Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада нигезсез онытылган мәгърифәтче һәм аның эшчәнлегенә багышланган китап дөнья күрде

Уфада "Кәбир Туйкин һәм аның мирасы" китабы дөнья күрде. Аны үз акчасына Раилә Туйкина — нигезсез онытылган мәгърифәтче, танылган педагог һәм язучы, XX гасыр башкорт тарихында, татар мәдәниятендә лаеклы урынын тоткан Кәбир Туйкин оныгы чыгарган. Китапның кереш өлешендә филология фәннәре докторы Минлегали Надергулов язганча, Кәбир Туйкин гомере буе мәдәни-мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнә: мәктәптә укыта, фольклор истәлекләрен җыя һәм өйрәнә, вакытлы матбугат битләрендә фәнни-популяр мәкаләләр бастыра, шигъри һәм проза әсәрләре иҗат итә. Үз вакыты өчен билгеле шәхес Сталин репрессиясе корбаны була — 1938 елның февраль аенда ул яла ягылу аркасында атып үтерелә. Әлеге шәхес соңыннан аклана, дип яза "Башинформ". Кәбир Туйкинның тормыш юлы һәм иҗаты әлегә кадәр фәнни һәм фәнни-популяр әдәбиятта тулы һәм төрле яклы чагылыш таба алмаган. Башкортстан һәм Татарстан әдәбият белгечләре аның исемен “Начар юлдаш” хикәясе сәбәпле генә искә алып үтә. Әмма аның мәкаләләре, шигырьләре һәм “Төркиләр тарихы” уку ярдәмлеге (1нче өлеш)" замандашларга бөтенләй билгесез. Соңгы искә алынган хезмәте 1919 елда абыйсы Фазыл Туйкин белән бергәләп нәшер ителүгә әзерләнгән була, туганы да репрессияләнә һәм үтерелә. Мәгърифәтченең оныгы әзерләгән әлеге китап бу бушлыкны тулысынча тутыра, диелә хәбәрдә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев