Татар матбугаты
Тынычлыкны ник боздылар?
Берәүләр, соңгы вакытта килеп чыккан бәхәсләр уңаеннан, мәктәпләрдә татар телен укытмый башласалар, нишләрбез, дип аһ органда, Казанның Совет районындагы 140 нчы гимназиясе каршында оештырылган балалар бакчасында, җиң сызганып, быелгы уку елыннан татар теле дәресләре укыта башлаганнар.
Җәннәт почмагы
Яңалык түгел инде бу, диярсез, бәлки. Шулаен шулай. Әмма бу бакча үзе дә бәләкәй булганлыктан (аның ачылганына әле ике генә ел), бәләкәчләренә дә әллә ни күп түгел әле. Ул чагында өч төркем тутырып, ике яшьлек сабыйлар килгән бакчага, тагын берсенә өлкәнрәк яшьтәгеләре җыелган. Бүген әнә шушы дүрт яшьлек балалар хакында сүз бара. Бакча җитәкчесе Рәмзия Новикова – Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң гомерен балаларга багышлаган кеше. Беррәттән ул шушы ук уку йортында мәктәпкәчә яшьтәге бүлекне дә тәмамлый. Шуңа күрә дә мәктәптән балалар йортына, аннан балалар бакчасына күчү – аның өчен гадәти хәл. Чын мәгънәсендә җәннәт почмагына әверелдергән Рәмзия ханым бу балалар бакчасын. Хәер, бина үзе дә Дәрвишләр бистәсендәге урман ышыгында, табигать кочагында утыра. Күренеп тора: балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә, монда эшләүче хезмәткәрләр өчен дә зур бер гаиләгә әверелгән бу йорт. Сораулары, үтенечләре булса, җитәкченең ишеге һәрвакыт ачык. Шуңа күрәдер инде, татар телен укыта башлагач та, бернинди проблема да килеп тумаган.
– Киресенчә, без моңа әти-әниләр белән бергәләп әзерләндек, – ди Рәмзия Ингель кызы.– Төрле бәйрәмнәргә чыгышларны гел ике телдә әзерлибез. Рус балалары шунда ук кызыксынып китәләр. Аларның да татар телен өйрәнәселәре, сөйләшәселәре килә башлый. Үзләре теләп шигырь ятлый башлыйлар. Район, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә катнашабыз. Узган ел, мәсәлән, Хлопунова Екатерина дигән кызыбыз “Сәләтле бәләкәч” дигән шәһәр конкурсында Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйләп, финалга чыкты. Аннан “Балачак иле” дигән республика бәйгесендә катнашты. Яруллина Иркә дигән кызыбыз татарча бик матур җырлый. Аннан күреп, башкаларның да җырлыйсы килә. Иң мөһиме, янәшәдәгеләрне үз артыңнан ияртерлек үрнәк булдыру кирәк. Әйтеп-аңлатып, вәгазь укып кына түгел, балалар теге яки бу күренешнең кирәклегенә үзләре төшенсәләр әйбәтрәк. Ә бездә татар телен өйрәнү өчен шундый вәзгыять тудырылган, шөкер. Шуңа күрә дә татар теле дәресләрен барыбыз да күтәренке рух белән каршы алдык.
Рәмзия ханым – бакчада гына түгел, гимназиядә дә үз кеше. Ул анда рус сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә укыта. Шуңа да без аның белән татар теле укыту проблемаларын җиңел генә гимназиягә күчердек.
Милләтпәрвәрләр
Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фәния Шәйхетдинова җитәкчелегендә рус сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы кызлар – Рушания Мөхетдинова, Надилә Шакирова, Фәнсия Мирзакреева йөзендә мин чын милләтпәрвәрләрне күреп кайттым. Аларның берсе дә мәктәп эскәмиясеннән татар теле укытучысы булырга хыялланмаган. Берсе – рус теле укытучысы, икенчесе – башлангыч сыйныфларныкы, өченчесе бөтенләй инженер-технолог... Узган гасырның 90 нчы елларын хәтерлисездер. Нәкъ менә шул вакытта мәктәпләргә татар теле укытучылары җитешмәде. Төрле һөнәр ияләре, курслар тәмамлап, телебезне саклап калу өчен дәррәү көрәшкә күтәрелде. Менә шундый кызлар алар. Шул көннән бирле һөнәрләрен дә, эш урыннарын да алыштырмаганнар диярлек. Төшкән урыннарында таш булып, бер йодрыкка төйнәлеп, белемнәрен күтәрә-күтәрә, йөрәк кушуы буенча эшләп йөргән көннәре. Тик бүген алар җавап таба алмаган сораулар арта гына бара.
...Без 25 елдан артык бернинди хилафлык китермичә эшләп йөрибез, хәзер тикшерү артыннан тикшерү килә, безнең бит бернинди гаебебез дә юк. Рус балаларының беркайчан да: “Татар телен укымыйбыз”, – дигәннәре булмады. Хәтта безнең белән коридорда күрешкәндә дә татарча исәнләшергә җай эзлиләр. Әти-әниләр каршы килү түгел, киресенчә, балаларыннан үзләре татарча сөйләшергә өйрәнә. Матур гына эшләп ятканда, тынычлыкны ник боздылар икән?..
140 нчы гимназия – рус этномәдәнияте компоненты белән укытыла торган белем йорты. Аңлашыла ки, монда рус теленә күбрәк дәресләр бирелгән. Беренче сыйныфтан башлап, атнага өч – татар теле, бер әдәбият дәресе керә. Дәресләр белән беррәттән, телне төрле чаралар аша өйрәтүгә дә зур игътибар бирә укытучылар. Бәйрәмнәргә, төрле бәйгеләргә үз өлешләрен кертми калмыйлар. “Карга боткасы”, “Сөмбелә”, “Тукай оныклары”, “Мин бит татар малае” кебек татар телендә үткәрелгәннәре дә җитәрлек. Балаларны татар концертларына, театрларга йөртәләр. Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йортындагы китапханәдә дә еш кунак алар. Китапханәче Рузилә ханым белән язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән очрашулар уздыралар. Күптән түгел генә килгән Нәҗибә апалары Сафинаны балалар бигрәк тә яратып калган. Милләт, туган тел турында бик файдалы һәм кызыклы әйберләр сөйләгән ул. ТНВдагы “Тамчы-шоу”да да җиңеп кайтканнар. Команданың капитаны Эльмир Ибраһимов татарчаны су кебек эчә икән. Әйтергә кирәк, бу чараларда укучылар барысы да үз теләге белән, дәресләрдән соң катнаша.
Без – бер бөтен
Гимназия директоры Венидикт Красильников сүзен фәлсәфәдән башлады.
– Телләрне тирәнтен өйрәнүче уку йорты буларак, 1992 елдан бирле без шактый гына тәҗрибә эшләре алып барабыз. Фәнни эшләрне үз эченә алган биш җыентыгыбыз бар инде. Икесе нәшер итәргә тәкъдим ителде. Менә шул фәнни эшләргә таянсак кына да, телләрне бер-берсеннән аерып өйрәнүнең дөрес түгеллеген күрәбез. Ә инде башка телләрне өйрәнгәндә туган телне читкә тибәрү бөтенләй аңлашылмый. Телләрнең кайсын гына алсак та, рус телеме ул, инглиз яки татар телеме – уртаклыклар бик күп. Бу ахыр чиктә мантыйк дигән төшенчәгә барып тоташа. Чыннан да, логик фикерләүнең теле юк бит. Ул барыбыз өчен дә уртак. Асылда телләрне бер бөтен итеп караганда гына ниндидер зур уңышларга ирешергә мөмкин. Бу яктан безнең Татарстанда татарлар белән янәшә яшәвебезнең бик зур уңай ягы бар: татар теле төрки дөньяга юл ача. Менә сез дөнья, рус классикларының әсәрләрен искә төшерегез әле. Аларның барысы да иҗат юлының теге яки бу чорында башка телләргә, гореф-гадәтләргә мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән Пушкин, Лермонтов, Толстой, Достоевский һәм башка язучы-шагыйрьләрнең вакыт-вакыт татар илендә, татарлар белән аралашып яшәп алулары да юкка булмаган дип уйларга кирәк. Ә без шундый мөмкинлекне файдаланмыйбыз гына түгел, читкә тибәрергә маташабыз.
Әйтергә кирәк, соңгы вакытта калкып чыккан бәхәсләр 140 нчы гимназияне дә читләтеп үтмәгән. Әлбәттә инде, җитәкче кеше буларак, Венидикт Евгеньевич әти-әниләргә үз фикерләрен җиткергән.
– Безнең гимназиядә бик тотрыклы коллектив, – диде ул бу җәһәттән. – Татар телен укытуга каршы булган биш әти-әнидән гариза керде. Бер гимназия өчен бик күп түгел дип уйлыйм. Кеше күп җирдә шаукымга иярүчеләр булмый калмый. Бу – табигый күренеш. Шул ук вакытта без барысын да инандыра алмаска да мөмкин. Бу бит һәр кешенең эчке культурасына бәйле. Ә менә әти-әниләр күтәргән проблемаларны, чыннан да, хәл итәргә кирәк. Күбесе татар телен укыту методикасы белән килешми. Балаларга авыр бирелә, өй эшен эшли алмыйлар, безнең ярдәм итәр мөмкинлегебез юк, дип зарланалар. Татар әдәбиятына карата тәнкыйть сүзләре бар. Дәреслектә бирелгән текстлар аңлашылмый, диләр. Менә безгә бүген, кулга-кул тотынышып, нәрсә өстендә эшләргә кирәк!
Дәү әни, татарча сөйләшәбез!
Бу хәлләрдән әти-әниләр дә аптырашта. Эльмира Николаеваның оныгы Альберт шушы гимназиядә укый.
– Оныгым бәләкәй чакта татар телен бераз белә иде. Бакчага киткәч, урамда уйный башлагач, бөтенләй русчага күчте. Туган телендә юньләп сөйләшмәс инде бу бала дип бик кайгырдым. Ходайның рәхмәте, 1 нче сыйныфтан Рәмзия Новикова укыта башлады. Ул шул дәрәҗәдә туган телгә мәхәббәт уятты ки, хәзер инде, русча берәр сүз кыстырсам, оныгым кисәтү ясый: “Дәү әни, өйдә татарча гына сөйләшәбез!” – ди. Әти-әнисе белән дә, хәтта телефоннан да гел татарча сөйләшә, безнең ялгышларны төзәтә. Шатланып туя алмыйм. Татарстанда яшәп, нинди татар телен укытмау инде ул, йә. Анысын бөтенләй аңламыйм. Русчасын да, инглизчәсен дә, татарчасын да, башкасын да яхшы итеп белсеннәр. Тел белү беркемгә дә комачаулык итми.
Светлана Радионованың кызы Александраны Фәния Фоат кызы укыта.
– Бервакыт шулай дүртенче сыйныфта укыган кызым бик күңелсезләнеп кайтты. “Әни, безгә нишләп татар теле керми соң?” – ди. Укытучылары авырып киткән икән. Димәк, шул дәрәҗәдә телне, укытучыны ярата дигән сүз бит инде бу. Кызыма укып китү авыр булмады. Балалар бакчасында да татар теле укыттылар чөнки. Мин татар телен укытуга каршы килгән әти-әниләрне, гомумән, аңламыйм. Татар телендә сөйләшкән балалар янында берни аңламыйча “ала карга” кебек басып торса, әйбәт буламыни инде? Аннан килеп, без, әти-әниләр, нишләп әле балаларның киләчәген чикләп куябыз? Бәлки, нәкъ менә минем кызым яки бүген татар телен укытуга каршы килеп йөргән әнинең баласы һөнәрен төрки телләр белән бәйләр?
Бу җәһәттән Фәния Фоат кызы да бер вакыйганы искә алды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү” күрсәтмәсе нигезендә гимназия укучылары рус телен яки татар телен ирекле сайлап алганнар. Шунда бер укучы укытучы апасы янына килгән дә: “Әнием кушуы буенча рус телен сайлаган идем. Ә минем татар телен өйрәнәсем килә. Әниемә сиздермичә генә татар теленә йөрсәм ярыймы?“ – дигән.
Фәния Әхмәтҗанова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев