Татар матбугаты
"Укытучы булу җиңел түгел"
– Укытучы булу җиңел түгел. Тәүлек буена укытучы булып калырга туры килә. Балаларның янып торган күзләрендәге очкынны ничек сүндермәскә? Әлеге уй бервакытта да башымнан чыкмый, – ди Саба районының Килдебәк мәктәбендә белем бирүче Нияз Әскәров. Ул ана теле укытучысы да бит әле! Димәк, бурычлары тагын да күбрәк. Күпләр аның йортына төрле авырулардан дәва эзләп тә килә.
Мәктәп – бер нәрсә, авыруларга дәва бирү – икенче. Тик соңгысы берничек тә укытучылык эшенә комачаулык итми. Гомумән, бу хакта сөйләшергә бик яратмый ул. Баласына күз тигәннәр дә, тәненә сихәт таба алмаган олылар да шакый аның ишеген. Авырткан җирне кулы белән тоя икән. Бу сәләт аңа Файзә әбисеннән күчкән. Кешеләрдән акча да алырга яратмый. Аларга күпмедер сихәт бирә алса, шуңа да риза. Ә укытучы – аның төп эше. Монда инде барлык укучыга да төпле белем бирергә кирәк. Югары сыйныфларда белем биргәч, имтиханнарга әзерлисе бар. Иншасын да яздыртасы, китабын да укытасы, тестын да эшләтәсе. Алар яхшы укысын өчен исә чын дуска әйләнмичә ярамый.
– Бала белән бала булып калырга тырышам. Үзеңне өстен куймыйча сөйләшсәң, алар тулысынча ачылып бетә. Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Аларга аеруча якын килергә омтылам, – ди ул.
Егерме сигез ел балалар белән эшләгән педагог өчен моның бер авырлыгы да юк. Башта Юлбат мәктәбендә тарих, татар телен укыткан. Аннан Туктар башлангыч мәктәбендә егерме ел мөдир булып эшләгән. 2015 елда мәктәп ябылгач, Килдебәк авылында укыта башлый. “Авыл халкы мәктәп бетүне авыр кичерде, әмма шул ук вакытта минем өчен җаваплылык кимеде. Олы өйгә ни кирәк, кечесенә дә шул кирәк бит. Вак-төяк эшләр күп иде. Анда бөтен мәктәп өчен җавап бирергә кирәк. Шул ук вакытта дәресләр дә бирә идем.
Сабыйларны кулыннан тотып, язарга өйрәтәсең. Авылда бакча юк, шуңа күрә барысын да ак биттән башлый идек. Балалар өчен зур мәктәптә уку яхшырак дип уйлыйм. Бер-берсе белән ярышып укый башладылар. Ике авыл арасы берничә чакрым гына булса да, автобус йөртә”, – ди ул. Килдебәк мәктәбендә баштарак әйләнә-тирә дөнья фәненнән укытса, хәзер татар теле һәм әдәбиятын алып бара. Курсларда укып, белемен күтәргән. Балаларны яратсаң, теләсә кайсы фәнне укытырга була дип саный. Хатыны Әлфия дә башлангыч сыйныф укытучысы икән. Гомер буена бергә эшләгәннәр.
“Заманында ир укытучылар, гаиләне туендыра алмыйбыз, дип мәктәптән киткәндә дә эшне алыштыру турында уйламадым. Авылда башка эш тә юк. Бер-беребезне тулыландырып торабыз. Төнге берләргә кадәр эш планнары язып утырган чаклар була, – ди Нияз әфәнде. – “2ле”ләр куярга яратмыйм. Аның дәрәҗәсе бетте хәзер. Кайберсенә рәттән бишне тезсәң дә, исе китмәячәк. Дөрес, аны куймыйча да булмый. Беренчесендә төзәтәм, икенчесендә юк, дип кисәтәм. Өй эшләрен башкарып килергә тырышалар. Начар билгене әти-әниләренә күрсәтәсе килми”, – ди.
Билгеле, туган тел укытучысы белән китапка мәхәббәт, рухи матурлык, тел проблемалары турында да сөйләшәсең. ”Югары сыйныф укучыларына бик күп әсәрләр укырга туры килә. Кечкенәдән укып өйрәнсәләр, бик яхшы. Тик компьютер үзенекен итә. Китап ачып утырган баланы күрсәң, шаккатасың. Әдәбият укырга яраткан укучы белән аралашуы да рәхәт. Быелгы унынчы сыйныф укучылары аерылып тора. Әлегә проблема сизелми”, – ди ул. Үзе исә китапханәгә барып укыган. Гомер буена китапханәче булып эшләгән мәрхүмә әнисе Шәмсеруй янында үткән аның көннәре. Кайчак китапханәне үзе ача торган булган. Әдәби әсәрләргә мәхәббәт тә, ана теле укытучысы булу хисе дә шул елларда бөреләнгән. Көтүгә чыкканда хәтта үзе белән китап, журналлар алган. Ә сахрада китап укуның тәме бөтенләй икенче!
– Соңгы вакытта татар авылларындагы сабыйларның русча сөйләшүенә ничек карыйсыз? Сезгә дә көннәрдән беркөнне рус телле балаларны укытырга туры килмәсме соң? – дип сорыйм Нияз әфәндедән.
– Авылга бер рус телле бала кайтса, бер айдан рәхәтләнеп татарча сөйләшер инде дип көтәсең. Тик авылдагы сабыйлар, киресенчә, шул шәһәр баласына иярә. Телевизорның да йогынтысы зур. Татар мультфильмнары, кинолары күп булсын иде. Руслашуга барып җитәрбез дип уйламыйм. Әти-әниең – татар, туган телендә аралаша икән, татарчаны онытмыйсың. Ә Татарстанда яшәп, татар телен ирекле укытырга күчәргә кирәк, дигән әти-әниләрне бөтенләй аңлый алмыйм. Нинди милләт вәкиле булуга карамастан, республикадагы дәүләт телен өйрәнергә тиеш дип саныйм. Өстәмә дәресләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Инглиз телен өстәмә итеп укытмыйлар бит, – дип җавап бирә мөгаллим.
Шөкер, туган телгә, әдәбиятка гашыйк балалар күп әле. Әнә ишекне 7 нче сыйныф укучысы Диана Ухваркина ача. “Абый, дәресләрдән соң олимпиадага әзерләнергә керим әле. Грамоталарны да күрсәтермен, яме”, – ди. Әлбәттә, теләге булганнарга юк дип әйтеп буламы соң? “Ярый, керерсең!” – ди укытучы абыйсы. Менә шуларның уңышларына сөенеп яши педагог. Иртә язда су коенган, яңгыр яуганын күзәтергә, табигатьтә йөрергә яраткан укытучыда энергия дә җитәрлек әле. Ә балаларның туган тел дәресләренә теләк белән керүе бу көчне тагын да арттыра.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев