Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада Бөтендөнья башкорт корылтае узган

Уфада узган Бөтендөнья башкорт корылтае мөселман дин әһеле, шәех Зәйнулла Рәсүлевның исемен популярлаштыруга багышланган түгәрәк өстәл оештырды. Анда Зәйнулла Рәсүлев “Бөек башкорт теологы” дип атала. Башкортстанның Учалы районы Шәрип авылында туган Зәйнулла Рәсүлев (Зәйнулла ишан – 1833-1917) Татар энциклопедия сүзлегендә Россиянең иң абруйлы мөселман дин әһелләренең берсе дип атала. Аның оныгы Атилла Расих – күренекле татар язучысы. Түгәрәк өстәлдә Зәйнулла Рәсүлев исемендәге фәнни-тикшеренү үзәге, Зәйнулла Рәсүлев исемендәге журналистлар премиясе булдыру, Зәйнулла Рәсүлевнең китабын бастырып чыгару, фильм төшерү һәм башка эшләр планлаштырылган. Шулай ук Башкортстан хөкүмәтенә Дагыстандагы Зәйнулла Рәсүлев исемендәге мәчеткә баруны оештыруны сорап мөрәҗәгать итү кирәклеге әйтелгән. Искәртеп үтик, бу мәчет быел 1 августта ачылды, тантаналы чарада Татарстан мөфтие җитәкчелегендәге зур делегация катнашты. Әмир Ишемгулов: “Зәйнулла Рәсүлевне татар дип атау дөрес түгел” Башкортостан парламенты депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов Зәйнулла Рәсүлевне башкорт дип атады. “Аның чыгышы белән башкорт булуын бөтенесе белә, аны татар дип атаулары дөрес түгел. Менә шундый танылган кешеләрне үз милләтләренеке дип язу безне үпкәләтте. Без бит башкорт халкының дәрәҗәсен күтәрер өчен Рәсүл Гамзатовны башкорт димибез. Татарстан Зәйнулла Рәсүлевне чыгышы белән татар дип белгерткәч, безгә көлке булды”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Зәйнулла хәзрәтнең оныгы Атилла Расих энциклопедияләргә танылган татар язучысы дип аталган булуга карамастан, Әмир Ишемгулов аны да башкорт дип санавын белдерде. “Мин биология фәннәре докторы, профессор. Бабасы башкорт булгач, оныгы татар була алмый. Димәк, Атилла Расих – башкорт. Әмма мин төгәл әйтә алмыйм, чөнки без Зәйнула хәзрәтне өйрәнәбез, оныгын түгел”, – дип аңлатты ул. Аязбәк Нуртышев: “Без аны гомер буе башкорт дип беләбез” Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы Аязбәк Нуртышев та бу сорауга ачык җавап бар дип саный. “Без гомер буе аны башкорт дип беләбез, безнең ата-бабаларыбыз аңарда укыганнар”, – ди ул. Азат Ахунов: “Бу – уен” КФУ доценты Азат Ахунов Зәйнулла ишан Рәсулевне татар дип саный. “Әлбәттә, ул – татар. Аның бөтен язган китаплары татарча. Башкортка охшамаганлыгын рәсемнән дә карап белеп була”, – ди ул. Аның фикеренчә, бу күптәннән бара торган сәясәт, шуңа күрә аңа игътибар итмәскә кирәк. “Бу Зәйнулла Рәсүлевкә генә кагылмый, хәтта Тукайны да соңгы вакытта башкорт шагыйре дип әйтәләр. Бабасы башкорт нәселеннән чыккан, имеш. Чувашлармы, башкортлармы, кемдер аны үзенеке итәргә тели икән, без каршы түгел. Чөнки безнең мирасыбыз зур, бай, без аны беләбез, өйрәнәбез. Уен дип әйтер идем мин аны. Уйнарга теләсәләр, уйнасыннар, бернинди проблема юк. Безгә моңа игътибар итмәскә кирәк”, – дип аңлатты ул. Рөстәм Батров: “Зәйнулла Рәсүлев – бөтен халыкларның байлыгы” Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров фикеренчә, төрле халыкларның Зәйнулла ишанны үзләренеке итәргә теләве аның олы шәхес булуының бер дәлиле. “Бер халыкныкы гына түгел, бөтен кешелекнеке булган шәхесләр бар. Төрле халыклар аны үзенеке дип әйтергә теләве Зәйнулла Рәсүлевнең төрки дөнья өчен бик масштаблы шәхес булына дәлил һәм безнең бөтен халкыбызның байлыгы булуын күрсәткеч”, – ди ул. фото islamrb.ru/

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев