Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Укучылар күңеленә китабың барып җитсә, шагыйрь өчен аннан да зур бәхет юк" - Әлфия Ситдыйкова (ӘҢГӘМӘ)

Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Яктылык суылышы” китабындагы лирик-романтик герой ил һәм чор сулышын тоеп, үз туган халкы өчен яшьнәп яши. Бу хакта китапның авторы – шагыйрә Әлфия Ситдыйкова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде. Китапның тиражы – 2000 данә. Әлеге китапка шагыйрәнең төрле елларда иҗат иткән лирик-фәлсәфи әсәрләре: шигырьләре, поэмалары һәм тәкълитләре тупланган. Аны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин. - Шагыйрь кешегә китап чыгару нәрсә бирә: танылумы, әллә шигырьләрен танытумы? - Шуны гына әйтәсем килә: укучылар күңеленә китабың барып җитсә, шагыйрь өчен аннан да зур бәхет юк. - Бүгенге интернет заманында гадәти китап чыгару нәрсә бирә? - Мин интернет битләрендә дә шигырьләремне куям. Әмма бүгенге көндә китап укучылар бөтенесе дә социаль челтәрләрдә утыра дип уйламыйм. Ышанып әйтә алам: үземнең укучыларым бар. Гомумән, һәр язучының үзенең укучысы була. Без бик күп очрашуларга йөрибез һәм үзебезнең укучылар барлыгын белеп торабыз. Хәзер интернетта күбрәк яшьләр утыра, безнең чор кешеләре барыбер китап тотып үскән буын ул. Минемчә, китапка һәрвакытта да ихтыяҗ булачак. - Хәзерге заман шагыйрьләренә нәрсә җитми дип саныйсыз? Әллә барысы да яхшымы? - Үземә, шәхсән, аралашу да җитә. Тормышны якты итеп күрсәң – яктылык, ә караңгы якларын гына күрсәң – иҗатыңда да караңгылык хөкем сөрәчәк. Әмма илһам чыганагы халыкның үзендә. Туган ягым булуы белән мин бик бәхетле. Актанышта, шулай ук хәзерге торган җирем – Чаллыда мине һәрчак хөрмәтлиләр. Шуңа күрә илһам чыганагым да гел табылып тора. Миңа калса, барысы да яхшы. - Ничә шигырегезгә көй язылды? Кайсы композиторлар белән эшлисез? - Минем беренче шигырьләремә көйләрне композитор Флүрә Талипова язган иде, беренче җырларым аның башкаруында яңгырады. Илнур Фәйзуллинны да атап үтәр идем. Бүген инде дүрт дистәдән артык җырым бардыр. Айдар Тимербаев көенә язылган «Яратасым килә үзеңне» дигән җырымны Зинира белән Ризат Рамазановлар җырлый, әлеге җыр белән мин «Болгар» премиясе лауреаты да булдым. Зәйнәб белән Зөфәр дә «Яныйк әле» дигән җырымны башкарды. Әйтергә кирәк, мин беркемгә дә көй языгыз әле дип шигыремне биргәнем юк. Композиторлар үзләре эзләп табып, көй яза. - Иҗатыгызны танытуга тагын ниләр эшләргә уйлыйсыз? - Киләчәккә планнарсыз яшәмим инде. Аллага шөкер, шигырьләрем языла тора, киләчәктә Татарстан китап нәшрияты тарафыннан яңадан да шулай китаплар чыгару насыйп булса, укучылар да куаныр иде, дип уйлыйм. Һәр китабым үзенең укучысын тапты. Киләчәктә дә әле туктарга исәп юк. Ходай Тәгалә саулыкны бирсә, сәламәтлекне бирсә, шигырьләр алга таба да язылыр, укучыларымның күңеле төшмәс дип уйлыйм.
  • Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа. 1964 елда Күҗәкә авылы сигезьеллык мәктәбенә укырга керә һәм аны 1972 елда тәмамлый.
  • Ә.Ситдыйкова 1975–1978 елларда Чаллы шәһәренә килеп, КамАЗның двигательләр заводына йөк төягеч машина йөртүче булып эшли. Хезмәт юлын «Чаллы-ТВ» шәһәр телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосында дәвам итә. 2006 елга кадәр – музыкаль мөхәррир, 2006 елдан өлкән корреспондент булып эшли. Аның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1977 елда Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Кама таңнары» газетасында басыла. 1979 елда аның «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында шигырьләре дөнья күрә.
  • Ә.Ситдыйкованың беренче китабы («Йөрәгемә яфрак сыена») 2003 елда басылып чыга. Бүген ул унга якын китап авторы. Ә.Ситдыйкова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Әлфия Ситдыйкова шигырьләре: Шигырь җиле Тәрәзәмне җилләр килеп какты, Тойды йөрәк ялкын сулышын. Кайсы яңгыр җиле ниләр сөйли, Болгый-болгый хәтер кылычын? Җилнең телен аңлар ачкычымы Күңел эзләп тапты ишектән. Кол Гали һәм Тукай, Хәсән Туфан, Мөдәррисләр сүзен ишетәм: «Гасырлардан килгән мирасыбыз Югалмасын, – диләр, – саклагыз! Тәрәзләрне җилләр каккан чакта, Ябылмасын күңел капкагыз. Шигырь җиле булып исәбез дә Халык хәтерен шулай барлыйбыз. Ачыгыз сез тәрәз-ишекләрне, Исән булса әгәр җаныгыз!» Күңелемә кунган күбәләк Син – биек тау, сине яулар өчен, Бер гомерем, белмим, җитәрме? Серле караш, иңгә канат куеп, Болытларга кадәр күтәрде. Син – киң диңгез. Дулкыннарың белән Кагарсыңмы язмыш ярына?! Җилкәннәргә яңа сулыш өрдең, Синең көчкә хыял табына. Син – тоташ ут, көйдерерсең микән, Тисә әгәр күңел канатым?! Мин дә ялкын идем, янып сөйдем, Ут булганың өчен яраттым. Син бит минем җырланмаган җырым, Язарбызмы көен бергәләп?! Ярат мине, мин яраткан кебек, Күңелемә кунган күбәләк!
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев