Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Удмуртия Республикасында татар утарын ачарга җыеналар

Удмуртия Республикасы Завьялов районында урнашкан “Лудорвай” архитектур-этнографик музей-тыюлыгы территориясендә татар утарын ачарга җыеналар.

Музей директоры урынбасары Ирина Вершинина “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, татар секторын 2017 нче елда ачу фаразлана, тик бу әле төгәл билгеле түгел. “2000 нче еллар башында гыйльми совет утырышында музей-тыюлык территориясендә татар секторын булдыру турында карар кылынды. Нәтиҗәдә, моның концепциясе эшләнде. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре башланды. Якын киләчәктә предметлар, экспонатлар туплау эшенә керешү планлаштырыла”, - диде әңгәмәдәш.

Ирина Вершинина әйтүенчә, бүгенге көндә “Лудорвай” музее территориясендә Биктеш исемле татар авылыннан янгын каланчасы китереп куелган. Аны төзекләндерү эшләре алып барыла. Тиздән каланчада күзәтү мәйданчыгы әзер булачак. Биктеш авылы Ижаудан 150 км дан артык арада урнашкан.

Татар утарында көньяк татарлары (Әгерҗе районы белән чиктәш урын) һәм төньяк татарлары яшәгән җирләрдән объектлар китереп урнаштыру ниятләнә. Янгын каланчасыннан тыш, сиртмәле кое, мәчет биналары булуы көтелә. “Без агач архитектура корылмаларын саклау юнәлешендә эшлибез. Шундый борынгы агач мәчетләрнең берсен китерү күздә тотыла”, - дип белдерде Ирина Вершинина.

Әңгәмәдәш Баллы Спас бәйрәмендә ел саен рус утарыннан тыш, татар утары да күрсәтелүен, анда тел, мәдәният, миллилек чагылыш табуын билгеләп үтте. “Татар утары концепциясе буенча да Удмуртиядәге татар халкының этномәдәни традицияләрен тәкъдим итәргә телибез. Утарга килүчеләрне татар халкының ике төркеме – чепец татарлары (Кистем татарлары) һәм Ижау татарлары (башкала территориясендә яшәүчеләр) крестьян утарлары, корылмалары белән таныштырырга телибез. Бирегә чын крестьян объектларын китереп урнаштырабыз. Бөтенләй начар хәлдә булса, яңадан торгызачакбыз. Әмма алар нәкъ шул чын корылмаларга охшаячак”, - диде Ирина Вершинина.

Кузебай Герда исемендәге Удмуртия Милли музее фәнни хезмәткәре, татар утарын булдыру буенча гыйльми совет әгъзасы Резеда Әхмәтвәлиева, шулай ук, утарның 2017 нче елда ачылачагына шиген белдерде. “Әле йорт та китереп урнаштырылмаган. Аны шул ук Биктеш авылыннан китерергә җыеналар”, - диде ул.

Татар халкының ике төренә килгәндә, Резеда Әхмәтвәлиева төньяк татарларының аеруча борынгы булуын әйтте. Аларның 13 нче гасырдан ук яшәүләре билгеле. Бүгенге көндә Удмуртиядә 110 мең тирәсе татар яши.

Сүз уңаеннан, удмуртлар татарларны “бигер” дип йөртәләр. Резеда Әхмәтвәлиева әйтүенчә, “биг” - "бәк" (бай) дигән сүздән, “ер” – ир-ат дигәнне аңлата.

“Лудорвай” музей-тыюлыгы Ижау үзәгеннән көньяк-көнбатышка 12 км һәм Лудорвай авылыннан көнбатышка таба 2 км ераклыкта, Ижаудан 17 км ераклыкта урнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев