Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Удмуртия татарлары: "Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел" (ВИДЕО)

https://www.youtube.com/watch?v=PFNJpQn0f90 Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияты һәм шул республиканың "Яңарыш" газетасы бергәләшеп татарның милли рухын ныгытучы кызыклы чаралар үткәрә. Бу якларда татарларлар XII — XIII гасырдан ук гомер итәләр һәм Удмуртиянең социаль-икътисади, мәдәни үсешенә зур өлеш кертәләр. Алар бигрәк тә Ижевскида, Сарапулда, Можгада, Глазовта, Воткинскида, Камбаркада, шулай ук республиканың төньягындагы Балезин, Юкамен, Игрин, Кизнер, Завьялов, Ува һәм башка районнарда укмашып яшиләр. Хәзер Удмуртиядә 100 меңнән артык татар яши, бу республика халкының 7 процентын тәшкил итә. Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән төшерелгән видеофильмда узган гасырның 90-нчы елларында чыга башлаган "Яңарыш" газетасының Рәмзия Габббасова җитәкләгән татар милли-автономиясе белән бергә нәтиҗәле эш алып баруы тасвирлана.
видео Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев