Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада татар һәм башкорт җырлары VI халыкара "Идел" фестивале үтәчәк

Фестивальнең төп максаты - ике тугандаш халыкның һөнәри сәнгатен үстерү һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту.

Һәр елны конкурста дәүләт югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү көллиятләренең иҗади бүлекләре студентлары һәм чыгарылыш укучылары катнашып килә. Фестивальдә катнашу теләген инде 200ләп яшь башкаручы һәм сәхнә осталары белдергән. Шулай итеп, быел Мәскәүдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Кытайдан, Грузиядән, Латвиядән, Үзбәкстаннан катнашучылар булуы көтелә, дип яза "Башинформ" агентлыгы.

Яшь артистлар белән бер сәхнәдә «Идел» фестивале лауреатлары – Зилия Бәхтиева һәм «Әс-Сәлам» этно-төркеме, Нурзия Сабитова, Лилиана Газизова, Айнур «Энерджайзер» Такиуллин булачак. Җыр бәйрәменең абруйлы кунаклары итеп җырчылар Ренат Ибраһимов, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Флюра Кильдиярова, Филүс Каһиров, Айгөл Сагынбаева, Илһам Вәлиевларның килүе көтелә.

Фестиваль ике көн дәвамында «Башкортостан» дәүләт концерт залында узачак. 2016 елның 18 ноябрендә 19.00 сәгатьтә бәйге концерты үтәчәк, ә 19 ноябрьдә1 8.00 сәгатьтә гала-концерт булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев