Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада "Театраль яз" Республика фестивале һәм "Туганлык" төрки телле театрлар халыкара фестивале узачак

Быел Уфа ике зур театраль вакыйга үзәге булачак, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Болар - «Театраль яз» Республика фестивале һәм «Туганлык» төрки телле театрлар халыкара фестивале. Башкортстанның бөтен театрларын бер сәхнәгә җыя торган «Театраль яз» 20-26 апрель көннәрендә үткәреләчәк. Быел фестиваль милли драматургия темасына багышлана. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда ике татар дәүләт театры эшләп килә. Берсе – “Нур” Уфа Татар дәүләт театры, икенчесе – Туймазы татар дәүләт театры. Гыйнвар аенда Казанда Туймазы театрының гастрольләре көтелә. «Туганлык» төрки телле театрлар халыкара фестивале 9-16 сентябрьгә планлаштырылган. Моннан алдагы фестиваль 2012 елның сентябрендә уздырылган иде. Ул чакта Уфага 13 төрки телле илдән тетавр коллективлары катнашты. V Халыкара «Туганлык» төрки телле театрлар фестивалендә Татарстаннан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры катнашып, коллектив күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Төш" драмасын уйнаган иде. “Төш” – Туфан Миңнуллинның үзе исән чагында куелган соңгы спектакле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев