Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Удмуртиянең Юкамен районында Каз өмәсе узган (фото)

Удмуртиянең Юкамен районы Тегермән авылындагы каз өмәсендә булган "Яңарыш" газетасы журналисты Рәфилә Рәсүлева татар халкын йолаларыбыз коткара ала дигән нәтиҗәгә килгән. Ул үзенең мәкаләсенә эпиграф итеп язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың сүзләрен китергән: "Без татар, татар, диләр. Мин әйтәм, татарлыгыңны нәрсә белән исбатлый аласың? Йолаларны белгәндә генә син татар икәнеңне исбатлый аласың. Читкә чыгып киттең, нинди мәдәниятне алып чыгасың син — рус мәдәниятенме, татар мәдәниятенме, катнаш мәдәниятнеме? Горурланып сөйләрлек тарихны бел. Биш-алты җөмлә белән үзеңнең кем икәнеңне аңлатып бир. Аның өчен башта запас, йөрәктә теләк, телдә итагать кирәк".

Удмуртиянең Юкамен районы Тегермән авылы (Татарские Ключи) авылында халык каз өмәсен "Каз өмә" дип атый.  (Алга таба да Юкамен сөйләме кулланылачак). Тегермән авыл Россиядәге башка авыллардан бик аерылып тормый. Күптән җиткерелгән йортлар, агач клуб, ташландык хуҗалыклар. Мондый язмышлы авыллар һәр адымда. Ә табигате искиткеч матур, куе урман, чишмәләр.

Шушы авыл­га җан өреп торучы Мәрьям Арасланова гаиләсендә каз өмә үткәрелде ул көнне. Әлбәттә, авылда һәр гаилә каз өмәне гореф-гадәтләрне саклап, җырлап-биеп үткәрә дигән сүз түгел бу. Ләкин әлеге чара шул көнне каз өмәгә килгән балаларга — Җәмиләгә, Маринага, Валериягә, Гүзәлгә, Айдарга — алга таба халкыбызның йолаларын саклау өчен үрнәк бит!

Каз өмә

Казлар хуҗасы Наилә Арас­­ланова каз өмә­гә күршеләрен, яшь киленнәрне, балаларны, яшүс­мерләрне чакырган. Шаулаша — шаулаша алар килеп керүгә егетләр казларны күтәреп кереп тә җиттеләр. Гөлсем Әхмәтҗанова, Алисә Таушева, Мәрьям Арас­ланова: “Симез яман булганнар, тәмле ашаткан хуҗабикә”, — дип, бу якларга гына хас булган сөйләм теле белән сөйләшеп, гөрләшә-гөрләшә эшкә дә тотындылар. Яшүсмерләр каз башы йолыкса, кечкенә кызлар исә коймак майларга, идән себерергә канат җыйдылар. Өлкәннәр шул арада кызык хәлләр сөйләп көлдерделәр, яшүсмерләргә, балаларга го­реф-гадәтләрне аңлаттылар.

Гөл­сем Әхмәтҗанова: “Каз — ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны бик теләп асраганнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястык­лар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый”,- диде. Алисә Таушева: “ Борынгы йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз — туйның зур күчтәнәче. Матур табакка салып, казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар. Аны бүлүне һәр эшне җиренә җиткереп, йолалар үтәп башкаручы, үрнәк тормышлы мөхтәрәм осталарга тапшырганнар. Каз күтәреп килгән күчтәнәчле кунак һәрвакыт аерым хөрмәткә лаек саналган”, — дип аңлатты. Казларны йолка тордылар, ә Фаина Арасланова аларның эчләрен эшкәртә торды. “Эчен алабыз, менә никадәр май җыйган! Элек әбиләр кайчан йолкалар иде, ачкач инде әйтәләр иде — бер чиләк май җыйган, элек әнә шулай чиләкләп санаганнар”, — диде.

Милләте буенча удмурт булган Фаина апаның теттереп татарча сөйләшүенә сокландым! “Татарга кияүгә чыктым, телне өйрәнүе авыр булмады”, — диде ул.

Ул арада Рәшидә апа Арас­ланова каз йолкучыларга чәй әзерләде, коймак пешерде. “Коймакны мич алдында еш пешерәм, бер литр сөттән 12 таба чыга, барсына да җитә, бик яратып ашыйлар”, — ди ул. Мәрьям Арасланова: “Эшләгәнегез кебек ашагыз кызлар, коймагын каз маена манып-манып ашагыз. Каз маен без дәвалау өчен саклыйбыз, кышкы салкыннарда өшегән урынга каз мае сөртәбез, салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчәбез. Каз итеннән каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге әзерлибез, как­лаган каз әзерлибез. Җәй көне кипкән каз ите белән ит юклыгы да бик сизелми”, — дип әйтә-әйтә каз йолкучыларны сыйлады.

Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар, апалар чишмәгә, су буена юл тоттылар. Аларга, гармуннарын алып, егетләр, ир-атлар иярде. Чишмәгә бару үзе дә йола белән бәйле. Мәрьям Арасланова: «Сез, кызлар, хәзер канатларны юлга ташлый-ташлый чишмәгә кадәр төшегез яме. Ху­җабикәбезнең киләсе елда казлары күп булсын, су юлын тапсыннар, өйгә дә кайтсыннар”, — диде. Монда да җырлар җырланды, такмаклар әйтелде, чишмә буенда биюләр башкарылды. Казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юдылар. Казларны юып кайтышка, Рәшидә апа арпа ярмадан каз боткасы әзерләп торган. “Электән үк арпа ярмадан пешерделәр, бүтән тирәләрдә төрле ярмадан, бездә арпадан пешерәләр, чугунда (чуен) пешерәбез, тәмле була, электән казанда пешерә идек, хәзер инде шуның өчен чугун тотабыз. Ашап утырыгыз, малайлар, каз ботлары ашагыз, аякларыгызда нык торырсыз бу дөньяда, кызлар, канат ашагыз — сез өйдән очып китүчеләр”, — дип сыйлады Рәшидә апа. Сый-хөрмәт моның белән бетми, кичкә аш-бәлешләр әзерләп, мәҗлес-уенга каз йолкыган кызлар белән бергә башка кунакларны, егетләрне дә чакыралар икән биредә.

"Ах, җаныем Бибисара"

Каз өмә ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Ә эшенә килгәндә, күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алды ул көнне. Кызлар, яшүсмерләр җырлап, такмак­лар әйтеп күңел ачтылар. Минем күңелне 16 яшьлек Айдар Абашевның моңлы тавышы җәлеп итте. Яшүсмер егетнең Саҗидә Сөләйманова сүзләренә, Сәүбән Чуганаев көенә иҗат ителгән “Ах, җаныем Бибисара” җырын башкаруын тыңлаганда: “Каян килгән бу кадәрле моң?” — дип уйландым, һәм аның белән сөйләшкәндә бу сорауга җавап эзләдем. Чынлыкта исә, Айдар ятим бала икән, әби-бабай тәрбиясендә яши. Ятим бала моңлы була, диләр… Әйе, хак сүзләр…, үзәгең өзелгәндә моңланмыйча булмый бит! Алга таба хыялы — җыр буенча һөнәри белем алу. Бирсен Ходай! Починки авылы баянчысы Җәвит Есенеев ямь өстәде каз өмәгә. “Тик менә яшьләр генә хәзер гармунга, баянга кызыкмыйлар”, — дип уфтанды ул. Гармунда уйнарга өйрәнүче дә әлеге дә баягы шул бер Айдар икән. Тирә-як авылларга Җәвит абый — бердәнбер баянчы! Өлкән яшьтәге күрше Нәвәл әби дә каз өмәгә кергән. Ул, ара-тирә күз яшьләрен сөртеп, читтән генә каз йолкучыларны карап торды. “Каз өмәне элек бигрәк тә без — кызлар көтеп ала идек. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып, бу гаиләгә ошарга, ярарга тырыша, йорт эшләрендә булыша идек”, — диде ул хатирәләрен яңартып.

"Милләтне йолалар коткара ала"

Рәшидә апа Арасланова гаиләсе әлеге каз өмәгә ныклап әзерләнгән. Ерак араларны якын итеп, хәтта Пермь өлкәсеннән кызы Гөлсемә, аның уллары Инсаф, Хәниф, кечкенә Ләйсән дә кайткан. Казлар иясе Наилә апа Арасланованың төрле такмаклар, җырлар, шигырьләрне күп белүенә сокландым. “ Яшьтән үк беләм мин аларны, бүгенге көндә шуңа борчылам: оныкларыма өйрәтүе авыр телебезне, менә шундый бәйрәмнәргә татарча шигырьләр, җырлар өйрәтергә тырышам. Авылыбыз­да катнаш никахлар күп, ана телебезне яшьләр дә, балалар да белми”, — дип көрсенде ул. Әйе, бүгенге көндә күптән инде яңа авыллар үсеп чыкмый, аларның иң яшьләренә дә хәзер кимендә йөз елдыр, авылларда яшьләр аз, шул исәптән Тегермән авылда да.

Ләкин мин әлеге очрашудан: “ Ана телен дә, милләтне дә йолалар коткара ала”, — дип кайт­тым. Глобальләштерү заманында йотылмас өчен үз йолаңны белергә кирәк. Әгәр син йолаларда тәрбияләнгән булсаң, сине бер генә яман гадәт тә үзенә ала алмаячак. Тегермән авылда йолаларны кайтара башлаганнар икән, димәк, боз кузгалган!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев