Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфаның "Нур" татар дәүләт театры каршында Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылачак

Уфада «Нур» татар дәүләт театры каршында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы. Башкортстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәйкәлнең иң яхшы проектына бәйге игълан ителгән. Авторларга конкурста катнашу турында гариза, график материаллар, смета-финанс хисапларын быелның 1 июленнән дә соңга калмыйча «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый иҗат оешмасының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлегенә тәкъдим итәргә кирәк. Бәйгенең нигезләмәсе белән әлеге оешманың сайтында танышырга мөмкин.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев