Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Уфада Актерлар йортында Башкортостан Республикасы театр эшлеклеләре берлегенең I яшьләр театраль премиясе җиңүчеләре бүләкләнгән

Номинантларны билгеләр алдыннан, Яшьләр советы узган сезонда ук спектакльләрне, республика театрларында яшь актерларның эшләрен караган. Жюри фикере буенча, иң яхшы яшь актерлар булып түбәндәгеләр танылган:

- Иң яхшы ир-ат роле: М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Джут” спектаклендәге Әхмәт роле өчен Фәнис Әхмәтов;

- Иң яхшы хатын-кыз роле: М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Джут” спектаклендәге Сауле роле өчен Римма Каһарманова;

- “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә “Хыялга каршы” спектаклендәге Фәрит роле өчен Урал Әминев (Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры);

- “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының “Акча булса бер букча” спектаклендә Бибиниса роле өчен Ләйсән Локманова.

Шулай ук экспертлар советы “Life-theatre” махсус премияләрне билгеләгән.

- “Иң яхшы эпизод” номинациясендә Милли яшьләр театрыннан “Акча булса бер букча” спектаклендәге эпизод өчен Рәмзил Сәлмәнов;

- “Иң яхшы режиссура” номинациясендә “Хыялга каршы” спектакле өчен Илсур Казакъбаев (Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры);

- “Иң яхшы сценография” номинациясендә Башкорт дәүләт курчак театрының “Алтынчәч” спектакле өчен Әнисә Туманшина;

- “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә “Джут”, “Хыялга каршы” спектакльләрендәге музыка өчен Илшат Яхин (Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры);

- “Тамашачылар симпатиясе" призын Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Вилдан Мисбахов яулаган.

- “Яшь театр эшлеклеләренә ярдәм өчен” номинациясендә премиягә Зөһрә Рәхмәтуллина лаек булган.

- “Тиңдәш булырлык үрнәк” номинациясендә премия Фәрдүнә Касыймовага тапшырылган.

Актер халкы бәя ишетүгә сусады

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әдәби драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Вилдан Мисбаховка бәя биреп, аның бик талантлы, намуслы булуын билгеләп узды. “Вилдан театр өчен үлеп торган егет.Ул элегрәк вокаль конкурсларда лауреат исемен яуласа, театр мәйданында бу аның беренче бүләге. Без, коллегалары, аның өчен шат.  Вилданның җиңүен бөтен коллектив эшенә бәя бирү кебек кабул итәбез”, - диде.

Гөлнур Усманова әйтүенчә, башта аңа җырчы киләчәге юраганнар, әмма Вилдан Мисбахов язмышын театр белән бәйләргә уйлаган. “Нур” театрында ул институтны тәмамлагач, ягъни 2008 елда эшли башлаган. Ул Мисбаховка рольләренә җыр партияләре язылуын әйтте.

Гөлнур Усманова яшь актерларга премиянең беренче мәртәбә бирелүен искәртеп, моның иҗатка этәргеч бирүен билгеләп узды һәм дәвамлы булуын теләде. “Иҗат кешесенә, артист халкына каядыр чыгу, үзеңне күрсәтү мөһим әйбер. Хәзер бит театр тәнкыйтьчеләре дә калмады. Актер халкы үз иҗатына бәя ишетүгә сусады", - дип белдерде. Ул, шулай ук, премиягә театрның башка спектакльләре, артистлары да тәкъдим ителгәнен шәрехләде.

Күңелгә ятмаган рольләр дә була

Башкортостанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов яшь актерлар өчен тамашачылар тарафыннан “Вконтакте” социаль челтәрендә тавыш бирелгәнен әйтте. Ул үзенең иң уңышлы рольләренең берсе дип Аманулланың “Безнең авыл артистлары яки татарча дель арте” спектаклендә режиссер Әхәт ролен саный. “Бу рольне миңа театр режиссеры Илдар Вәлиев ышанып тапшырды. Мин анда авыл кешеләре белән клубта спектакль әзерләүче режиссер образында. Илдар Вәлиев үзе ничек җанын биреп эшләсә, миңем образны шулай итеп куйды. Ул аны үзеннән чыгып әзерләде, шуңа күрә кисәк кенә ярсып киткән, бик эмоциональ моментлар да бар”, - диде. Вилдан Мисбахов жюри хөкеменә дә шушы спектакль тәкъдим ителгәнен билгеләп узды.

Актер үзе турында сөйләп, башта педагогика көллиятендә баян классында укыганын, аннары Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә белем алганын әйтте. Җыр сәнгате буенча белемен дәвам иттерү мөмкинлеге булса да, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең актерлык бүлегенә укырга кергән. “Театрны сайлап, дөрес арбага утырганмын дип ышанасы килә. Миңа монда бик ошый, рольләр биреп торалар”, - диде Мисбахов.

Шулай да, күңел халәтенә туры килеп бетмәгән рольләре дә була икән. Әйтик, иң беренче роле - Наил Гаетбайның “Иреңне миңа сат” комедиясендә Ансар образы. Мисбахов әйтүенчә, бу аның өчен берникадәр каршылыклы роль, “Бу образ сиңа килешми” дип әйтүчеләр дә булган. “Хәй Вахитның “Туй алдыннан” спектаклендә Марат образы да минеке түгел кебек. Күңелдә ниндидер каршылык бар. Бу образга дәрәҗәм җитмәгән күк тә тоела”, - диде Вилдан Мисбахов.

Артист Кәрим Тинчуринның “Американ” спектаклендә Искәндәр, “Җизнәкәй” спектаклендә Гыйззәт, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә төп укытучы Габделхак ролен башкара.

 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев