Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада Төрки телле театрларның VI Халыкара "Туганлык" фестивале оештырылачак

Төрки телле театрларның VI Халыкара “Туганлык” фестивале Уфада 2017 елның 7 нче сентябреннән 14 нче сентябрьгә кадәр оештырылачак. Тиешле карар Башкортстан премьер-министры Рөстәм Мәрданов тарафыннан имзаланган. Атна дәвамында 5 мәйданда Шекспир, Лорка, Мольер, Гоголь, Чыңгыз Айтматов һәм башка әдипләрнең әсәрләре буенча 14 спектакль күрсәтеләчәк. Фестивальдә төрле ил һәм республикалардан — Казакстан, Кыргызстан, Төркия, Азәрбайҗан, Башкортстан, Татарстан, Чуваш Республикасы, Дагыстан, Алтай, Кабардино-Балкар, Тыва, Хакасия театраль коллективлары катнашачак. Бу хакта Башкортстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара кысаларында “Төрки телле театрлар һәм мәдәниятләр аралашуы” фәнни-гамәли конференциясе узачак. Шулай ук театраль Сабан туе уздыру да планлаштырыла.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев