ямьсез итеп карыйлар иде. Ә хәзер син кайсы телдә генә сөйләшсәң дә, алай ямьсез итеп караучы юк һәм хәзер мин кеп-кечкенә балаларның ла шәһәрдә татарча сөйләшкәнен ишетәм. Димәк, уңай якка үзгәрешләр бар ул.

Без тел бетә дип уйлыйбыз да, бетмәс. Татар халкы бик тырыш, бик уңган халык. Ул бервакытта да үз телен югалтмас.

“Матбугатның артык татарчалашуы сизелә”

- Сезнең татар телен матбугат чараларында куллануда нәрсә ошамый?

- Бигрәк тә безнең хөкүмәтнеке булмаган матбугат чараларында артык “татарчалашып” китү сизелә. Алар телминнарны бөтенләй татарчалашытырып, гарәп-фарсы алынмалары белән шөгыльләнәләр. Бу гади халыкка аңлаешлы түгел.

Матбугат чараларында, радио, телевидение ташыруларында телнең чисталыгына игътибар итәргә кирәк. Эшкә алган вакытта ук телнең чисталыгына игътибарны арттырырга кирәк. Хәзер кара-каршы сөйләшеп утырган радио-тапшырулар эшләп тора. Анда җөмләләр дөрес түгел. Бу башка кешеләрдә болай сөйләшсәң дә ярый икән дигән фикер тудырырга мөмкин.

“Күнегүләр шигырьләр белән бирелә”

- Татар теле дәреслекләре кешене сөйләшергә өйрәтмиләр, аларда башлыча кагыйдәләр, кулланылган мисаллар шигырьләрдән гыйбарәт һәм бу балаларның телдән гайрәтләрен чигерә дигән дәгъваларны еш ишетергә мөмкин. Сез бу фикер белән килешәсезме?

- Күнегүләрдә шигырьләр очрый. Гадәттә, мисалларны әдәби әсәрләрдән алып бирәләр. Гадәти җөмләләр белән төзеп бирсәләр, ул балаларга да аңлаешлы була, сөйләмне дә матурларга ярдәм итә.

Без 5-6 ел инде яңа әдәбият дәреслекләре белән эшлибез. Быел да 9 сыйныфка яңа әдәбият дәреслекләре кайтты. Әдәби әсәрләр бик матур, ләкин һәрберсенә дә әле методик ярдәмлекләр, электрон әсбаблар чыгып җитмәгән. Татар теле укытучыларына башка фән укытучылары кебек үк ярдәмлекләр җитеп бетми әле. Алар булса, эшләү тагын да җиңелрәк булыр иде.

Дөрес, әдәби әсәрләр бик күп. Укучыларга укыр өчен китаплар бик күп. Шулай ук татар теле кабинетларында укытыр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Тагын да эшләргә мөмкин.

“Бүгенге язучыларның әдәби әсәрләре белән килешеп бетеп булмый”

- Әдәбият дәреслекләрендәге әсәрләр дөрес сайланылганмы?

- Бөтенесе дә канәгатьләндереп бетермәскә мөмкин. Бүгенге көн язучыларының әдәби әсәрләренең кайсыберләре белән килешеп бетмәскә дә мөмкин, чөнки язучының әйтергә теләгән фикерен белеп булмый. Нәрсә әйтергә тели ул?

- Шундый әсәрләрне мисал итеп китерә аласызмы?

- Язучыларны үпкәләтәсе килми. Шулай да. Мәсәлән, дәреслектә бер драматургның әсәре бар. Без бу әсәрне укытып, ул матурлык тәрбияли дибез инде. Анда художник, аның хатыны бар. Художник артыннан чабып йөргән кыз, аның шул художник артыннан чабып йөргән апасы бар. Менә шуны без ничек итеп аңлатырга тиеш? Белмим. Бу бүгенге заманга туры килә, аны хәзерге заман балалары аңлый да, ләкин аны барыбер матур итеп аңлата белергә кирәк. Бүгенге заманның тискәре күренешләрен матур итеп әйтә дә белергә кирәк.

- Бәлки, безгә чынбарлыкны ничек бар шулай тасвирларгадыр?

- Укучыларга без чынбарлыкны ничек бар шулай тасвирласак, безнең дөнья бөтеләй дә кирегә китәчәк. Шуңа күрә бик чынбарлыкны түгел, ә менә киресенчә, яхшылыкны, матурлыкны, изгелекне тасвирлаган әсәрләр кирәк.

Чынбарлык авыр инде хәзер. Бик күп ямьсез күренешләр бар тормышта. Без аларны киресенчә күрсәтмик. Киресенчә, матурлыкны күрсәтик. Балалар матурлыкка, изгелеккә омтылсын. Начар геройлар да укучыны тәрбияләргә мөмкин. Шулай да яхшы геройлар укучыны күбрәк тәрбияли. Авторның әйтергә телгән фикере әйбәт булсын.

“Татар телен мәктәптән тыш үстерү җитми”

- Татар телен саклап калу өчен нәрсәләр җитми?

- Безнең мәктәптә татар теле дәресләре әйбәт укытыла. Рус балаларына да татар телен өйрәтәбез. Рус мәктәбендәге татар телле балаларга да аерым программа, татар мәктәбендәге татар балаларына да аерым. Өч төрле программабыз бар.

Безнең югарырак масштабта, татар телен мәктәптән тыш үстерү җитмидер. Хөкүмәт кешеләренең татар телен белүләрен таләп итү кирәктер. Татарстан Республикасы булгач, җыелышлар да, бөтен конференцияләр дә татар телендә булса, татар теле тагын да киңәя, тагын да үсә. Татар телен куллануга ихтыяҗ үссә, тел дә үсә.

“Ир укытучылар элек тә аз иде”

- Ни өчен мәктәпләрдә ир укытучылар азайды?

- Ир укытучылар без укыган вакытта да аз иде инде. Минемчә, педагогия уку йортын бетергән кешеләр, турыдан туры уку йортына килми, авылга кайтмый, мәктәпкә килми. Бу хезмәт хакы белән дә бәйле. Бүгенге хезмәт хакы гына ир кешенең гаиләсен алып бару өчен азрактыр.

“Оптимизация” – кеше авылдан эш булмаганга китә

- Оптимизациягә карашыгыз нинди?

- Бер яктан бу яхшы, чөнки балалар бер-берсе белән аралашалар. База мәктәпләре яхшырак җиһазландырылган, аларда укыту мөмкинлекләре күбрәк.

Тискәре ягы - балаларның автобуста утырып йөрүләре. Димәк, ул иртүк торып, автобуска утырып, башка мәктәпкә бара һәм берничә сәгать йокыдан айнып җитә алмый. Тискәре ягы аның шул гына - бала юлда йөри.

Төрле көннәр бар. Автобус авылга кайтып туктагач та, ул ничәдер километр авыл эченнән кайтырга тиеш. Бала үз авылында укыса, яхшырактыр дигән фикерем бар минем. Шуның өчен барлык мәктәпләрне дә база дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк.

- Сезнең мәктәптә элек ничә укучы бар иде һәм хәзер күпме?

- Бездә элек 200 ләп укучы булса, хәзер 9 авылдан 130 лап бала укый. Балалар аз авылда. Эш юк дип кеше китә. Аның авылда торганнары да шәһәргә йөреп эшли. Менә әти-әниләре кич белән эштән кайткан баланың әти-әнисе аны карап бетерә, дәресен әзерләшә алмый.

“Педагогия уку йортларына БДИ дан курка торган балалар китә”

- Сезнең киләчәккә өметләрегез нинди?

- Авыл кешесенә, авыл хуҗалыгына карата хөкүмәтебез уңай якка борылыр да, авылларда яшьләр артыр, балалар артыр дигән өмет белән янам инде мин үзе.

- Укытучы профессиясе сайларга теләгән укучыларга сез нәрсә дияр идегез?

- Бер авырлыктан да куркып калмый, бөтен фәнне белә торган укучы булырга тиеш ул. Ничә ел педагогия уку йортларына тугызынчы класстан БДИ бирә алмый, аннан курка торган балалар китә. Ә укытучы бөтен фәнне дә яхшы белгән, балаларны ярата торган кеше булырга тиеш. Балаларны яраткан кеше укытучы булсын иде.

“Укытучы профессиясе киләчәктә арбуен кайтарачак”

- Укытучы профессиясенең нинди яхшы якларын һәм авырлыкларын балаларга җиткерер идегез?

- Укытучы профессиясе һәрвакытта да абруйлы профессия булган һәм ул киләчәктә үз югарылыгына менәчәк әле. Ләкин авырлыклары да бар. Элек тә авылда укытучыларга бик күптөрле эш йөкләгәннәр. Хәзер аның кадәр эш йөкләмәсәләр дә, мәктәп эше, кәгазь эше күп. Укучы алардан куркып калмаска тиеш.

Укытучының эше сәгатьләр белән үлчәнми. Аңа 18 сәгать кенә биргәннәр икән, ул шуның кадәр эшли дә, өенә кайтып , ял итеп, телевизор каршында утырмый. Ул көне буе диярлек шул укытучы эше белән шөгыльләнә. Шулай булмый икән, бернәрсәгә дә өлгереп булмый.

“Укытучылар арасында конкурслар мәктәп системасын берникадәр какшата”

Минем тагын бер борчыган мәсьәлә бар әле. Укучылар, укытучылар арасында бик күптөрле конкурслар үткәрелә. Мин шул конкурсның җиңүчесе буларак килгән булсам да, аларның артык күп булуын әйтәм. Кирәкми аның хәтле. Бу мәктәп системасын да берникадәр какшата. Белем бирү системасына йогынтысы ясый.

Укытучылар эшен конкурслар белән бәяләтмәс идем мин. Ә бездә аның белән бәяләү көчле. Ел саен укытучылар “Ел укытучысы”, “Класс җитәкчесе” конкурсларында катнашалар. Бу балаларга бирелергә тиешле күп вакытны ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев