Тышкы дөньяга чыктык

Әйтергә генә җиңел: республикабызның яңа тарихында сәүдә-икътисадый, гуманитар хезмәттәшлекне үстерә барып, дөньяның йөз илледән артык дәүләте белән багланышка кергәнбез. Татарстан­ның халыкара тышкы икътисадый эшчәнлеге Россия һәм халыкара хокук нормаларына, илебез тышкы сәясәтенең төп принципларына төгәл туры китереп алып барыла. Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башкалабызда уздырылучы “РФ төбәклә­ренең тышкы багланышлары. Татарстан тәҗрибәсе” дигән ике көн­лек халыкара гыйльми-га­мәли кон­ференцияне ачып, әнә шулай дип белдерде. “Татарстан Россия­нең тышкы дөнья белән төрле-төр­ле өлкәләрдә багланышларын ки­ңәйтүдә һәм ти­рәнәйтүдә сизелерлек өлешен кертә. Россия төбәк­ләренең халыкара тышкы икътисадый эш­чән­леге РФ Конституция­сенең 72 маддәсендә беркетелгән. Безнең карашыбызча, Россия фе­дера­лиз­мының иң мөһим казанышларыннан берсе бу”, – дип, парламентыбыз башлыгы санк­ция­ләр, икътисадый кыенлыклар шартларында ислам дәүләтл­әре бе­лән хезмәттәшлекне үстерү Россия, шул исәптән Татарстан өчен дә файдалы, өстенлекле юл икәнлеген искәртте. Конференциягә килгән Мәс­кәү кунаклары – РФ Федераль Җыены­ның Федерация Советы әгъзалары, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, РФ Хөкүмәте каршындагы тикше­ренү институтлары һәм үзәкләре вәкилләре дә Татарстанның  тышкы багланышлар урнаштыруда эзлекле һәм актив эшчәнлек җәел­дерүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта РФ субъектларының күпче­леге бу җәһәттә сүлпәнлек күрсәтә. Әнә олуг мөнбәрдән Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Законнар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева: “Тугыз РФ субъектының гына тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү программасы бар”, – дип хәбәр итте. Дөрес, Татарстан да елдан-ел тышкы дөнья белән элемтәләр арта, тышкы икътисадый багланышлар отыры күбрәк табыш китерә дип күкрәк кага алмый. “Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәсендә алы­на торган керем-табышы бү­ген 2006-2007 еллар дәрәҗәсен­дә. Беренчедән, дөнья базарына әле дә нигездә яңа технологияләр түгел, чимал чыгарабыз. Икенче­дән, игълан ителгән санкцияләр чабудан тарта”, – дип искәртте үз чиратында Россия Фәннәр ака­демиясендәге Икътисад инсти­тутының халыкара икътисадый һәм сәяси тикшеренүләр бүлеге каршында оештырылган Советтан соңгы чорны тикшерү үзәге җитәкчесе Леонид Вардомский. – Үз вакытында, туксанынчы елларда безгә чит илләр белән элемтә урнаштыра башлау шактый кыен булды. Әмма үз дигәнебездә нык тордык. Тышкы дөнья белән багланышка керү, хезмәттәшлекне үстерүнең тулаем Россия, республикалар өчен дә файдалы булачагын аңлата алдык. Үз дигәнеңдә нык тормасаң, теш күрсәтмәсәң, беркем дә китереп бирми, вәка­ләтләре белән бүлешергә ашыкмый. 25 ел узды, сизелерлек уңышлар бар. Моңа ничек шат­ланмыйсың?! Без дә үз вакытында, Дәүләт киңәшчесе вазыйфасын башкарганда нык эш­ләдек. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның хәзерге тырышлыгы, активлыгы искиткеч! Ничек чыдыйдыр ул?! Еш кына бер кузгалгач, ике-өч илне иңләп-буйлап кайта. Ул сәфәр­ләрне әзерләү һич тә җиңел түгел: бер­кетмә, ки­леш­терү – шактый четерекле, вак эш. Ул эшне башкарганнарга сокланып та карыйм, кызганып та куям. Бу гамәлләр­нең файдасы күренеп тора. Безнең тышкы икътисадый баг­ланышлар урнаштыру тәҗри­бә­сен чит илләр дә, Мәскәү дә хәзер яхшы таный. Бүген федерализмнан нәрсә калды дисәгез, беренче чиратта шушы уңай тәҗри­бәне әйтә алам. Казаныбызда чит дәү­ләтләрнең дистә­ләп консуллыгы ачылган икән, халыкара хез­мәт­тәшлекнең ап-ачык дәли­ле бу, – дип тәэсоратлары белән уртак­лашты конференция вакытында ТФАнең Ш. Мәрҗани исе­мендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов.  
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: