Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Укучының мәдәни көндәлеге” сайтын актив кулланучы 48 бала "Президент чыршы"сына чакырыла

Быел “Укучының мәдәни көндәлеге” сайтыннан актив кулланучы 48 укучы "Президент чыршысы" бәйрәменә чакыру алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте.   “Укучының мәдәни көндәлеге” - социаль юнәлештәге дәүләт проекты, - диде ул. - Республика мәдәни учреждениеләргә бу проектта акча эшләү бурычы куймады. Безнең бурыч балаларны мәдәнияткә һәм сәнгатькә , иҗатка җәлеп итү; киләчәктә алар төбәкнең культуралы, рухи яктан бай, интеллектуаль, актив гражданнары булсыннар һәм заман таләпләренә югары интеллектуаль дәрәҗәдә җавап бирә алсыннар өчен тырышудан гыйбарәт.

«Татар-информ»

Автор: Оксана Романова

Фото: tatneftarena.com сайтыннан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев