Уфада туган якны өйрәнүче татар белгечләренең бөтенроссия форумы узды

Башкортстан башкаласы Уфада туган якны өйрәнүче татар белгечләренең бөтенроссия форумы бик югары дәрәҗәдә узган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә форумны оештыручыларның берсе “Берлек” төбәк иҗтимагый оешмасы башкаручы директоры Нәфисә Акчурина белдерде.

Форумда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Татар эшкуарларының бөтендөнья ассоциациясе бүлеге директоры Фәрит Уразаев, шулай ук конгрессның этнологик мониторинг үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге җитәкчесе Альберт Борһанов, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикалары, Пермь крае, Оренбург, Самара, Төмән, Чиләбе, Әстерхан, Тобольск, Омск, Чиләбе, Екатеринбург, Магнитогорск һәм башка өлкәләрдән төбәкне өйрәнүчеләр, галимнәр катнашкан.

Чакырган кунакларның барысы да ук килеп җитмәгән

“Форум тавыш-тынсыз бик матур үтеп китте. Халыкның күңеле тулып, күзләре яшьләнде, рәхмәтләр укып кайтып киттеләр”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Нәфисә Акчурина. Ул шундый мөһим, кызыклы чарага чакырылган кешеләрнең кайберләре, шул исәптән берничә татар матбугаты вәкилләренең килмәвенә аптырашта калуын белдерде.

Ул форумга килгән һәр кешенең бик канәгать калып, рәхмәт сүзләре җиткереп кайтып киткәнен билгеләп үтте. “Безнең “Берлек”тә команда бик дус, тату. Төбәкләрдән килүчеләр дә: “Ничек шулай бердәм булып эшли аласыз, кызларыгыз күз карашыннан аңлап тора”, дип мактады. Аларның форумны оештыру мәсьәләсендә уңай бәяләмә бирүе сөендерә”, – диде Нәфисә Акчурина.

Камил Әбләзов төбәкне өйрәнүчеләр бурычын билгеләгән

Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр советы рәисе Камил Әбләзев “Татарлар яшәгән җирләрнең тарихын язу – гомуммилләт бурычы” дигән темага доклад тәкъдим иткән. “Узган гасырда һәм аннан алдарак чорларда өйрәнүләрдә җитди казанышларга карамастан, татар халкы тарихы әле һаман да гомуми сүзләрдә генә билгеле, аның күп кенә мөһим аспектлары, тирәнрәк өлешләре тикшеренү предметы булмаган да. Бу, беренче чиратта, Үзәк Азиядә зур роль уйнаучы борынгы татарлар проблемасы. Галимнәр арасында борынгы татарлар төркиләр булганмы, әллә монгол телле этник берләшмәгә караганмы дигән бәхәсләр бара. Хәзерге вакытта үткәрелә торган генетик эзләнүләр, әле тәмамланмауга карамастан, халкыбызның төрки тамырлары турында сөйләргә мөмкинлек бирә”, – диелә аның мөрәҗәгатендә.

Камил Әбләзев фикеренчә, Үзәк Азия татарларына кагылышлы күп кенә кытай чыганаклары Казан фәнни институтлары һәм Татарстан галимнәренең игътибарыннан читтә калып килә. “Бу Җуси олысы халкының этник тарихын өйрәнү проблемасына да кагыла. Фәнни коллективлар, шул исәптән Татарстан Фәннәр академиясе Археология институты Болгар һәйкәлләренә артык зур игътибар бирә кебек тоела, әмма ул безнең халык тарихында әллә ни зур чор түгел. Безгә Алтын Урда, Россия империясе үсешендә зур роль уйнаган Татар дәүләте турында тирәнтен өйрәнергә кирәк. Алтын Урда, аннан соңгы татар дәүләтләренең мирасын пропагандалау буенча эшне тагын да киңрәк масштабларда дәвам итәргә кирәк. Монда төбәкне өйрәнүчеләр өчен зур эшчәнлек кыры ачыла", – диелә докладта.

Камил Әбләзев XVII-XIX гасырларда Тамбов, Рязаньнан алып Байкалга кадәр, Түбән Новгородтан алып Әстерханга һәм Оренбургка кадәр җәелеп киткән татар авыллары да төбәкне өйрәнүчеләр игътибарын җәлеп итүен билгеләп узды. “Татар торак пунктларының тарихын өйрәнү безнең кайдан чыкканлыгыбызны белү өчен генә түгел, ә мөстәкыйль этнос буларак яшәүне дәвам итү ягыннан да зур әһәмияткә ия. Әгәр без торак пунктларыбызның тарихын ачып, элек авыл халкы, төрле җәмгыятьләр бөтен проблемаларны күмәкләшеп хәл итә алганын ача алсак, ата-бабаларыбыз өчен горурлык хисен арттыра алачакбыз, шул очракта төбәкне өйрәнүчеләр бурычы үтәләчәк. Бу юнәлештә алар Татарстан, Казан ярдәменә таяна алырга хокуклы. Без Россия субъектларында төбәкне өйрәнүчеләрнең тикшеренү нәтиҗәләренә таянып, республиканың дәүләт органнары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең элек татарларның бөтендөнья форумнарында чыгарылган проблемаларны хәл итә алуына ирешүен телибез. Сүз татар алфавитын латиницага күчерү турында бара. Тагын бер сорау: татар халкының тарихын Россия тарихы буенча федераль дәреслекләрдә мөмкин кадәр тулы һәм хакыйкый итеп яктырту зарур”, – дип ул татар тарихчы - төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте алдында торган бурычларны хәл итүгә өндәп мөрәҗәгать иткән.

Форум “Туган тел” не күмәк төстә башкару белән тәмамланган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: