Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада "Һылыукай-2017" Республика матурлык бәйгесе узган (фото)

Уфада узган «Һылыуҡай-2017» Республика матурлык бәйгесендә Гран-прига лаек булган кызның исеме билгеле булды. Ул – Уфадан Земфира Байдәүләтова. Республиканың иң чибәр кызына энҗе белән бизәлгән таҗ бүләк иттеләр.
Казаннан Инза Иделбаева беренче урынны яулады. Оренбургтан Зилия Агишева һәм Балтач районыннан Юлиана Әмирҗанова икенче урынны бүлеште. Нефтекамадан Алинә Гильметова, Салават районыннан Диана Шөгаепова һәм Белорет районыннан Әдилә Алибаева өченче урынга лаек булды.
Финалчыларның барысына да конкурсның иганәчеләре тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр – Төркиягә юллама, зәркән һәм мех эшләнмәләре тапшырылды.
Бәйгенең финалына барлыгы 16 кыз чыкты. «Һылыукай» Республика конкурсы – Россиядәге шундый бай тарихы булган бердәнбер милли проект, дип яза «Башинформ».
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев