Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада Гүзәл Яхина белән матбугат конференциясе оештырылачак

Танылган татар язучысы Гүзәл Яхина Уфага килә дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. 3 декабрьдә «Башинформ» агентлыгы аның белән матбугат конференциясе оештыра. Аннары Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә укучылар белән очрашу планлаштырылган, язучы автограф-сессия уздырачак. Биредә Башкортстан хатын кызлары берлеге әгъзалары – күренекле җәмәгать эшлекләре Рәшидә Солтанова, Юмабикә Ильясова, Гөлнур Якупова, Таңчулпан Гарипова, Фәрзәнә Акбулатовалар белән дә очрашачак.

Билгеле булганча, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль куя. Гүзәл ханым театрның баш режиссеры Айрат Әбүшахманов һәм театр артистлары белән күрешергә дә ниятли дип яза “Башинформ”. Ул көнне театрда Мулла” спектакле күрсәтелә. Г.Яхина татар халкының күренекле язучы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган әлеге спектакльне дә караячак.

Исегезгә төшерәбез, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, рус телендә иҗат ителгән "Зөләйха күзләрен ача" әсәре Россиядә һәм БДБ илләрендә иң абруйлы саналган "Большая книга" әдәби премиясенә лаек булды. Бәйгедән соң романның егерме дүрт телгә тәрҗемә ителәчәге игълан ителде. Быелның май аенда әсәр татар телендә дөнья күрде. Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар татар җәмәгатьчелеге арасында бәхәсләр уятуын да искәртеп үтәбез.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев