Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тынычлыкны югалтканчы, аның кадерен белмибез"

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә экстремизмның зыяны турында дәрес бирделәр. Аны быел укырга кергән 64 шәкерт, шулай ук өлкәнрәк курс укучылары да тыңлады. “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында мондый лекцияләр барлык ислам уку йортларында уза. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин мондый чараларның үзебезнең арада экстремизм күренешләренә юл куймау өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды. Гомумән, ул экстремизмның ни белән янавы турында һәр дәрес башында искәртелүен белдерде. Мөгаллим Габделмәлик хәзрәт Сәмигуллин Исламның тынычлык дине булуын ассызыклады. “Тынычлыкны югалтканчы аның кадерен белмибез. Тынычлык какшаган башка төбәкләрдә, илләрдә халыкның нинди михнәт кичерүен күреп кенә тынычлыкның нинди кыйммәтле төшенчә булуын аңлыйбыз”, - дип ул шәкертләргә моны һәрвакыт истә тотарга киңәш итте. Габделмәлик хәзрәт мөселманнар теленнән һәм кулыннан башка мөселманнар зыян күрергә тиеш түгеллегенә басым ясады. “Мөселман тату яшәргә тиеш. Болгавыр, буталчык күренешләргә юл куелырга тиеш түгел. Иблис кешеләрне юлдан яздырырга тырыша, аларның бер-берсе белән дошманлашуын тели. Барлык мөселманнар үзара тату яшәсен иде”, - дигән теләктә калды Габделмәлик хәзрәт. Сириядән күчеп килгән остаз Гадел әл-Хөсәен тынычлыкның кадере турында берничә сүз белән мөрәҗәгать итте. Качак булып килгән бу мөгаллим тынычлыкның нинди кыйммәтле булуын бик яхшы белә, чөнки сугыш, тынычсызлык аның үзәгенә үткән. Бирегә ул хәләл җефете белән күченеп килгән. Өченче кызы да Казанда тормышта. Ул шәкертләргә Ислам һәм террор төшенчәләренең бер-берсенә каршы килә торган булуын билгеләп үтте. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Наил хәзрәт Яруллин да, тынычлыкны югалтканчы аның кадерен белмәвебезгә игътибарны юнәлтте. “Без гел шулай булачак дип уйлыйбыз, ләкин җәмгыятьне какшатырга омтылган төрле оешмалар бар, алар бөтенесе көнбатыш ягыннан килә. Мөселманнарны котырталар, аларга ят фикерләр тагалар, шул фикерләрне хак дип уйлап, фетнә күтәрәләр. Шулай итеп, ислам дәүләте төзеп, гаделлек урнашачак дип уйлый алар. Фирка һәр проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирә, торак һәм башка мәсьәләләрне дә. Шулай итеп, кешене алдыйлар. Кайвакыт ул “Хизб-ут Тахрир”, мәсәлән, дәүләт булмаса, ислам кануннарын үтәмәсәк тә була, дип әйтә иде. Кайвакыт алар ураза да тотмый, намаз да укымый, янәсе ислам дәүләте юк. Шулай итеп, кешеләр алдана”, - дип сөйләде Наил хәзрәт. Ул шәкертләргә аларның китапларыннан ерак торырга киңәш итте. “Алар кешеләрне гаиләләре белән үзләренә җәлеп итә, ләкин алар сүзенә ышанып китүчеләр берсе дә баемады, бәхетле дә булмады”, - ди Наил хәзрәт. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин шәкертләргә мәдрәсәдәге кагыйдәләргә буйсынып укырга тиешлекләрен искәртте. Беренче чиратта, бу тышкы кыяфәткә кагыла. “Без кием белән дә үзебезне дөрес тәкъдим итәргә тиеш. Шушы җәмгыятькә туры килә торган мөселман булырга тиешбез. Киемебез эчке халәтебезне, ислам нормаларын чагылдыруы зарур. Бу җәмгыятьтә яшәүче башка кешеләр мөселманнар, ислам дине хакында дөрес күзаллаулы булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте. Златоустьедан килгән Андрей (Абдурахман) Негребецких быел шушы мәдрәсәгә танышлары тәкъдиме белән укырга кергән. “Әнинең танышы шундый киңәш биргәч, Казанга килергә уйладым. Әтием – рус, әнием – татар, әтием христиан динендә булса да, кечкенәдән ислам динендә тәрбияләндем. Тугач та, миңа ислам динендәгечә исем кушканнар. Балачактан дин белән кызыксындым, ислам тарихы турында да, Коръәнне дә рус телендә укыдым”, - дип сөйләде ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев