Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада Р.Ваһапов ис. халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты узды (фоторепортаж)

Уфаның иң күренекле сәхнәләренең берсе булган – “Башкортостан” дәүләт концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы гала-концерты узды. Җыр-моң бәйрәмендә Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Асаев, Сиринә Зәйнетдинова, Руслан Сәйфетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов, Азат Абитов, Рифат Шәрәфетдинов, “Болгар кызлары” төркеме, “Мирас” инструменталь ансамбле катнашты.

Махсус кунаклар – Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхабиева, Татарстанның атказанган артистлары Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйховларның чыгышы нур өстенә нур булды.

Фестиваль кунакларын продюсер Рифат Фәттахов тәбрикләде.

Чыганак: http://matbugat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев