Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тынычлыкның кадерен белик! (ӘҢГӘМӘ)

Татарстанда экстремизмга каршы көрәш айлыгы бара. Дин әһелләре, укытучылар, галимнәр төрле аудиторияләрдә студентлар, шәкертләр каршында чыгыш ясый. Казандагы “Мөхәм­мә­дия” мәдрәсәсендә дә шундый ук тәрбияви чара булды. Бу хакта мәдрәсәнең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт Габдуллин белән сөйләштек.    – Зөлфәт хәзрәт, бүген экстремизм, террорчылык турында сөйләү ни дә­рәҗәдә актуаль?    – Бу мәсьәлә бездә бик актуаль дип тә, кискен тора дип тә әйтмибез. Безнең өчен иң мөһиме – яшьләрне кисәтү, ягъни профилактика үткәрү. Вакыйга булганнан соң, авыз пешкәч, нинди аяныч, ник алданрак чаралар күрмәгәнбез, дип сөйләнү, уфтану файдасыз. Максатыбыз – җирлеге­без­дә фаҗигале хәлләрне булдырмый калу. Әйтик, грипп башланганнан соң вируска каршы прививка ясату урынсыз һәм зыянлы. Чиргә бирешмәү ысулларын алдан кайгыртырга кирәк. Монда да шулай. Уяу­лык күрсәтү беркемгә дә комачауламый. Әйе, бездә тынычлык, иминлек хөкем сөрә. Шуны саклый һәм кадерен белергә көч куярга кирәк. Бүген сугыш барган төбәкләрдә дә кайчандыр имин тормыш булган. Тынычлык качкач, аны тиз генә кайтару кыен. Мәсәлән, үзебезнең җирлектә татар теле тирәсендә килеп чыккан низагны гына алыйк. Ул әле кайчан гына проблема түгел иде. Мәктәптә укучы­ларның өйрәнгәне тырышып өйрәнде, өйрәнмәгәне – юк. Көчләп өйрәтәләр дип шау-шу куптарып, мәсьәлә­не күпертеп, тышка чыгардылар. Кызганыч, аның кайтавазы нинди буласы билгесез. Урыслар арасында да рәхәтләнеп татарча сөйлә­шүчеләр, телне кызыксынып өйрәнүчеләр бар иде. Дин тоту буенча да мәҗбү­риләү юк. Тоткан кеше тота, намаз укый, тотмаганы – тотмый. Сүзне уйлап сөй­ләр­гә кирәк. Ыргыттың, чәч­тең дә бетте түгел. Азактан аны җыеп аласы да бар бит әле. Шәкертләр каршында чыгыш ясаганда да, сүз белән сак булырга кирәк.   – Соңгы вакытларда төрле агымдагы төркем­нәр дә гамәлләрен дин белән бәйләргә тырыша...    – Яңадан-яңа агымнар барлыкка килә. Экстремизм, терроризм белән шө­гыльләнүчеләрнең дине дә, милләте дә юк. Кемдер үзе­нең сәясәтен кертү яки нинди дә булса милләтара, халыкара, динара татулыкны бетерү өчен көч куя. Га­мә­лен дингә бәйләп аң­ла­тыр­га тырыша. Теләсә кай­сы законны үзеңчә аң­ларга һәм аңлатырга мөм­кин. Мәсә­лән, минем өстәл­дә – федераль дәрәҗәдәге Мәгариф законы. Аны кулга алгач, ничек аңлыйм шулай түгел, ә аңлатмалар белән укыйм. Аңламаганда, юрист­ларга мөрәҗәгать итәм. Дини кануннар, аять­ләр, хәдисләр дә закон шикелле. Аларның да асыл мәгънәсенә төшенү кыен. Төгәл комментарийларны дин галимнәре, компетентлы кешеләр генә бирә ала. Ә бездә ничек? Гарәпчә укый-яза белмәгән кеше дә, Коръән китабында шулай язылган, дип сөйләп йөри. Күп вакыт сүзләре мантыйкка туры килми. Халыкта дин хакында дөрес фикер булдыру – дини уку йортларының да төп вазыйфасы.   – Бу җәһәттән бер көн­лек чыгыш кына әллә ни нәтиҗә бирмидер?   – Махсус бер лекция белән генә тукталмыйбыз. Һәр укытучы дәреснең биш-ун минутын әдәп-әхлак, вәзгыять турында сөйләүгә багышларга тиеш. Мәдрәсә­дә эш шулай куелган. Әгәр укытучы тәрбияви эшкә вакыт тапмый, коры лекция – сабак кына үткәреп чыга икән, ул дәрес буш узган дип кабул ителә. Һәр мө­галлим, остаз укучыларына бу мәсьәләдә юнәлеш би­рергә бурычлы. Коръән укучы шәкерт, кайбер аять­ләрне укыганда, мәгънәсен аңламаска мөмкин. Хәдис укытучысы да, Пәйгамбәр­ләр тарихын укытучы да һәм башка өлкәләр буенча белем бирүче дә аңлама­ган­ны дәрестә төшендерә бара. Аңламыйча ятлап баруның беркемгә дә файдасы юк. Уку йортында белем алганда, күңелдә ачык­ланмыйча сораулар кала икән, шәкерт, урамга чыккач, җавапны кайдан эзләргә тиеш?   – Сез күтәргән мәсьәлә шактый четерекле. Балага бу хакта кайчан һәм ничек үтемле итеп сөйләр­гә?   – Тынычлыкны, иминлекне саклау турында бакча яшеннән өйрәтә башларга кирәк. Элек “Тынычлык, Хез­мәт, Май!” дигән шигарь бар иде бит әле. Ислам дине дә шуның кебек – тынычлыкка өнди. “Ислам” сүзе  сәлам, тынычлык дигән тө­шенчәне аңлата. Аны югалт­кач, күпме кеше йорт-җир­сез, илсез кала. Бу – глобаль проблемалар. Чыгыш ясаучы бер укытучыбыз Сүрия­дән иде. Ул, үз илендә чуалышлар башлангач, Россия­гә качак булып килгән. Аның шундагы вакыйга­лар­ның тере шаһиты буларак сөйләгән чыгышы аеруча күңелгә тиде. Афәт беркемне дә аямый, ул картка да, яшькә дә, байга да, ярлыга да, укымышлыга да карамый.   – Зөлфәт хәзрәт, проблемалар шактый гына. Ә менә сезнең мәдрәсәдә укучылар белемне нинди телдә ала?    – Укыту татар, гарәп, рус телләрендә алып барыла. Мәдрәсәдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новокузнецк һәм Россия­нең башка шәһәр­ләреннән килеп укыйлар. Аларга татар телен чит тел кебек өйрәтәбез. Кичке һәм чит­тән торып уку бүлекләрендә дәресләр нигездә татарча уза. Аңламаганнарга, әл­бәттә, русча аңлатабыз.
Әңгәмәдәш – Фәния Арсланова
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев