Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада "Дөнья тавышы" исемле Коръән укучылар бәйгесе узачак

Уфада 2 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар арасында “Дөнья тавышы” исемле Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта - «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы язып чыккан. Ул 1 апрель “Ихлас” мәчетендә оештырыла һәм аның 20-еллыгына багышлана. Бүгенге көндә Башкорстостан, Татарстан, Чиләбе һәм Ульян өлкәләреннән гаризалар килгән. Катнашучыларны яшь буенча өч категориягә бүләчәкләр: • 6 яшькәчә балалар • 7-13 яшь • 14-17 яшь. Мәчет каршындагы укучылардан яттан “Бәкара” сүрәсеннән бер аятьне укып күрсәтүне сораячаклар. Шулай ук ислам нигезләре китабыннан ике сорау биреләчәк. Мәдәрәсә укучыларыннан “Ясин”, “Мульк” сүрәсенең бер аятен тәҗвид кагыйдәләре белән аңлатып яттан укуны тикшерәчәкләр. Аннан ислам нигезләре китабыннан ике сорау булачак, ди оештыручылар. Бәйгедә катнашкан һәр кеше бүләк алачак. Һәр яшь категориясе өчен (мәптәпкәчә булган сабыйлардан кала) 3 призлы урын билгеләнә. Малайлар һәм кызлар өчен аерым урыннар биреләчәк. Коръән хафизларга да аерым 3 призлы урын каралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев