Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада VI "Идел" башкорт һәм татар җыр фестиваль-бәйгесе ачыла

18 ноябрьдә Уфада VI “Идел” башкорт һәм татар җыр фестиваль-бәйгесе ачыла. “Башкортстан” Дәүләт концерт залында беренче көнне сайлап алу туры, ә икенче көнне кич белән зур Гала-концерт узачак, дип хәбәр итә Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте.

“Идел” фестиваль-бәйгесендә мәдәният һәм сәнгать уку йортларында белем алучы яки инде укуын тәмамлап, иҗади эшчәнлек юлын сайлаган яшьләр катнаша. Узган елларда фестиваль сәхнәсендә 200ләп яшь башкаручы чыгыш ясаган. Быел Башкортстан һәм Татарстаннан тыш, Мәскәүдән, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Кытай, Грузия, Латвия, Үзбәкстаннан да катнашучылар бар.

Ике тугандаш халык арасында рухи-мәдәни элемтәләрне ныгыту максатында Россия, Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Башкортстанның Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Идел” мәдәнияткә ярдәм итү һәм үстерү фонды тарафыннан әлеге фестиваль-бәйге 2011 елдан оештырылып килә.

Гала-концертта "Идел” фестиваленең элекке еллардагы лауреатлары һәм Ренат Ибраһимов, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Филүс Каһиров, Айгөл Сәгыйнбаева кебек танылган җырчылар да чыгыш ясар дип көтелә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев