Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишевага һәйкәл ачылды

Октябрь проспекты аллеясендә Уфада һәм республикада яшәүче 200гә якын кеше җыелды. Һәйкәл ачылышына язучының Күгәрчен районыннан якташлары да килде, дип хәбәр итә "Башинформ".

Тантаналы чара язучының "Хәерле көн!" дип аталган үз шигырен укыган тавышының язмасы һәм шәһәр хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Ирек Ялалов чыгышы белән башланды. Һәйкәлне ачу хокукын шагыйрә, БР Дәүләт җыены Рәисе урынбасары Юмабикә Ильясовага һәм язучының Мәскәүдән кайткан улы Тельман Әминовка тапшырдылар.

"Бу зур бәйрәм, минем тормышымда иң бәхетле көн, - диде Тельман Әминов. - Әнинең якты дөньядан киткәненә 20 ел узды. Мин һәрвакыт аның истәлеген мәңгеләштерү турында уйладым. Һәйкәл искиткеч, сквер белән бергә Уфаны бизәп торучы архитектура комплексын булдыра".

Чара З.Биишева исемендәге 140нчы гимназиядә укучыларның шагыйрәнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.

2,8 метрлы бронза сынны скульптор Владимир Дворник ясаган. Һәйкәлнең уң ягында аның исемен йөртә торган "Китап" нәшрияты, аның артында - Уфа кәсеп һәм сервис көллияте. Һәйкәл территориясендә Зәйнәп Биишева исемендәге сквер булдырылган.

Зәйнәп Абдулла кызы Биишева —Башкортстан Республикасы халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Үз шигърият җыентыгын нәшер иткән беренче башкорт хатын-кызы, республикада беренче хатын-кыз драматург, Көнчыгыш хатын-кызларыннан роман-трилогия язган беренче прозаик. Халык күңелендә ул актив тормыш алып баручы, чын патриот, дөреслек һәм гаделлек өчен көрәшүче буларак истә калган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев