Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Үкенәсең, соң була...

Әле кайчан гына без якты киләчәк төзибез дип, артка борылып та карамыйча, алга чаптык. Үткәннәрдән сабак алып түгел, иртәгәсе көн белән яши идек. Җырлап алга бардык. Алга – коммунизмга. Коммунизм төзү безнең хыялыбыз булды. Коммунизм төзү безнең максатыбыз иде. Бардык, бардык, бардык та, барып җиткәч борылып, тагын алга киттек. Җырлап, матур киләчәк төзедек. Яктылыкка омтылдык. Караңгы үткәнебез игътибарга лаек түгел дип санадык. Кайчан гына кешелек үзенең кем баласы, кайсы нәселдән, кайсы милләттән икәнен уйламады, үткәненә ул кадәр игътибар итмәде, белмәде, кызыксынмады. Нәселебез, үткәнебез турында, алар исән чагында әби-бабайлардан да сорап та калмадык. Йөгерә-йөгерә якты киләчәккә барган юлда «искелек калдыклары» кирәк түгел иде. Күпләргә үзләренең нәселләрен, милләтләрен көчләп оныттырдылар. Ялган ялалар белән әти-әниләрен лагерьларга җибәрделәр. Ятим калган балаларны балалар йортларына тараттылар. Балалар йортларына эләккән сабыйларга аларның кайдан, кайсы нәселдән, кайсы милләттән икәнлекләрен оныттырдылар, хәтерләреннән юдырдылар. Алардан Иваннар, Степаннар, Машалар, Дашалар үсте. Белергә теләүчеләрне төрле юллар белән ул теләкләреннән ваз кичерделәр.   Матур киләчәк, коммунизм төзегәндә, үткәнебезнең кирәк булачагын уйламаганбыз. Әби-бабайлар, әти-әни исән чагында нәсел җепләребез, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, аларның уй-хыяллары, эш-гамәлләре, туганнар турында ныклап сорашып, онытылмасын өчен акка кара белән аларны язып калдырмаганбыз. Шөкер, менә шушындый әби-бабаларыбызны барлый, алар турында китап яза, аны матур тышлыкларда, яхшы кәгазьләрдә чыгара алу, матур эчтәлекле, матур китапны балаларыбызга, оныкларыбызга калдыра алу мөмкин булган бәхетле көннәргә дә килеп җиттек. “Хәзер бөтен кеше китап яза”, – диләр. Иреннәрен мыскыллы бөрештереп, үтеңне сытардай итеп, юк эш белән шөгыльләнгәнеңә ышандырырга тырышып, болай әйтүчеләргә мин: “Язсыннар, бу бит байлык, барлык билгесе”, – дияр идем. Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә, диләр. Димәк тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен. Димәк, үткәннәребезне барларлык, нәселебезне өйрәнерлек мөмкинлекләребез бар. Димәк, тормышыбыз яхшы. Димәк, кемдер әйткәнчә түгел, теге яки бу әйберләргә, тормышка үз фикеребез бар. “Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел” дигән әйтем сүздә генә калмый. Исән чакта ук әти-әнигә, туганнарыбызга, дусларыбызга аларны ничек яратуыбызны әйтеп калдыру, аларның тормыш тәҗрибәләрен өйрәнеп, язып алу мөмкинлеге туган икән, бу начармыни? Юк, бу эштә мин бер начарлык та күрмим. Китап яза, аларны бастыра алу мөмкинлекләребез алдарак булса, бик күпләр бүген терсәкләрен тешләрдәй булып, үкенеп утырмаслар иде. Оныкларга күрсәтердәй байлыгыбыз, ягъни үткәнебез булыр иде. Шулай һәр әти-әни үзенең тормышын, үзенең әти-әнисенең тормышын, әби-бабасы хакында язып калдырган булса, бүген җиде буыныбызны гына түгел, җитмеш җиде буыныбызны белер идек. Кая ул җитмеш җиде буынны белү, безне үстергән әти-әни турында, аларның язмышлары, көнкүрешләре турында да алар исән чагында язып калырга, сораштырырга уйламаганбыз да. Бер танышым сөйли: –Безнең әти белән әни сугыш башланыр алдыннан өйләнешкәннәр. Сугыш башлангач, әти беренчеләрдән булып әнине авырлы килеш калдырып, сугышка киткән. Әти киткәч, минем абый туган. Сугыш бетеп, бераздан соң гына кайткан. Кайту белән, сугышта алган яраларыннан әтиебез үлеп тә киткән. Әти үлгәндә мин әнинең корсагында калганмын. Әни гел: “И-и, киләсе җан, кызым, синең өчен генә кайта алган инде әтиең, андый яралар белән үлеп калган булыр иде”, – дип әйтә иде. Әти үлгәндә абыйга нибарысы алты гына яшь булган бит әле. Шулай итеп, әни ике бала белән ялгыз калган. Ялгыз хатынга да утын да, печән дә кирәк. Сыер тотмас иде, балаларына сөт кирәк. Ә сыер асрарлык печән әзерләүне сыер тоткан кеше үзе генә белә. Үзегез беләсез, кышлар безнең якларда бик озын. Ә печән чабу урыннары юк. Бөтен җир колхозныкы санала. Әни безнең бик усал иде. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, ялгыз хатынга аңа усаллык яшәү өчен кирәк шул. Үзенә түгел, итәк очына да кул тигезә алмаганнардыр әнинең. Берсеннән-берсе бәләкәй балалар белән әни бер генә көн дә колхоз эшеннән калмады. Үзенә бирелгән сутый-сутый җирләрне урып бетергәч, күрше авылга барып, анда да “норма” үти торган иде. Чөнки норманы үтәсәң, икмәк бирәләр. Күп түгел, җан асрарлык кына. Балалар ачтан үлмәслек. Әнә шул ачка үлмәслек кенә икмәк өчен көне-төне бил бөкте әни. Әйткәнемчә, безнең әти сугышның беренче көннәреннән фронтка китеп, сугыш беткәч кенә әйләнеп кайткан һәм сугыш яраларыннан вафат булган кеше. Без абый белән бик бәләкәй чактан ук ятимлек ачысын һәм гаделсезлек дигән әйберне үз җилкәбездә татып үстек. Ләкин сүз бу хакта түгел. Әни усал иде. Ничек усал булмыйсың инде. Әти сугыштан кайтып үлгәч, безгә бернинди ташлама да, ярдәм дә юк. Без әтиле дә, әтиләре сугышта үлеп калган солдат балалары да түгел. Ә ашыйсы килә. Кыш җитсә өс-башка кияргә кием кирәк. Укырга кирәк. Кыскасы, кирәктән башка әйбер юк. Шуларның барысына да әни үзе генә. Сүз тимәсен дип, балалары ач-ялангач булмасын дип, ул бөтен кешедән дә күбрәк эшләде. Мин белә башлаганда өебез иске иде. Ул менә авам, менә авам дип тора. Әни ничек кирәк алай өйлек агачлар әзерли. Бригадирга барып бүрәнәләрне алып кайтырга трактор сорый. Өйлек агачны ничек юнәткәндер, белмим. Рөхсәт кәгазе булгандыр инде. Булмаса әзерли алмас иде. “Син ирсез, ятим килеш ике бала үстерәсең, өегез дә өстегезгә аварга тора, хәлең ничек, авырмы?” – дип сораучы юк бит ул. Ә үзәгеңә үтәрлек сүзләр сөйләп, гайбәтеңә төшүче, яраңа тоз сибүчесе табыла. Әни трактор сорагач, бригадир бер агарган, бер күгәргән. – Апа, бирә алмыйм, әгәр сиңа трактор бирсәм, синең дә башың төрмәдә чери, минеке дә чери, бирмим, – ди икән. – Бир. Җавабын үзем бирермен, чересә минеке генә черер, сиңа сүз әйтүче булмас, – дигән әни. Әйтәм бит, әни бик усал иде, аннан ир-атлар да бераз шөлли. Бригадир тракторны бирде. Әни буралыкны ташып, ишек алдына өйде. Иртән карыйбыз, безгә таба колхоз рәисе, авыл Советы рәисе, һәм берәү, анысы таныш түгел, районнан килгән кеше булса кирәк, киләләр. Без абый белән тәрәзәгә ябырылдык. Әни килүчеләрнең каршына чыкты. Әни мәрхүмәкәем нәрсә булса шул булыр дигәндер инде. Йә төнлә белән өй ишелеп төшеп, бөтенебез сытылып үләбез, йә мине төрмәгә алып китәләр дә балалар монда ачка, мин төрмәдә үләм, алай да, болай да бер үләсе дигәндер. Ул балаларын якларга чыккан ана болан кебек күкрәге белән безне каплагандай, тегеләр алдына килеп басты. Озаклап сөйләп тә тормады, нидер әйтте. Тегеләр кул селтәделәр дә, борылып китеп бардылар. Өй салып кердек. Әни безнең озак яшәде. Без үсеп, аякка баскач кына, йөз яше тулгандарак кына үлде. Менә хәзер мин утырам да, әни теге вакытта килгән кешеләргә нәрсә әйтте икән дип уйлыйм. Сорамаганбыз. Үзе дә әйтмәде. Әнинең батырлыгына, булганлыгына күрше кызлары белән хәйран калып утырабыз. Шул вакытта тегеләргә нәрсә әйтеп телсез калдырды икән дип уйлыйбыз, ләкин сорарга берсе дә юк. Әниләр, әтиләр исән чагында бик күп нәрсәләрне сорап калырга кирәк икән. Аларны яңадан кайтарып булмый. Үкенәсең, соң була. Бусы – икенче үкенечле вакыйга. Сугышның алтмыш биш еллык юбилей алды көннәре иде. Телевизордан сугышка багышланган тапшыру бара. Тапшыруга сугыш ветераннарын да чакырганнар. Нәрсә сөйләгәннәрен хәтерләмим, бик истә калырдай, хәтергә уелырдай әйбер сөйләмәгәннәрдер, сөйләсәләр, истә калыр иде. Шунда бер генералның әйткән сүзләре генә бүген дә колагымда яңгырап тора. – Бер солдат иелеп җирдән нидер алды да, аны авызына кабып, чәйни дә башлады. Мин килдем дә (ул инде әмер бирерлек булгач, кимендә лейтенант мазар булгандыр), төкер хәзер үк, җирдән алып, нәрсә каптың авызыңа, дидем. Солдат чәйнәвеннән туктады. Тик төкерми. Кат-кат әйткәч, төкерде. Ул җирдән бер кәбестә яфрагы табып капкан икән. Кичкә теге солдатның үлгәнен килеп әйттеләр, – ди генерал. Солдат ачка үлгән. Әлеге солдатның үлеме бердәнбер очрак булмагандыр. Аны гына аерым ач тотмаганнардыр бит инде анда. Теге генерал үзе бүгенге, тук заманга кадәр килеп җиткән, үлмәгән. Ә аңа ышанып тапшырылган бала, кайсыдыр ананың газиз баласы, ачтан үлгән. Бу сүзләрне ишеткәч, мин тетрәндем. Тук кеше җирдән кәбестә яфрагы алып кабамы соң? Солдатларың җирдән кәбестә яфрагы алып кабарлык хәлдә булгач, син нинди командир соң? Бөтен батырлыгың, бөтен булганлыгың шул солдатның капкан ризыгын төкерттерү генә булгач, нигә йөрергә! Безнең әткәй разведчик булган. Разведчикның төп эше “тел” алырга дошман ягына чыгу. Разведкадан кайткач, үзебезнең якта разведчик тынычрак урында булгандыр дип уйлыйм. Безнең әткәйне комиссарның атын суеп, солдатларны ашаткан дип сөйлиләр. Минем бу хакта әткәй авызыннан ишеткәнем булмады, һаман да бер сүз, үзе исән чагында сораштырып калынмаган. Комиссарның атын суеп ашату ул бит трибунал белән бетәргә тиештер инде. Әткәйнең бу эшен миңа ирем әйтте. – Ә син беләсеңме соң бабайның (минем әткәй була инде) сугышта комиссарның атын суеп, солдатларга ашатканын? Ничек суйган? Нигә аңа бу эше өчен бернәрсә дә булмаган? Сугыш чорында тылда да бер уч бодай өчен төрмәгә утыртканнар. Ә монда фронт. Хәрби трибунал дигән әйбер бөтенесен дер селкетеп торган вакыт. Ул чакта бу вакыйга турында ныклабрак иремнән дә сорамаганмын. Хәзер инде әткәй дә, ирем дә юк. Нинди дә булса ачыклык кертү өчен абыйлардан сорадым. – Сез әткәйнең комиссарның атын суйганын, аны солдатларга ашатканын беләсезме? – Солдатлар ач булгач, бу авыр хәлдән бердәнбер чыгу юлы булгач, комиссар үзе кушкандыр, “бисмилла” әйтеп, ат кадәр атны суярга алынучы батыр йөрәкле әти генә булгандыр, – диде бер абый. – Үскәнем, мин бит җиденче сыйныфны тәмамлау белән Кемеровога киттем. Елга бер мәртәбә чираттагы ялга гына кайта идем. Безнең әткәй аз сүзле иде бит. Аның безгә нидер сөйләгәнен хәтерләмим. Апа әйтә: – Комиссарның атын суеп, солдатларга ашатканнан соң әткәй разведкага киткән, ул разведкада чагында, комиссар бер каты бәрелештә һәлак булган, әткәй кайтканчы бу “ыгы-зыгы” онытылган, шулай итеп бу эшне “йомганнар”, әткәйгә бернәрсә дә булмаган бугай.... Сугыш беткәч бар да герой дигән кебек, хәзер инде ничек сөйләсәң дә, әткәйне бик батыр булган, аңа Советлар Союзы Герое исемен бирә язганнар, бирми генә калганнар дип, аны бик батыр итеп күрсәтсәң дә була. Чөнки әткәй дә, ул вакыттагы вакыйганың дөресме-түгелме икәнен раслаучы яки кире кагучы кешеләр дә күптән вафат. Ничек кенә булмасын, мин бу нәрсәгә ышанам. Командир, комиссар кушуы буенчамы, үз белдеге беләнме, әткәй ач солдатларны ашаткандыр. Безнең әткәй булмаганны сөйли торган кеше түгел ул. Булгандыр. Аңа бу гамәле өчен бернәрсә дә булмаган, исән-имин кайткан. Аның исән-имин кайтуының да сәбәбе бардыр. Өстә барыбызның да эш-гамәлләрен, агын да, карасын да язып баручылар бар дип уйлыйм мин. Бәлки чыннан да әткәй атны суйгандыр, солдатларны ашаткандыр. Ач солдатларның рәхмәте аны бу гамәле өчен җавап бирүдән саклагандыр. Ач солдатларның рәхмәте аны сугыш утыннан саклап калгандыр, мең үлемне җиңәргә ярдәм иткәндер, исән калдыргандыр. Бәлки, ул армиягә киткәндә карында калган улын күрәсе булганга исән-имин кайткандыр. Бәлки, кайткач туасы җаннар, тагын алты баласы, аны исән-имин сугыштан алып чыккандыр?! Безнең әткәйнең дүрт абыйсы сугышта ятып калган. Дүрт абыйсының тол хатыннары, аларның ятим балалары да аның өстенә каласы булгач, аны шул ятим балаларның бәхете хакына Аллаһы Тәгалә саклагандыр. Кызыл Йолдыз ордены, бик күп медальләре, никадәрле тарихи вакыйгаларның шаһиты булган әйткәй сугыштан исән-имин кайткан. 71 яшенә кадәр яшәде. Җиде ел яу кырында йөргәннәре, кемнәр белән танышканы, кемнәрне тапканы, кемнәрне югалтканы турында да, ничек яралануы, нәрсә өчен орден алуы турында да белмибез. Әткәй юк инде. Белгәннәрен үзе белән алып китте. Ә без әткәй исән чагында эшнең кайчан, ничек булганын сөйләтеп тә калмаганбыз. Без сорамагач, үзе сөйләмәгән инде. Егетлек эшләгән кемнең бу хакта кычкырып йөргәне бар. Юк. Әткәй исән чагында аның сугышта күргәннәрен сораштырып, рәхәтләнеп, үз авызыннан сөйләтеп калган булсак, бик күпләргә гыйбрәт алырлык тарих булыр иде. Хәзер соң инде. Үкенечкә генә калды. һәрберебезнең әткәе, инәкәе, бабасы, әбисе бар. Аларның һәрберсе бер матур китап язарлык матур тормыш юлы узган. Сугышларны узганнар, җимереклекләрне төзәткәннәр, яңаны төзегәннәр. Колхозлар оештырып, яхшыга ышанып яшәгәннәр. Балалар тапканнар. Күз нурларын түгеп, яхшы картлыкка өмет итеп, үстергәннәр. Нигә алар турында яхшы китап булмаса да, җылы рәхмәт сүзләреннән торган бер кечкенә генә хикәя, бер мәкалә язмаска... Яңадан үкенерлек булмасын дип әйтүем.

Илүсә НӘБИУЛЛИНА. Әлмәт
Татарстан Яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев