Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Удмуртиянең Кияс районы Татар иҗтимагый үзәгенә 25 ел тулды

Удмуртиянең Кияс районында 10 меңгә якын кеше яши. Шуларның 4,8 проценты татарлар. Быел райондагы Татар иҗтимагый үзәгенә 25 ел тулды. Әлеге түгәрәк датаны Байсар авылы клубында билгеләп үттеләр, дип яза Удмуртиянең "Яңарыш" татар газетасы. Вакыйгалар 1991 елның көзенә барып тоташа. Ул вакытта беренче тапкыр биредә яшәүче татарларны район китапханәсендә Фәтхия Гатауллина җыя. Очрашу эзсез югалмый. “Халык бик теләп җыела башлады. Әкренләп кемдер үзенең җырларга, кемдер биергә оста икәнлеген күрсәтте. Ринат Сибгатуллин исемле гармунчы барлыгын да белеп алдык. Талант­лы милләттәшләребез бергә туплангач, татар клубы оештырып җибәрдек. Килешенгән бер көнне киләбез дә, аралашабыз, киңәшләшәбез, җырлыйбыз, биибез. Мин җыелган саен татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында сөйлим. Әкренләп “Чулпан” татар ансамблен дә оештырдык”, - дип сөйли Фәтхия Гатауллина ул еллар турында. Ансамбль белән алар Байсар, Тауҗамал авылында гына түгел, ә Киясның үзендә дә, Удмуртиядә татарлар яшәгән башка авылларда да чыгышлар ясый башлый. Фәтхия Гатауллина Кияста Татар иҗтимагый үзәген 19 ел җитәкли. 2006 елдан аның эшен Байсар авылында гомер итүче Мәсгудә Бәхтиева дәвам итә. 21 яшеннән тормышын сәхнә белән бәйләгән Мәсгудә ханым районда да милли рухны сүндерми. Аның җитәкчелегендә 11 ел “Каз канаты” фольклор коллективы эшли. Татар телендә 3 спектакль куела. “Мин бит үзем генә түгел. Авылдашлар, Тауҗамал авылында яшәүче милләттәшләребез ярдәм итә. Бигрәк тә Тәнзилә Илалетдинова, Әлфия Санникова, Ринат абый Сибгатуллин, Ниязи Юнысов, Мәйсәрә апа Шакирова, Әнисә, Илгизә, Вәсилә, Әлфинә Венера апаларны мактап, аларга рәхмәт әйтер идем. Гомумән, ике авыл берләшеп, барлык милли чараларны да бергәләп оештырабыз. 3 ел элек “Чулпан” ансамбленең составын яңарттык. Авылларда, республика күләмендә чыгышлар ясыйбыз. 2009 елда Байсарда халкыбызның мирасын, көнкүрешен тасвирлаган музей бүлмәсе ачтык. 5 ел элек халык соравы буенча Тауҗамал авылында яңадан клуб эшли башлады”, - дип, үз эшләре белән таныштыра Мәсгудә Бәхтиева. Кияс районында яшәүче татарларның башкарылган эшләре бихисап. Ел саен Тауҗамал һәм Байсар авылы халкы Карга боткасы, Нәүрүз, Сабан туе бәйрәмнәрен уздыра. Тауҗамал авылы клубында кичләрен мәктәп укучыларына туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәтәләр. Татарлар тормышы белән якыннан танышу максатыннан башка районнарда яшәүче татарларны да очрашуларга чакыралар. 25 еллык юбилей уңаеннан да кунакка Юкамен районыннан, Сарапул районының Дулесово авылыннан да делегатлар килгән иде. “Мондый очрашуларның нәтиҗәсе була. Без Кияс районында үткәрелгән бәйрәмнәр белән танышабыз, ә аларга үзебездә узганнары турында сөйлибез. Бер-беребезне өйрәтәбез, өйрәнәбез”, - диде Дулесово авылыннан килгән Иннисә Закирова. Юбилей кичәсендә сәхнәдән Кияс районы Татар иҗтимагый үзәге әгъзаларына котлаулар яңгырады. Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте, Татар иҗтимагый үзәге, “Яңарыш” газетасы, Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев