"Укырга кердең икән, шул профессиянең бөтен нечкәлекләренә төшен, эшләгәндә җиде кат тиреңне түк" - Г.Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов
“Элегрәк, нинди рольне уйнарга хыялланасың, дип сорасалар, Гамлетны, дип җавап бирә идем. Хәзер эпизодик рольләрне дә Гамлетны уйнаган кебек башкарам”. Г.Камал исемендәге академия театры артисты Алмаз Сабирҗановның асылы – менә шушы җөмләләрдә. Сәхнәгә чыгып басуы белән спектакльгә җан кертә ул.Ничекме? Сиздерми генә башка персонажларга ачылырга ярдәм итүе белән. Илгиз Зәйнинең “Көтәм сине” спектаклендәге Арсланны, “Мулла”дагы Эльбрусны, “Дон Жуан”дагы Пьероны, “Диләфрүз-remake”тагы Амурны, “Мәхәббәт FM”дагы Венерны искә төшерегез әле. Алмазның самимилеге, ихласлыгы геройларның портретын тагын да баетты. Бүген без аның белән актерлык эшенең тамашачы күрмәгән яклары турында да сөйләштек. – Алмаз, Башкортстандагы “Нур” театрыннан Татарстанның академия театрына “сикереш” ничек булды?
– Ун ел элек бүлмәдә роль ятлап йөрим. Телефон шалтырады. Укытучым Фәрит Бикчәнтәев хәлемне сораша. Каушап калдым хәтта. Казан тиклем Казаннан академия театрының баш режиссеры шалтыратсын әле. Соңыннан, ярар, Алмаз, татар башың белән әллә кайларда каңгырап йөрмә, Казанга кайт, ди. Башның болай да әйләнгән чагы. Кесәдә хәрби комиссариаттан килгән повестка...
– Кечкенәдән артист булырга хыялланган идеңме?
– Мөгаен, укып бетергәч кая укырга керергә икәнлеген белмәгән бердәнбер кеше мин булганмындыр. Юкса яхшы укыдым, татар, рус телләре буенча олимпиадаларга йөрдем, матур итеп рәсемнәр ясый идем. Иң оялганым җырлау, сәхнәгә чыгу булды. Тарих укытучысы Венера апа, син генә булдырасың, дип юмалап, барыбер бәйрәмнәрдә сәхнәгә чыгара иде. Бу юлы гына тыңлыйм, дип сәхнәгә чыгам, ахырдан, бу юлы да үтте, дип җиңел сулап куя идем. Сәхнәдә рәхәт, әмма җаваплылык хисе тынычлыкны ала. Менә шундый көннәрнең берсендә газетадагы бер игъланга күзем төште. Анда бер кыз актриса буласы килгәннәр өчен нинди уку йортлары бар дип сораган. Аңа театр училищесы, Мәдәният һәм сәнгать академиясе (ул вакытта әлеге уку йорты шулай атала иде) барлыгы турында аңлатып җавап язганнар. Әти-әни белән киңәшләштек тә академиягә хат яздык. Чакыру хаты озак көттермәде. Имтиханнар бирү әллә ни авыр булмады. Сүз уңаеннан, элек актер булырга теләүчеләр күбрәк иде. Хәзер ничектер азайды ул.
– Ни өчен дип уйлыйсың?
– Замана белән ихтыяҗлар да үзгәрде. Яшьләргә хәзер керемле, акчалы эш, йорт, машина кирәк.
– Ә актерның хезмәт хакына гына йорт салып булмый.
– Салып була. Ләкин бу эшне барлык артист та булдыра алмый. Һәрхәлдә, театрдагы хезмәт хакы гына җитми. Хәер, бу һөнәрне сайлаганда ук боларны чамалый идек инде. Әле алырлармы дигән шик тә зурдан иде. Чистай ягы малаеның сөйләме, аңлыйсыздыр, сәхнә теленнән, ай-һай, аерыла иде. Әзерлек курсларын алып баручы Наил абый Дунаев, бик каты бәрелмәсә дә, сәхнәдә әдәби телдә сөйләшергә кирәклеген яхшы аңлатты. Ә “Нур” театрына дип җыйган махсус курска килеп эләгүем болай булды. Аудиториягә кафедра җитәкчесе килеп керде дә, артист булырга теләүчеләр үзләрен махсус курс имтиханнарында сынап карый ала, дип игълан ясады. Ул курска Татарстаннан дүрт кеше эләктек: Чистайдан мин, Кайбычтан Гөлчәчәк Гайфетдинова, Әгерҗедән Рәмис Хаҗиев, Кукмарадан Дамир Сәмерханов. Безне Фәрит Бикчәнтәев укытты. “Нур” театрына Фәрит абыйның Илгиз Зәйни пьесасы буенча куйган спектакле белән шаулап килеп кердек. Безнең килүне анда зур вакыйга буларак кабул иттеләр. Анда мин 11 ай эшләдем. Аннары телефон шалтырады.
– Ә теге повестканы нишләттең?
– Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, диләр. Алдан академия театрына барып сөйләшәм дә, аннары Ватанга хезмәткә, дип уйлаган идем инде. Фәрит абый директор Шамил Закиров бүлмәсенә алып керде. Эшкә урнашырга тәкъдим булды. Мин исә кесәдә повестка ятканлыгын әйттем. Синең җиде кат тирең сәхнәдә чыгар, туган, диде Шамил абый. Һәм борчылмаска кушып, армия мәсьәләсен үз өстенә алды. Шулай чигерә торгач, миңа 27 яшь тулды, хезмәт итү яшеннән чыктым. Ә мин шушы чакыру һәм эшкә кабул итүләре өчен бу ике кешегә гомер буе рәхмәтле. Язмышымны бер сөйләшүдә борды да куйды алар.
– Остазыңны тыйнаклыгың белән җәлеп иткәнсеңдер, мөгаен.
– Миңа калса, бар да бик гади: укырга кердең икән, шул профессиянең бөтен нечкәлекләренә төшен, эшләгәндә җиде кат тиреңне түк. Син бит шул юлны сайладың, димәк, авырмы, җиңелме, рәхәт мизгелләрен дә, авырлыгын да кабул ит. Беренче курста Фәрит абый, сез кая килгәнегезне белеп килдегезме дигәч, бик җиңел генә башны каккан идек тә, баксаң, театр бик үк гади урын түгел икән. Монда тырышлык кирәк, тырышлыктан бигрәк бирелгәнлек кирәк. Әйтик, менә роль бирелә, ди. Аны алдан баш эшкәртә башлый, аннары ул йөрәккә үтә, аннан күңелгә төшеп утыра. Акыл белән йөрәк, күңел уртаклыкны тапкач кына персонаж туа.
– Күңелгә керү дигәннән, соңгы премьера – Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган “Җилкәнсезләр” спектаклендәге Зәйнетдин персонажын ничек таптың?
– НЭП чорында баеп киткән Зәйнетдин минем өчен хәзерге заман байларын, түрәләрен берләштергән символ булды. Аны режиссер да шулай күрде. Хәзерге заманны яулап алган кеше ул, диде. Эзләнү вакытында шул чор әдәбиятын актарасың, психологик моментларга төшенергә тырышасың. Нәтиҗәдә аның наданлыгы белән укымышлы байлардан отышлырак хәлдә калганына төшенәсең. Укымышлылар утырып сөйләшкән арада ул спирт сата, башка җайлы якларны эзли. Зәйнетдин замана белән бергә хәрәкәт итә. Эзләнүнең иң төп өлеше сәхнәдә, репетиция вакытында бара. Персонажны репетиция вакытында балчыктан әвәләп ясагандай итәсең аны. Бүген бераз чалымы шәйләнә башлый. Кайтканда иртәгә өстисе детальләре ачыклана, уйлана торгач, йокы кача. Иҗат итүдә режиссер актерга юнәлеш бирә, юлын билгели. Ул юлны ничек үтәсе – анысы артистның үзеннән тора.
– Актерга үз режиссеры булу хәерлерәк, димәк?
– Артист төрле режиссерда эшләп карарга тиеш. Чөнки аңа хәрәкәт кирәк. Ә бер режиссер белән генә эшләп моңа ирешеп булмый. Үз режиссерың синең холкыңны, көчеңне, сәләтеңне белә. Нинди рольләрдә әйбәт уйнаячагыңны чамалый. Ә читтән килгән режиссер синең турыда берни белми һәм бөтенләй башка төрле бирем бирә. Ул да, син дә аптырашта каласың. Шунысы кызык та аның. Эчке пластика чыгу юлын эзләп хәрәкәткә килә, үзең дә белмәгән якларың ачыла башлый. Шул чакта башта булдыра алмам кебек тоелган биремне дә уңышлы гына башкарып чыгарга мөмкин.
– Рольләреңә күз салсак, күбесе – тискәре персонажлар икән бит. “Әрем исе”ндә Равил, “Мулла”да Эльбрус – болар хол¬кыңа туры килеп бетми кебек.
– Усал кешене уйнарга җиңелрәк, диләр. Бәлки шулайдыр да. Ләкин усаллык бер генә линия ул. Турыдан уйнасаң, чыннан да, җиңел. Ә инде аның холкының башка якларын да ачып, тамашачыны аптыраш хәлендә калдыра алсаң, эшең үзеңә дә кызык, авыр һәм шул ук вакытта рәхәт тоелачак. Үзем дә сизгәнем бар: миңа тискәре рольне күбрәк бирәләр. Бәлки, әйбәт башкарганны күрәләрдер. Фәрит абый рольгә билгеләгәндә беркайчан да ялгышмый. Аның интуициясе көчле.
– Рольләреңнең барысы да күңелеңә якындыр. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта бит. Шулай да, арасында иң канәгать калганың кайсы?
– Миңа аларның һәрберсе якын. Сәхнәдән чыкмыйча диярлек уйнаган рольләр дә бар. “Йөзек кашы”нда Айдар шундый иде. Бер күренешкә генә чыгып кергән рольләр бар. Ләкин аларга да шул хәтле көч түгелә, ул рольләргә дә тир аша киләсең. Яшь вакытта, кемне уйнарга теләр идең, дип сорагач, Гамлетны уйнар идем, дип әйткәнем бар. Ә менә хәзер Гамлет кирәк тә түгел. Һәрбер рольне Гамлетны уйнаган кебек уйнап була бит. Сәхнә ул – җирдән аз гына биегрәк җир. Анда син гади кеше түгел. Шулай да, уйнаган рольләремнән канәгать булганым юк әле. Иҗат кешесе өчен бу табигый. Канәгать калу ул – инде үлү дигән сүздер.
– Чистайны саф татар районы дип әйтеп булмый. Шулай да телне бозмагансың, саф татар телендә сөйләшәсең.
– Мин бит – татар, мишәр татары гына. Татар Ялтаны авылында туып үстем. Авылда әби, әти-әнием яши. Өч буын тәрбиясен алган малай мин. Балачактан бер мизгел: әтигә шактый вакыт абый дип әйткәнмен икән мин. Чөнки өйләнгәч, әтине армиягә алганнар. Мин ул киткәч туганмын. Әти кайтканчы тәпи китеп, телем ачылырга өлгергән. Ул килеп кергәч, әнидән бу нинди абый дип сораганмын. Аннан Реваль әти дип йөртә башлаганмын. Әдәби телгә кайту җиңел булмады. Беренче курста авыр иде. Журнал, китапларны кычкырып укыдым. Хәзер авылга кайткач, туганнарым – бер, мин икенче телдә сөйләшкән кебек булабыз. Җәйге ялда озаграк торгач, баш мие икеләнә башлый.
– Төрле юнәлештә эшләүче театрлар барлыкка килде. Эксперименталь театрлар бар, психологик дигәне. Сиңа шушы театрлардан кайсы якынрак?
– Миңа иң якыны – Камал театры. Ул үзенә психологик театрны да сыйдыра, аңа тәҗрибә дә чит түгел.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев