Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Uber технологик компаниясе Иннополис махсус икътисади зонасы белән хезмәттәшлек итәчәк

Uber технологик компаниясе һәм Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы төбәк халкының мобильлеген арттыру уңаеннан югары технологияләрне куллану өлкәсендә хезмәттәшлек башлануын хәбәр итте. Uber башлыгы сүзләренчә, компания югары технологияләр булган Иннополиста бүлекчәләрен урнаштырырга уйлый һәм гражданнарның мобильлеген арттыру мөмкинлекләрен өйрәнә. «Татарстан хөкүмәте белән килешү төзү — безнең өчен зур мәртәбә. Шәхси автомобильгә ышанычлы альтернатива булдырып, Uber төбәктә транспорт вазгыятен яхшырта һәм юллардагы тыгызлыкны киметүдә булыша ала. Файда китермәгән авто нигә? Иң җайлысы – төймәгә басасың да кирәк җиреңә барасың», — дип билгеләп үтте компания башлыгы Пьер Гор-Коти. Подписание Меморандума о взаимопонимании между Министерством информатизации и связи Республики Татарстан в лице Заместителя Премьер-министра – Министра информатизации и связи Республики Татарстан Романа Шайхутдинова и компанией Uber в лице Президента региона Европа Ближний Восток и Африка компании UBER Пьер-Дмитри Гор-Коти «Бу яхшы тәкъдим, кешеләр парковкаларда урын эзләүдән азат булачак, киләчәктә юлларда хәл яхшыруга тәэсир итәчәк», — дип билгеләп үтте килешү имзалаганда катнашкан ТатарстанПрезиденты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Иннополиста яңа резидентлар барлыкка килүне һәм аның мәйданын резидентлар белән 100 процентка тулыландыруны — «вакыт эше» булуын җиткерде. «Зур үзгәрешләр бара һәм моны барысы да күрә. Мөгаен, безгә бераз сабырлык кирәк һәм без бу „маховик“ны 3-4 елда эшләтеп җибәрәчәкбез. Безгә хәзер инде резидентларны җитди фильтрларга кирәк. Әлегә без компетентлы булган һәркемгә шат һәм ачыкбыз. Кешеләргә эшләү өчен шартлар тудыру бу мөһим һәм җаваплы чор», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Подписание Меморандума о взаимопонимании между Министерством информатизации и связи Республики Татарстан в лице Заместителя Премьер-министра – Министра информатизации и связи Республики Татарстан Романа Шайхутдинова и компанией Uber в лице Президента региона Европа Ближний Восток и Африка компании UBER Пьер-Дмитри Гор-Коти Uber һәм Республика Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелу чит ил компанияләре белән багланышлар булдыруда үрнәк булачак, диде үз чыгышында килешү имзаланганнан соң Россия Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров. «Әгәр дә компания Россиядә эшли икән, ул үз эшчәнлегендә җирле законнарга таянырга һәм аның таләпләренә туры килергә тиеш. Безгә күптән түгел шундый проблема аркасында linkedin челтәрен тыярга туры килде. Без беркемгә дә эшләүне тыймыйбыз. Уртак эштә  Uber компаниясе уңай үрнәк булырга мөмкин», — дип билгеләп үтте федераль министр. Подписание Меморандума о взаимопонимании между Министерством информатизации и связи Республики Татарстан в лице Заместителя Премьер-министра – Министра информатизации и связи Республики Татарстан Романа Шайхутдинова и компанией Uber в лице Президента региона Европа Ближний Восток и Африка компании UBER Пьер-Дмитри Гор-Коти Килешүне имзалау профильле министрлыкның йомгаклау коллегиясе кысаларында барды. Хәзерге вакытта Uber Россиянең 16 шәһәрендә бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев