Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Укучыларга каникул вакытында да һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәрбиясе бирү буенча эшчәнлек дәвам итә

Сәләтле балалар мәктәбе базасында әле яңа гына «Мин – Мастер» дип аталган район бәйгесенең икенче этабы узды, дип хәбәр итә “Саба таңнары” газетасы. Конкурста районның барлык мәктәпләренең 7, 8, 10 нчы сыйныф укучылары катнашып, технология дәресләрендә алган белем-осталыкларын күрсәттеләр. Бәйге шарты буенча егетләр агач эшләренә осталыкларын соскыч ясап, кызлар уңган-булганлыкларын алъяпкыч тегеп исбатладылар. Көнкүреш кирәк-ярагы булган соскыч ясауда егетләр хезмәтенә бәя материалның дөрес бөгелеше, үлчәме, техник кагыйдәләр үтәлеше, сыйфаты һәм башка таләпләрне искә алып башкарылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Инсаф Шаманов (Сабабаш төп мәктәбе) эше иң югары бәя алды, Гадел Нәҗипов (Олы Арташ мәктәбе) 2 нче урын, Данияр Мифтахов (Югары Симет мәктәбе) 3 нче урын яуладылар. Алъяпкычлар тегүгә бәя бирүдә оригинальлек, төгәллек, эзлеклелек, катлаулылык һәм башка үзенчәлекләр исәпкә алынды. Әлеге эшнең иң осталары булып Галия Закирҗанова (Сәләтле балалар мәктәбе), Елена Максимова (Шәмәрдән лицее), Эльвира Газиянова (Шекше), Айгөл Мирзаһитова (Сатыш), Алинә Фәйзетдинова (Тимершык) танылдылар. Шулай ук конкурста катнашучы һәр укучының эше төрле номинацияләр буенча бәяләнде, диелә Саба районы газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев